Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчалар һәркайда беренче

Тормышта бик еш эзләнәбез, сайланабыз, отышлы чыкса, сөенәбез, юк икән, уйланабыз. Әйе, әйе, нәрсәне алсак та шулай. Кайвакыт үзебез дә сизмибез. Мәсәлән, машина алганда кайда арзанрак икән дип эзлибез, тапкач, яхшырагын сайларга тырышабыз. Алып кайткач та эше бетми. Кайда иминиятләргә икән, кайсы иминият компаниясе отышлырак булыр икән, дип баш ватабыз.

Безнең Арчада иминият компанияләре берничә. Теләгәнеңне сайлап ал. Әмма күпләр “НАСКО” иминият компаниясен сайлый. Аны мактап, башкаларны яманлыйсы килми. Һәрберсе үз хезмәтен тиешенчә башкара. Сайлау хокукыннан да һәр кеше үз теләгенчә файдалана. Шуңа бу урында ни өчен дигән сорау урынлы да булмас иде.

Ә менә “НАСКО” иминият компаниясенең уңышлары турында әйтеп үтми берничек тә мөмкин түгел. 2017 ел нәтиҗәләре буенча “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсе “Ел агенты” бәйгесенең “Иң яхшы агентлык челтәре” номинациясендә җиңү яулады. Бүләкне җитәкчесе Рәмзил  Рамазановка Иннополиста үткән тантанада тапшырдылар. Анда “НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсеннән иң яхшы хезмәткәрләр дә катнашты.

— Бу безнең беренче җиңүебез генә түгел, — диде Рәмзил Рамазанов. – 2012, 2015, 2016 елларда да безнең идарә беренче урынны яулаган иде. 2017 ел нәтиҗәләре буенча да Россия буенча 22 территориаль идарә арасында беренче булдык. “НАСКО” бренды астында эшләүче Мәскәү, Иркутск шәһәрләре кебек зур иминият компанияләре арасында  ничәнче ел рәттән беренче булу – безнең өчен зур горурлык. Барлык хезмәткәрләребезне зур җиңүебез белән котлыйм, аларга олы рәхмәтемне җиткерәм, киләчәктә уңышлар телим.

“НАСКО” иминият компаниясенең Арча территориаль идарәсендә хезмәткәрләрнең тырышлыгын аңлый һәм бәяли беләләр. Күңел биреп эшләү өчен мондый мөнәсәбәт үзе үк зур роль уйный.

— Агентларыбыз барысы да үз хезмәтен яхшы белә һәм намус белән башкара. Алар һәрберсе мактауга лаек. Без ветераннарыбызны да олылап искә алабыз, — ди җитәкче. — Җиңү көне якынлашып килә. Шул уңайдан районның барлык ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен чын күңелдән бу олы бәйрәм белән котлыйм. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхетле, тыныч гомер телим. Киләчәктә дә бергә булыйк. Безнең җиңү – барлык иминиятләнүчеләребезнең дә җиңүе ул. Шуңа аларны да зур җиңүебез белән тәбрик итәм.

Гөлсинә Зәкиева   

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.