Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Кешеләргә күңел җылысы өләшеп яшә!

Игътирамга лаек хезмәттәшебезне мин һәрвакыт хәрәкәттә, тынгысыз бер кеше буларак беләм. Арча шәһәрендә гомер кичерүче, безнең өчен кадерле,олы хөрмәткә ия Хөснетдинова Алсу Мөхәммәтдин кызының күркәм юбилее якынлашкан көннәрдә аның турында гел җылы сүзләр генә әйтәсе килә.

 

 

Сүзем әле күптән түгел генә шәһәребез мәдәният йорты сәхнәсендә куелган спектакльләрдә иң матур рольләрне башкаручы үзешчән артисткабыз турында. Гөлсинә апа Зәкиеваның “Әни диясем килә..” спектаклендә Зәкия булып уйнап, бар залны елаткан бу ханымны күпләр онытмагандыр дип уйлыйм. Сәхнә тормышы белән янып – көеп яшәүче бу ханымның тормыш юлына күз салсаң да аның бу яраткан шөгыле гомер буе янәшә барганлыгына инанасың.

Алсу Мөхәммәтдин кызы 1968 елда Иске Масра авылында дөньяга килә. Туган авылында башлангыч белем, ә аннан соң Курса Почмак мәктәбендә 8 еллык, Урта Курсада урта белем алып мәктәпне тәмамлый. Кулына өлгергәнлек аттестаты алганнан соң, яшьлек хыяллары белән янып йөргән кыз башкалага — Казан шәһәренә юл ала.

Ул берни уйлап тормастан, документларын Казан Дәүләт педагогия институтының тарих – филология факультетына тапшыра. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып Алсу Мөхәммәтдин кызы студент тормышы белән янып яши башлый. Бар җаны–тәне белән сәхнәгә тартылган кыз бер үк вакытта театр түгәрәгенә йөреп хыялларына канат куя. Шул ук вакытта Г.Камал театрында да эшләп алырга өлгерә.1990 елда институтны тәмамлап кулына югары белемле татар һәм рус телләре укытучысы дипломы алган кыз Арчаның 2 номерлы мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә.

Анда эшләгәндә дә театрдан аерылмый. Үз укучыларын сәхнә серләренә өйрәтә , түгәрәк эшчәнлеген алып бара.1992 -2012 еллар арасында Алсу Мөхәммәтдин кызы Арча педагогия көллиятендә хезмәт куя. Анда эшләгән чорларын юбилярыбыз иң матур истәлек итеп сагынып искә ала. Ул укыткан студентлар да Алсу Мөхәммәтдин кызының татар теле һәм әдәбияты буенча үткәгән дәресләрен , фольклор серләренә ничек төшендерүен, диалектология буенча бай белемнәрен бирүен сагынып искә алалар.

Аның белем һәм тәрбия биргән укучылары илебезнең төрле почмакларына таралган , 20 ел эчендә Алсу ханым күпме баланың күңеленә үтеп кереп белем орлыклары салган , әти- әниләренең хөрмәтен тойган, рәхмәтләрен ишеткән. Алсу Мөхәммәтдин кызының балалар иҗат йортында “Алтынчәч “ театр студиясендә куйган хезмәтләре дә мактауга лаек. Анда да үзенең шәкертләрен күңел гүзәллегенә өйрәткән, матурлыкны күрә, тудыра белергә өндәгән.

Хөрмәтле юбилярыбыз 2015 елдан безнең Арча шәһәрендә урнашкан “Гомуми үсеш төрендәге Арча 11 номерлы балалар бакчасы”нда татар теленә өйрәтү тәрбиячесе булып эшли. Аны барыбыз да киң күңелле, тырыш, күндәм, сабыр холыклы булганы өчен үз итә. Әти- әниләр тәҗрибәле педагог, балаларны ихлас күңелдән ярата белүче кеше буларак хөрмәт итә. Алсу ханым үзенең төп эшеннән тыш нәниләрне сәхнә серләренә өйрәтә.

“Сәхнә сөйләме” түгәрәгенә йөрүче балалар Алсу апаларыннан сәхнәдә үзләрен тотарга, рольгә кереп чын артистларча уйнарга өйрәнәләр.

Алсу Мөхәммәтдин кызы районда оештырылган чараларда да актив катнаша. Ул район мәдәният йорты каршында оештырылган “Җидегән чишмә” театр коллективының хөрмәтле артисты да. Ул уйнаган рольләр кабатланмас, чын тормыштан алынган!

Алсу Мөхәммәтдин кызының гаиләсенә дә сокланмый мөмкин түгел. Ул чын бәхеткә ия гаилә тоткасы. Тормыш иптәше Фердинат белән табып үстергән 3 баласы үсеп буй җиткән . Кызлары Гөлназ белән уллары Ильяс инде югары уку йортларын бетереп үзләре хезмәт юлын башлаганнар. Төпчекләре Гүзәл дә буй җитеп килә. Бүгенге көндә иң кадерле кешең – әниең, туганнарың исән –сау булып , дусларың , хезмәттәшләреңә кирәкле кеше булып яши алу бәхетен татуны бәхет дими ни дисең?!

Хөрмәтле хезмәттәшебез Алсу Мөхәммәтдин кызы ! Сезгә бүгенге олуг юбилеегыз көнендә ни генә теләсәк тә аз булыр кебек.. Без сезне тырышлыгыгыз, киң күңелле, күндәм, кешелекле булуыгыз өчен яратабыз. Шул ук вакытта, ярдәмчел, кайгыртучан, авырлыклар алдында баш имәс хезмәткәр буларак хөрмәт итәбез.Алдагы тормышыгызда да Аллаһы тәгалә сезне шушы булган бәхетегездән аермасын. Саулыгыгыз ныклы , гаиләгез тигез , якыннарыгыз сау- сәламәт, бәхетегез тулы булсын булсын ! Һәр туган көнгә сөенеп, тормыштан ямь һәм тәм табып , балаларыгызның бәхетенә сөенеп , кешеләргә күңел җылысын өләшеп яшәргә язсын Сезгә! Сезгә карата үзеннән- үзе күңелдә шигырь юллары туа.

Алсу ханым бик талантлы

Сәнгатьне бик ярата,

Сәхнәләрдән ул уйнаса

Тамашачы шакката!

Аның уйнаган рольләре

Чын тормыштан алынган,

Күңелендәге бар халәте

Шул рольләргә салынган.

Сәхнәләрдә генә уйнап ,

Яшәргә язсын сезгә

Гаиләңдә дә, эшеңдә дә

Хөрмәтле бул гомергә!

“ Гомуми үсеш бирү төрендәге Арча 11 номерлы балалар бакчасы” өлкән тәрбиячесе Абдуллина Дилә Вансит кызы.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 4207791044354ecc • 2018-05-25 10:56:00 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).