Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчадан Нияз Камалов: «Минем хобби – иске машиналарны яңарту»

Нияз Камаловны Арчада белмәгән кеше юктыр. 33 ел УРСЖны җитәкләде ул. Хәзер  Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә урнашкан “Контур-Дорстрой” ширкәтендә генераль директор. Ә менә аның буш вакытында ни белән шөгыльләнгәнен күпләр белмидер. Мин дә очраклы рәвештә генә таныштым. 1967 елгы “ГАЗ-69” машинасын буятырга дип күршедәге оста янына килгән иде. Ә беркөн мин аның гаражында булдым. Бу әле баласы гына булган икән, анда 1942 елгы “ГАЗ-67”, “Победа -“ГАЗ-20”, “Волга-М-20”, “Волга-ГАЗ-21”, “Москвич-М-401”, “Москвич-М-403”, иң беренче чыккан “ГАЗель” автобусы да бар иде.

— Мин кечкенәдән техника белән кызыксындым. Иң кызыгы шунда – миңа искене яңарту ошый иде. Әле дә хәтеремдә, бала чакта велосипед көпчәге табып алдым. Шуннан Фансат абый белән бергә башка частьларын да табып, велосипед җыйдык, бераздан моторын да юнәтеп (элек моторлы велосипед та бар иде), аны куйдык һәм бер бабайга сатып, йөрми торган беренче чыккан мотоцикл алдык. Төзекләндереп чыктык, “М-105” мотоциклы алдык. Студент чакта студентлар отряды белән мин Себергә, абый Чаллыга эшкә китте. 400әр сум акча алып кайттык. Мин шул акчаны алып Мәскәүгә юл тоттым, шуннан “ЯВА-350” мотоциклы сатып алдым һәм Мәскәүдән шуның белән кайттым. Ә 1973 елда иске “Москвич-412” сатып алып, эшләп чыктым, — диде Нияз Нуруллович.

Ә бу иске машиналарның ул кайсысын сатып алган, тимер-томырга тапшырган җирдән дә акча түләп юнәткән, чүплектән дә алып кайткан. Ясап чыгу өчен тырышлык кенә түгел, акча да күп кирәк.

— Мин аларны үзем төзекләндерәм. Фансат абый белән. Остага буярга гына бирәм. Барысын берьюлы эшләп булмый, акча сорый. Тапкан акчам шуңа китә инде, — диде Нияз Камалов. – Әмма хикмәт анда түгел. Эштән соң, буш вакытымда шулар янында мавыгу минем күңелемә рәхәтлек бирә.

— Андый машиналар кыйммәт торадыр…

— 250-300 мең сум тирәсе буладыр. Әмма мин аларны сату өчен түгел, үзем өчен ясыйм. Кайбер кеше чәчәк утырта, башка эш белән шөгыльләнә. Ә минем хобби – иске машиналарны яңарту.

Гөлсинә Зәкиева     

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.