Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

«Мөрәле марафоны-2018″гә балтачлар да килгән иде

Туган ягыбыз табигате турында никадәр генә язсак та, аның матурлыгын сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Изге күңелле халкы, бай тарихы белән дә аерылып тора минем туган авылым.

25 нче март көнне, Мөрәле чаңгы юлында булып узган “Мөрәле марафоны — 2018” чаңгы ярышлары моның бер мисалы булып тора. Ярышның оештыручысы Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм академиясе, Нәбиуллин Равил Расип улы, төп иганәче Мингазов Фаргать Мингәрәй улы. Фаргать Мингәрәй улы һәрвакыт үз авылына булышып тора. Бәйрәмнәрдә артистлар алып килеп спектакльләр, концертлар белән авыл халкын сөендерсә, Сеҗе төп гомуми мәктәбенә җиһазлар алуда булышлык күрсәтте. Чираттагысы, чаңгы ярышлары уздыруда ярдәм итү.

Ярышларны матур гадәт буенча Мөрәле мәхәлләсенең имам хатыйбы Расип хәзрәт Набиуллин ачып җибәрде. Ярышның төп судьясы Набиуллин Равил Расип улы, ярышларның кагыйдәсе һәм программасы белән таныштырды. 75 чаңгычы катнашачагын билгеләп үтте. Ярышка алып килгән тренерларга әти-әниләргә рәхмәт әйтте. Катнашучылар арасында Балтач районыннан, Ашытбаш, Иске Кырлай, Урта Корса, Сикертән авылларыннан, Арчадан килгән спортчыларны күрергә була иде.

Ярышларга сәгать 10.15. да старт бирелде. 2007 нчы елдан кечерәк кызлар һәм малайлар 2,5 км араны узышып килделәр. Җиңүчеләр булып Шакирова Диләрә (Иске Кырлай), Хидиятуллин Әлфис (Арча) .

2006 – 2002 нче елгы кызлар (5 км) һәм яшьүсмерләр (7,5 км) арасында Диярова Алия (Арча) һәм Дияров Илназга (Арча) тиңнәр булмады. 16 -19 яшьлек кызлар (7,5 км) һәм егетләр (10 км) арасында Сәләхова Фәнүзә (Урта Курса), Шарафиев Ильназлар (Арча) җиңүче.

20 – 35 яшьлек хатын-кызлар (10 км) һәм ир-егетләр (20 км) арасында җиңүче булып Хабибуллина Резеда (Арча), Ибраһимов Рафил (Ашытбаш) танылдылар. 36 яшьтән өлкәнерәк хатын-кызлар (5 км) һәм ир-егетләр (10 км) арасында җиңүчеләр Хакимова Альфинур (Арча) һәм Набиуллин Разил (Мөрәле).

Ярышлар тәмамланды, җиңүчеләргә, 2-3 нче урын алучыларга мактау кәгазьләре, медальләр һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Килгән һәрбер кеше “карга боткасы” белән сыйланды, Ләйлә Ногманова әзерләгән коймак белән чәй эчтеләр. Шушындый кояшлы матур көндә, ярышларга килгән һәрбер кеше рәхәтлек алды.

Тренерлар, Мөрәле чаңгы юлының шәп итеп салынганын билгеләп үттеләр, ярышларны алдагы елда үз планнарына кертәчәкләрен белдерделәр. Һәр кеше канәгатъ булып өйләргә таралды. Шушындый күңелле һәм файдалы чараны үткәрүдә башлап йөргән Набиуллин Равил Расип улына, матди ярдәм күрсәткән Мингазов Фаргатъ Мингәрәй улына, үз хезмәтләрен керткән һәр кешегә зур рәхмәтебезне белдерәбез. 

Набиуллин Разил (Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбенең физик тәрбия укытучысы).

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 42077a25d5ad4ed8 • 2018-05-25 10:56:44 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).