Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арча сәнгать мәктәбе коллективы арчалыларга хәйрия концерты куйды (фото+видео)

Сәхнәдә оркестрга кушылып хор җырлый. Солист-укытучы Артур Хафизов оркестрга кушылып “Җиңү көне” җырын башкара. Шушы моңлы җыр белән үзәкләрне өзә ул. Хәрбиләр бәйрәмнәрендә, Җиңү көне уңаеннан оештырылган чараларда соңгы елларда бәйрәмнәр Артур Хафизовның шушы җырыннан башка узмый.

Аннан эстафетаны үз кулына сәхнәләрдә скрипка кылларының “телен белүче” Валентина Вәлиуллина ала. Ул да оркестрга кушылып “Төймә” татар халык җырын башкарып күңелләрне концерт рухына алып кереп китә.

Арча балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары район  Мәдәният йортында хәйрия концертына зал тутырып тамашачы җыйды. Мондый рухтагы концертлар мәктәп тарафыннан ел саен куела һәм ел да концерттан җыелган акча хәйриягә китә. Әлбәттә, күпчелек тамашачы әти-әниләр, сәнгать мәктәбендә укучы балаларның туганнары, якыннары булгандыр. Чөнки ел да алар әти-әниләре каршында сынау да уза укучылар. Аңарчы район, шәһәр, республика гына түгел, халыкара конкурсларда йөреп чарланган булсалар да, бу концерт алар өчен имтихан, зур сынау. Залда алар өчен җан атып якыннары, укытучылары утыра. Алар чыгышларны ничек кабул итәр?

Җиңүнең 73 еллыгына багышланган “Җиңү ямен, җиңү тәмен, без белмәсәк, кем белер” дип исемләнгән хәйрия иҗади концертында, нигездә, конкурс-фестивальләрдә катнашып җиңү яулаган укучылар чыгыш ясады.  Программада Бөек Җиңү темасы да, Габдулла Тукайның 132 еллыгы да чагылыш тапкан. Берсеннән-берсе сәләтле балалар чыгышы концертларга килгән һәркемне рухи көч, күңел рәхәтлеге белән баетты. Яшь буын ватаныбызның үткәнен, дәһшәтле сугыш елларын, җиңү, халкыбызның шул авыр елларда көч алып яшәвен, намуслы хезмәт итүен, әдәби мирасыбызны җырлар, шигырьләр аша  да өйрәнә.

Укучылар белән беррәттән укытучылар чыгышы да концертны баетты. Укытучылар да укучыларыннан калышмый – төрле конкурсларда җиңүләр яулап кайталар. Тукай – мәктәп укучыларының аерылгысыз темасы. Шигырьләре, көйгә салынган җырларыннан тыш, укучылар шул җырларны гитарада уйнап та башкарды.

Һәр катнашучы үзе бер талант. Ике сәгатьтән артык барган концертта, әлбәттә, мәктәптә укучы сәләтле балаларның бик азы гына чыгыш ясады. Тик мәктәпнең эшчәнлегенә бәя бирү өчен шул да җитә. Чыгышларны ямьләп, биредә балаларны кием стиле, дизайн серләренә, модага өйрәтүче “Асылъяр”, “Һөнәрчелек планетасы” мода театры коллекцияләре дә тәкъдим ителде. Мәктәпне бетереп чыккач та кызларга бу өйрәнгәннәре тормышта бик кирәк булачак.

Сәхнә тутырып биюче коллективлар үзгә бер ямь бирә. Илнең төрле сәхнәләрендә биюче балаларга да туган җир сәхнәсендә чыгыш ясау рәхәт тә, сынау да.

Сынатмады коллектив, тамашачыга озак вакытка җитәрлек рухи азык бирде. Тамашачы күңелен җырлап-биеп күтәрсәләр, хәйриячелек гамәле белән үзләренә савап җыйдылар.

Розалия Зиннәтова

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.