Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“Әйдә ТНВга” бәйгесе тәмам: җиңүчеләр исемлегендә Арча кызы Алия дә бар

“Яна Гасыр” телерадиокомпаниясе чыгарылыш сыйныф укучылары арасында оештырган “Әйдә ТНВга” бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Җиңүчеләр арасында: Арчаның 5нче гимназия укучысы Сабирова Алия, Лениногорск районы Иске Куак мәктәбе укучысы Сәхапова Сиринә һәм Азнакайның 8нче мәктәп укучысы Хөсәинова Инзилә.

КФУның татар журналистика кафедрасында бушлай укый алу мөминлегеннән кала, алар, уку йортын тәмамлагач, “Яңа Гасыр”га эшкә урнаша алачаклар.

Бәйгенең таләпләренә килгәндә, катнашучылар татар телен камил белергә, гуманитар фәннәр белән “дус булырга” һәм, билгеле, иҗат ягыннан да көчле булырга тиеш иде. Укучылар “Якын дус” темасына инша язып, ике минут эчендә үзләре турында сөйләп, “стендап” формасында видео юлларга тиеш булган. Шулай ук әдәбият һәм тарих буенча тестлар да үткәрелгән.

Финалистлар җиңүләренә бик шат, тик шулай да грант иясе булу ул әле журналистика факультетына 100% керү дигәнне аңлатмый, чөнки укучыларның БДИ тапшырасы һәм КФУ үткәргән кереш сынауларын үтәсе бар.
Шуны әйтеп үтәргә кирәк, әгәр дә уку вакытында билгеләре 4ледән ким булса, алар акчаларын бәйге оештыручыларга кире кайтарырга мәҗбүр булачак.
КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбенең кафедра мөдире Васыйл Гарифуллин белдерүенчә, бәйгенең оештырылуы хакында соң игълан иткәннәр. Гадәттә, апрель аенда укучылар нинди фәннәрдән БДИ тапшыруларын инде хәл итеп куйган була. Ә менә “Яңа Гасыр”ның мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары Мәдинә Тимерҗанова: “Укучылар бүшлай укырга керү мөмкинлеге бар икәнен белгәч, күпләр бары  тик шушы максат белән генә бәйгедә катнашыр иде. Ә безнең катнашучылар андыйлардан түгел, чөнки алар нәкъ менә журналистика факультетына керергә дип ниятләгән”,  — дип белдерде.
Билгеле, татар журналистикасына күбрәк гади авыл кызлары-егетләре укырга керә. Кызганыч, күпләрнең түләп укырга мөмкинлеге юк. “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов әлеге матди сорауны дәүләт ярдәмендә хәл итәргә кирәк дигән фикердә.
Җиңүчеләр татар журналистикасына бик зур өметләр баглый. Өметләр акланыр дигән теләктә калабыз.

Алинә АЙДАРОВА
Матбугат.ру

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 4207803d95174ed2 • 2018-05-25 11:00:54 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).