Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Күкчә Бирәзә егете

Тапшырылган эшләрне җиренә җиткереп башкаручы егет, армия хезмәтеннән соң, Арча районы башкарма комитетының мәдәният бүлегендә  хезмәт куя. Кешеләр белән яхшы аралаша белүче яшь коммунистны КПСС райкомының оештыру бүлегенә җитәкче итеп билгелиләр. Биредә ул үзен  оста оештыручы итеп таныта.

Читтән торып югары белем алырга да өлгерә. 1967 елда партия райкомының  икенче секретаре  итеп сайлана. Авыл хуҗалыгы тармагы өчен җаваплылык йөкләнә югары белемле агрономга. Зур районның һәр хуҗалыгында булырга өлгерә. Хуҗалыкларның җитәкчеләрен генә түгел, күп кенә белгечләрен, хәтта механизаторлар һәм терлекчеләрне танып, исемнәре белән белә. 1971 елның июнь ахырында колхоз рәисе итеп сайлангач ук, аның белән очрашырга туры килде.

Терлек азыгы хәзерләү, урып-җыюга хәзерлек эшләрен барлаганда, ургычлар җитмәве ачыкланды. Өченче кварталда ЖВН-6 ургычы кайтырга тиеш икән планда. Сельхозмагазин директоры ургычның  инде аларда булуын әйтте. Әмма әле өченче квартал җитмәгәнлектән, аны җибәрү өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең рөхсәт язуы кирәк. Ул түрәнең аңлап булмаслык гадәтләре бар: планда булмаса да кемгәдер ышандырган булуы ихтимал.

Идарә башлыгы мине тыңлап та тормыйчы, өстәлдәге белешмәләрендә эзләнә башлады. Миңа карап: “синең бер кило да яфрак азык, кычыткан хәзерләнмәгән. Җитмәсә вакыт әрәм итеп соранып йөрисең” диде. Мин ургычның буласына ышанырга кирәклекне аңлатырга тырыштым.Түрә: “башта эшеңне җайга сал,  аннан соң минем янга килерсең!”-дип әңгәмәне төгәлләде.

Максатка ирешү өчен райком секретарена мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Сибгатуллин мине тыңлаганда, ишекне шакымыйча гына, идарә башлыгы  килеп керде. Үзенең йомышын хәл иткәч: “Нурзадә Әсхадуллович, бу егет бер кило яфрак, кычыткан да җыймаган көе монда соранырга килгән. Аны тыңлап вакытыгызны әрәм итмәгез!”-диде дә чыгып китте. Кичә сайланып, бүгенгә барлык эшләрне җайга салып булмаслыгын секретарь яхшы аңлый.

Идарә язуын бирдертергә дә уңайсыз булып калды. Нурзадә Әсхәдулла улы телефоннан авыл хуҗалыгы кибете номерын җыйды. Ургычны “Правда” колхозына  өстәмә язуларсыз гына җибәреп булмасмы икән, дип сөйләште. Теге түрә өчен миннән гафу үтенде. Миңа кибет директоры белән кабат сөйләшеп карарга киңәш итте.

Сорау уңай хәл ителде. Эшләрне шактый җайга салырга өлгерсәк тә, баягы түрәгә ул эшеннән киткәнче  барырга туры килмәде.

Җитмешенче елларда илдә мелиорация эшләре шактый башкарылды. Буалар төзү, сугару эшләрен безнең колхоз аеруча күп башкарды. Проект- смета документлары нигезендә тотылган чыгымнарны дәүләттән кайтару юлларын эзләдем. Мелиорация министрлыгында совхозлар үзләштереп бетермәгән сумма хисабына мөмкин булды ул.

1976 елда сугару эшләре хуҗалыкта 265 мең  сумлык башкарылган иде. Әмма мелиораторлар министрлыгында үзләштерелмәгән аның кадәр акча калмаган. Миңа министрның үзенә мөрәҗәгать итеп карарга киңәш иттеләр. Минтимер Шәрип улы министрлыкка акчаның совхозлар өчен генә бирелүен әйтте. Шулай да, авыл хуҗалыгы министрлыгында ул максатка колхозлар өчен акча каралган булуы ихтимал, белешеп карарга кирәклеген әйтте.

Авыл хуҗалыгы министрлыгының  Җир белән эшләү бүлегендә “җирләрнең уңдырышын яхшырту”га билгеләнгән өч миллион сум акчаның үзләштерелми ятуын ачыкладым. Аны алу өчен башкарылган эшләрне дөрес рәсмиләштерергә кирәк. Терлек азыгы җитештерү буенча министр урынбасары рөхсәте булса, ышанычлырак буласын искәрттеләр.

Сугаруга бәйле чыгымнары булган колхозларга зур ярдәм буласын күзаллап, район авыл хуҗалагы идарәсе җитәкчесе белән сөйләшергә булдым. Анда күптән түгел генә Сибгатуллинны куйганнар иде. Казаннан кайткач(вакыт соң иде инде) Нурзадә Әсхадулла улының өенә шалтыраттым. Иртәнге җиденче яртыда идарәдә очраштык. Аңлашкач, ул миңа шәһәргә бара торырга кушты. Үзе бюродагы иртәнге сөйләшүдән соң ук килеп җитәчәген әйтте. Ләкин ул эш вакыты төгәлләнер алдыннан гына килеп җитте.

Миңа ул килгәнче бүлекләрне берничә кат барлап чыгарга, соңгы чиктә министр урынбасары янына кереп, сорауны җиткерергә туры килде. Шул мизгелдә генә идарә башлыгы урынбасар ишеген ачты. Дөресен әйтим, мин аның юл хәләкәтенә эләкмәдеме икән дип борчылган идем. Чөнки мин аның әйткән сүзенең төгәл үтәмичә калганын ишеткән-белгәнем юк иде. Өметләр акланды.

Икенче көнне сугаруга тоткан чыгымнары булган колхозларның рәисләре, ПМК җитәкчеләре тиешле документлары  белән Казан кремлендә министрлык бүлекләрендә зур эш башкардылар. Район колхозларына бер миллион ике йөз илле мең сумлык дәүләт ярдәме рәсмиләштерелде. Элекке елларда мондый мөмкинлектән файдаланылмаган.

Андый программа барлыгын районда белүче булмагандыр инде. Сибгатуллин үзенең соң килүен тешләрен кысып кына сөйләде. Иртәнге бюродагы әңгәмә башланганчы ук Беренчегә эшне аңлаткан. Планерка бетәр алдыннан гына район башлыгы аңа район үзәгеннән иң ерак урнашкан колхозга барып, фермада көндезге савымны оештырырга кушкан.” Җыелыш карарын алып кайткач, Казанга барырсың. Рифат акча эзләргә ярата ул, көтәр”, дигән. Җитмәсә, Әтнәдән соң юлны да ачмаган булганнар.

Җитәкчесенең ясалма каршылыклар куюына карамастан, Күкчә Бирәзә егете Сибгатуллин Нурзадә Әсхадулла улы батырларча көрәшеп, үз халкына намусы кушканча хезмәт итте. Лаеклы ялга чыккач та, озак еллар халык контроле комитетын җитәкләде. Район үсешенә, халыкның яшәешен яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертте.

Тиңсез хезмәт сөючәнлеге, кешеләргә һәм аларның проблемаларына карата игътибарлы булганы, кушылган эшкә гаять җаваплы каравы белән район халкы алдында зур абруй  һәм хөрмәт казанды. Бүген Арча шәһәренең бер урамы,  лаеклы ревештә, аның исемен йөртә.

Рифат Габидуллин.    Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.