Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчалар Казанда очрашты (фото+видео)

2003 елдан башлап ямьле яз айларының берсендә Казанда зурлап Арча якташлары очрашуы оештырылып килә. Ул елдан–ел камилләшә, ямьләнә бара. Быел очрашу 6 апрельдә Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арчалар кыздыра” дигән исем астында  узды.

 

Күпме хезмәт, күпме тырышлык – чыннан да бу исем җисеменә туры килерлек булды. Әлеге очрашу уңаеннан уздырылган концертта катнашу өчен Арчадан гына 200дән артык кеше барды. Театрның зур залы да тамашачылар белән шыгрым тулы иде.

Арчалар һәр чараны, мондый күләмлеләрен аеруча, район йөзенә кызыллык китермәслек итеп әзерләргә күнеккән. Бу көнне дә очрашуга килгән тамашачыларны фойеда ук чәкчәкләр белән каршы алдылар, “Арча бизәкләре” халык уен кораллары ансамбле (житәкчесе Филарит Гасыймов) матур татар моңнары бүләк итте.

– Без Казанбаштан. Авылдан киткәнгә 35 елдан артык. Якташлар очрашуын көтеп алабыз. Берсен дә калдырган юк. Сабантуй кебек бәйрәмчә уза ул. Рәхәтләнеп ял итәбез, танышлар, якташлар белән очрашабыз, аралашабыз, – диделәр Фәйрүзә белән Ания.

– Мин Арча белән бәйле кеше түгел. Анда булганым да юк. Әмма ул төбәк бик күп талантлы шәхесләрне биргән. Шуларны карарга чыгышлары белән сокланырга килдем, – диде Ринат әфәнде.

Тамашачылар арасында арчалар да күп иде. Шунда ук күземә Венера һәм Илдар Шәфигуллиннар чалынды.

– Арчадан ары килгәнсез әле? – дим.

– Ничек инде килмисең. Без бит – арчалар! – диде Венера ханым.

– Безнең якташлар очрашуының берсен дә калдырган юк. Милли–мәдәни үзәктә үткәндә кызыбыз да чыгыш ясый иде әле, – диде Илдар әфәнде.

Театр бинасының икенче катында кунакларны Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль, Ташкичүдән Розалия Насыйбуллина җитәкчелегендәге “Өммегөлсем” фольклор ансамбльләре каршы алды. Татар моңнары, фольклор күренешләр тамашачыларга бик ошады. Өлкән яшьтәгеләр яшьлекләрен искә төшерсә, яшьләр кызыксынып карап торды.

– Без яшь чакта су буенда түгәрәк уеннарда катнашып, шушы уеннарны уйнадык. Моның белән генә бетми әле, ул уеннар бик күп иде. Әле дә шул вакытларны сагынып искә алам, – диде Мөрәледә туып–үскән язучы, шагыйрь, галим Хәнәфи Бәдигый.

– Әй, күңелле үтә иде ул кич утырулар, аулак өйләр, каз өмәләре, кичке уеннар. Күңелләр әллә нишләп китте, – диде өлкән яшьтәге Миннегөл апа.

“Казан арты” тарих–этнография музее Габдулла Тукайга, Шиһабетдин Мәрҗанигә, Арча ягында туып–үскән татар мәгърифәтчеләренә багышланган бай эчтәлекле күргәзмәләр оештырган иде. Музей җитәкчесе урынбасары Шәфигулла Гарипов кызыксынучылар сорауларына җаваплар бирде, алар турында тулырак мәгълүмат җиткерде.

Кул эшләре осталары да үз хезмәтләрен – Айваннан Альбина Зыятдинова татар хатын–кызлары өчен үзенчәлекле итеп тегелгән яулыклар, Арчадан Рәмзия Галимҗанова түбәтәйләр, Ләйлә Гарипова сувенирлар, Халисә әтисе Минсадыйк Әсхәдуллинның агачтан ясаган эшләнмәләрен тәкъдим итте. Сатып алучылар да булды.

