Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Иске Кишет китапханәсендә шәҗәрә бәйрәме узды

15 май Гаилә көне уңаеннан Иске Кишет авыл китапханәсендә “Ата-бабалы кеше-тамырлы имән” дигән исем астында шәҗәрә бәйрәме үтте.Үзебезнең нәселебезне барлау,киләчәк буынга тапшыру безнең изге бурычыбыз.

 

 

Кичәбезнең максаты:ата-бабаңны,җиде буыныңны белү,нәсел агачын төзү эшен башлап җибәрү һәм тукталып калмыйча эшне ахырына җиткерү.Кичәне авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова алып барды.Кичәгә әзерләнгәндә күп кенә авыл кешеләре белән сөйләшергә туры килде.Шәҗәрәгез бармы?,-дигән сорауга кайберәүләр нәрсә соң ул дисә,кайберәүләре менә балалар мәктәптә ясарга дип бабаларыннан сорап язып алганнар иде,каядыр инде ул хәзер дип тә җавап бирделәр.Ә нәселебезне барларга бик кирәк.Соңга калмыйча,бүгеннән.Өлкән буыннан сорарга,архивларда эзләнергә.Кичәдә үзләренең туганнары,балалары белән бергәләп төзегән шәҗәрәләре буенча Филсинә Әхмәтгалиева,Гөлфәрия Сәмигуллина чыгыш ясады.Тәслимә Шиһабиева үзләренең әби-бабалардан калган шамаил турында сөйләде.Флюра апа Әхмәтшина эшне башлап җибәргән,авылдагы күп кешеләрнең нәсел-нәсәбәләрен дә белә икән.Кичәдә фикер алышынды.Бу эшне сузмыйча бүгенгедән башларга ,нәсел агачын төзергә кирәк дигән нәтиҗәгә киленде.

Иске Кишет авыл китапханәсе мөдире Гөлфия Габитова.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 42077dbe17038d95 • 2018-05-25 10:59:11 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).