Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“Керәшенем – асыл бизәгем”

Мин халкымның бәйрәмнәрен барлыйм Керәшеннәрдә җыен- бәйгеләр, Асылына төшсәң, эш — хезмәткә, Табигатькә, җиргә бәйлеләр.

Керәшен карендәшләребез иң изге бәйрәмнәренең берсе Олы көн- Пасха зурлап билгеләп үтелә.Безнең Яңасала авылында гомер гомергә татарлар белән дус тату булып керәшен карендәшләребездә гомер кичерә.Нинди генә авыр вакытларда да кулга кул тотынып матур итеп яши дә , эшлидә, күңел ача да белә алар. Бүген ягъни 6 апрель көнне Яңасала авыл мәдәният йортында шушы бәйрәмне каршылап бик матур кичә оештырды мәдәният хезмәткәрләре. “Керәшенем – асыл бизәгем” дигән бу кичәдә берәүдә читта калмады рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты, җырлады биеде.Әле яңа оешып килгән “Туганай” керәшен ансамбеле башкаруындагы “Бас әле, станокка” җыры көчле алкышларга күмелде.Эльвира Бламыкова, Нурия апа Каширова, Гайшә апа Тумаковаларны тамашачы аяк үрә басып алкышлады. Әйтеп үткәнемчә авылыбызда татар белән керәшен дус тату яши үзләренең дуслыкларын , бер берсенә булган хөрмәтен бүгенге бәйрәмдә тагын бер кат раслап, авылыбызның иң өлкән ансамбелләренең берсе “Көмеш чулпы”лыларда бүген сәхнәбез түрендә булдылар, үзләренең моңлы җырларын бәйрәм хөрмәтенә бүләк иттеләр.Авылыбызның иң яшь, чибәр кызлары Камилә белән Зәринә дә карендәшләребез хөрмәтенә үзләренең дәртле биюләрен җиткерделәр ә сүз остасы Диләбез үзе иҗат иткән шигырьләрен тамашачы хозурына ирештерде. Чын артистлардан бердә кимен куймаган Оркыя апа Мөхәммәтҗанова, Зилә Тимеерева тамашачыга бер кочак сәламәтлек өләште, бер минут көлу 379 грамм бәрән итен алыштыра дип юкка гына әйтмиләрдер ул. Менә шундый күңелле эчкерсез, җылы бәйрәм гөрләде бүген Яңасала авылында ә моның төбендә тынгы белмәс мәдәният хезмәткәрләренең уртак хезмәт җимеше. Авылыбыз халкын азга гына булсада дөнья мәшакатеннән арындырып, күңелләренә рухи азык,тынычлык бирә алганбыз икән без мона бик шат. Барлык дусларны, керәшен карендәшләребезне янәдән шушы Олы бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Яңасала авыл китапханәсе мөдире Фәридә Борханова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 42077d3cf19b4ed2 • 2018-05-25 10:58:51 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).