Ә концерт барлыкка килгән көненнән алып бүгенгесенә кадәр Арча тарихын үз эченә алган иде. Юк, ул тарихи күренешләрдән тормады, шундый бер нечкәлек, осталык белән концерт номерларына үрелеп барды. Анда районның үткәне дә, бүгенгесе, киләчәге дә чагылыш тапты. Йөзләгән шигырьне яттан белгән, Тукай турында үз сүзләре белән әйткәндә, “дүрт сәгать буе өзлексез сөйләргә әзер булган” Фәрхат Зыятов шагыйрьнең бер шигырен үзенә генә хас осталык белән башкарды, Зәлия Гайфуллина “Әллүки”не җырлаганда бөтен зал тын калып тыңлады. Район күләмендә үткәрелгән чаралар – “Ир солтаны”, “Арча гүзәле” һәм башкалар да читтә калмады, Россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулаган Мортазиннар гаиләсе дә тамашачы хозурына үзләренең чыгышларын тәкъдим итте.

– Ел саен шушы залда җыелабыз. Башкарган эшләребез дә күп. Арча ягы гөрләп тора. Арчадан чыккан җитәкчеләр, эшчеләр – әти–әни, әби–бабаларыбыз, сезнең белән горурланып, “Без бит Арча яклары” дияргә була, – диде Арча якташлыгы иҗтимагый җәмгыяте җитәкчесе, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов та Арча халкы, район башлыгы Илшат Нуриев исеменнән якташларыбызга сәламен җиткерде.

– Бу очрашу якташларыбызны туплап, аралашу чарасы да булып тора. Алдагы елларда да исән–сау булып, бергә–бергә яшәргә, очрашуларны бергә үткәрергә насыйп булсын, – диде ул.

Концертта республика күләмендә танылырга өлгергән, бик күп бәйгеләрдә җиңүләр яулаган “Сөембикә гөлләре” балалар бию коллективы (җитәкчесе Илһамия Гыйлаҗиева) өч бию башкарып, тамашачыны таң калдырды, күптән түгел генә шытып чыгып, аз гына вакыт эчендә танылырга өлгергән Арча педагогика көллиятеннән “Талисман” бию төркеме (Лилия Маликова) көчле алкышларга лаек булды, “Ләйсән” (Зилә Шәйхетдинова), “Арча егетләре” (Диләрә Хәйдәрҗанова) вокаль ансамбльләре, аерым җырчылардан Расих Галимҗанов, Сөмбел Заһидуллина, Раил Бакыев, Инсаф Гаптелбәров залдагыларның мәхәббәтен яуладылар. Менә монда ничек инде “без бит Арча яклары!” димисең.

Танылган татар эстрадасы җырчылары арасында да якташларыбыз бик күп. Алар да очрашуда катншаты. Татарстанның халык артистлары Фердинант Фәтхи, Рөстәм Закиров, җырчылар Чулпан Әхмәтҗанова, Нурзадә, Илназ Бах, Илназ Гарипов, җырчы, композитор, музыкант Вәиз Бәйрәмов, Арча ягы киленнәре Лилия Муллагалиева, Гүзәл Идрисова һәм башкалар яраткан җырларын бүләк итте. Татарстанның халык артисты тынгы белмәс җырчы Гөлзада Сафиуллина бу очрашуларда җырлап кына калмый, ул аларны оештыручыларның берсе дә. Ә Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановтан башка якташлар очрашуын күз алдына да китереп булмый. “Арча” халык җырын аның кебек берәү дә башкара алмый! Шамил абый башкаруында әнә шушы җыр белән югары нотада тәмамланды да инде очрашу кичәсе.

– Телебезне, динебезне, гореф–гадәтләребезне онытмыйча, рухыбызны баетып яшәүче Арча халкы белән горурланам мин, – диде иң соңыннан Гөлзада Сафиуллина. – Һәммәгезгә бик зур рәхмәт.

Гөлсинә Зәкиева      

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.