Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Ураза тотканда мунча керергә ярыймы7

Изге Рамазан аенда һәр мөселман ураза тотарга тырыша. Әмма, кайбер кешеләр сәламәтлекләре аркасында ураза тота аламый. Нинди авырулар вакытында ураза тотарга тыела соң?

Табиблар йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә, ел дәвамында инфаркт, йөрәккә төрле операция кичерүчеләргә, кан басымы тотрыксыз булганнарга, шулай ук ашказаны авырулары кузгалу ихтималы булганда ураза тотарга киңәш итми. Хроник авырулар вакытында ураза тотканчы табиб белән киңәшләшергә кирәк.

Тирләгән вакытта кеше организмы бик күп су һәм микроэлементларны югалта, нәтиҗәдә кан куера, күзәнәкләргә кислород җитми башлый. Билгеле булганча, кеше көненә 2 литрга якын су эчәргә тиеш. Кайбер кешеләр өчен 18 сәгать артык сусыз тору аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Сәламәтлеккә зыян килмәсен өчен кардиологлар кояш баеганнан соң артык күп ашамаска, яшелчә, җиләк-җимеш, хөрмә белән авыз ачарга, ашаганчы су эчәргә кушалар. Шул ук вакытта, авыз ачканнан соң, көне буе организмга су кермәгән дип, артык эчәргә дә ярамый, чамасын белү кирәк. Кич белән ике стакан, ә сәхәр вакытында 350 мл су эчү файдалы.

Туклануга килгәндә, ит, балыкның майсызын сайларга тырышыгыз. Сөт ризыкларын ашагыз. Минералларга бай витаминнар кулланырга да була. Ә менә әче, тозлы, ысланган ризыклардан тыелып торсаң яхшырак. Газлы су, сок, чәй, кәһвә урынына чиста су эчү күпкә файдалырак.

Әгәр дә табиб көндәлек дарулар язып биргән икән, ураза вакытында аларны туктатмаска киңәш ителә. Аларны авыз ачканда һәм сәхәр вакытында эчегез. Уразада булсагыз, эссе көннәрдә спорт залларына, фитнес, мунчаларга бармавыгыз хәерлерәк. Авыр физик эшләрдән тыелып торыгыз, дип кисәтә Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белгечләре.

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/uraza-nichek-tuklanyrga-nindi-avyrular-vakytynda-any-totu-tyela-ni-chen-muncha-kererg-m-fitneska-yrerg-yaramyy

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Access denied | www.whmcs.com used Cloudflare to restrict access

Error 1006 Ray ID: 42078fb595468d71 • 2018-05-25 11:11:27 UTC

Access denied

What happened?

The owner of this website (www.whmcs.com) has banned your IP address (213.159.207.12).