Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

«Казанка»да семинар-киңәшмә узды

26 майда Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән киңәшмәдә ТР Премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов киләсе атна башыннан кайбер хуҗалыкларның күпьеллык үләннәрдән терлек азыгы әзерләүгә керешәчәкләрен хәбәр итте. “Хезмәтне дөрес оештырганда әйбәт срокларда, җитәрлек азык әзерләү мөмкинлеге бар”, – диде ул.

Соңыннан хуҗалык җитәкчеләре белән уздырган киңәшмәдә район башлыгы Илшат Нуриев терлек азыгы әзерләүнең иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын искәртте. Узган ел дүрт кенә хуҗалык сенажны сыйфатлы итеп әзерли алды. Мондый хәлнең төп сәбәбе – азык әзерләүгә соңга калып керешү, сенаж салуның озакка сузылуы.

Югары җитештерүчән техникасы булган хуҗалыклар терлек азыгын кыска срокта, сыйфатлы итеп әзерли алалар. Тик барысының да андый техниканы алу мөмкинлеге юк. Шуңа күрә булганын сафка бастырып, нәтиҗәле итеп эшләтергә кала. 28 майдан 1 июньгә кадәр министрлык вәкилләре катнашындагы комиссияләр барлык азык әзерләү комплексының әзерлеген кабул итәчәк.

26 майда “Казанка”  ширкәте базасында терлек азыгы әзерләү мәсьәләләренә багышланган семинар–киңәшмә үтте. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш инженерлар, авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе, ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.

– Яз соңга калып килсә дә, табигать үзенекен итә, инде бүген–иртәгә ура башларлык күпьеллык үлән басулары бар, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге консультанты Раил Шакирҗанов үзенең чыгышында күпьеллык үләннәрне ни өчен яңартып торырга кирәклеген үтемле итеп аңлатты.

– Менә бу ике еллык люцерна, – диде ул өстәлдәге бәйләмне алып. – Аны инде бер атнадан урырга була. Монысы – өч еллык – тагын ун көннән урырга мөмкин. Ә менә 4–5 еллыкны ура башлау өчен ике атна вакыт  кирәк булачак. Картайган үләннәрне бер генә тапкыр чабып була. Бу инде җир дөрес файдаланылмый, дигән сүз.

Люцерна, тукранбаш чәчәккә бөреләнгәндә витаминнарга һәм кирәкле матдәләргә иң бай вакыт була. Мәсәлән, протеин – 19,5 процент. Бер килограмм массада каротин – 206 мм. Чәчәк атканнан соң протеин 16,8 процентка кала,  каротин – 170 мм.

Район ветеринария лабораториясе ветеринария табибы Алинә Гарипова дару үләннәре белән таныштырды.

“Гостехнадзор”ның Арча районы буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Габделхак Касыймов азык әзерләү техникасына таләпләрне бик кырыс куйды. Чөнки сүз кешеләр иминлеге турында бара. Трактор, комбайннарда гына түгел, азык әзерләү җайланмаларының барысында да борылыш утлары, сигнал җайланмалары, яктылык кайтаргычлар төзек булырга тиеш.

Район башкарма комитетының хезмәтне саклау белгече Мулләхмәт Әскәров саксызлык, ваемсызлыкның нинди аяныч хәлләргә китерүен гыйбрәтле мисаллар китереп  аңлатты. Техниканы басудан басуга күчерү карталары эшләп  механизаторларга аңлатырга, олы юлларга чыкмаска, ял итеп алу урыннары билгеләргә һ.б.

“Казанка” хуҗалыгы парадка 30лап техника куйган. “Алар эшкә керешергә әзер”, – диде хуҗалык җитәкчесе Айдар Сабиров. Бу хуҗалык язгы кыр эшләрен дә беренче булып төгәлләде.

Ильяс Фәттахов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.