Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Бүген хезмәттәшебез Радик Фәизовның туган көне

Радик Хәбибрахман улы Фәизов 1931 елның 15 маенда Татарстанның Арча районы Дусым авылында туган. 1950 елда Әтнә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел үз авылларында башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1951-1953 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә; армиядән кайткач, төрле җирләрдә саклык кассасы инспекторы, җир двигательләре монтажлаучы слесарь, пилорама мастеры һәм авиация заводында токарь булып эшли. 1957-1965 елларда ул Магнитогорск шәһәрендә яши һәм эшли: паровоз кочегары, машинист ярдәмчесе була.

1965 елдан башлап Р.Фәизов яңадан туган якларында. Арча районының «Коммунизмга” газетасы редакциясендә башта әдәби хезмәткәр, 1973 елдан җаваплы сәркатип булып эшли. 1970 елда, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р.Фәизов – нигездә хикәяче. Аның эшчеләр, тимер юлчылар тормышыннан алып язылган беренче хикәяләре алтмышынчы еллар башында көндәлек матбугат битләрендә, аннан «Беренче адымнар” исемле күмәк җыентыкта басыла. Хәзерге көндә ул – «Яшьлек юллары” (1967) повесте, «Тимер чәчәк”, «Бәхет”, «Дусларым”, «Юлда” исемле хикәя җыентыклары авторы. Аларның барысы да заман кешесенә, аның хезмәт процессындагы бай эчке дөньясын ачуга багышланган. Р.Фәизов балалалар маҗаралы һәм фантастик әсәрләр дә яза. 1983 елда әдипнең фантастик хикәяләре тупланган «Галәм кызы” исемле китабы басылып чыкты. Хыялый дөньясының байлыгын, киңлегем автор беренче мәртәбә тулы итеп шушы китабында күрсәтте. Укучылар шулай ук аның «Чаян” журналында, көндәлек матбугатта әледән-әле басылып торган юмористик һәм сатирик хикәяләре белән танышлар.

Р.Фәизов тормышка актив мөнәсәбәттә яши. Республика матбугатында ул хезмәт алдынгылары, мәгариф маяклары турындагы очерклары һәм публицистик мәкаләләре белән даими катнашып килә. Журналистика өлкәсендәге уңышлары һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен 1981 елда аңа Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.

Әдипнең 60 еллык юбилее уңае белән, 1991 елда Татарстан китап нәшриятында «Адымнарым» исемле күләмле җыентыгы дөнья күрде.

Р. Фәизов —1980 елдан СССР Язучылар союзы члены.

17 февраль 2011 елны вафат булды.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 42077bb9e2a24ea8 • 2018-05-25 10:57:49 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).