Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчада тантаналы шартларда паспорт тапшырдылар (видео)

30 майда Арча ЗАГСында тантаналы шартларда 14 яше тулган 6 балага Россия гражданлыгын раслаучы документ – паспортлар тапшырылды.

Алисә Әхмәтова, Салават Галиев, Алинә Әскәрова, Лилия Мөхетдинова, Адилә Сөләйманова, Назлыгөл Гәрәеваның күңелендә бу көн гомергә уелып калыр.

Элек паспортларны 16 яшең тулгач паспорт өстәленнән үзең барып аласың да, ул гадәти көнгә әйләнеп кала иде. Хәзер дә мондый тантаналы шартларда мөһим документка ия булу һәркемгә дә тәтеми, билгеле. Кайбер әти-әниләр мондый истәлекле көнне үзләре бәйрәмгә әверелдерә: балалары кайтышка мул табын әзерләп бөтен гаилә бәйрәме була икән бу көн.

Паспортлы булуга Алисә Әхмәтованың үзенә караганда әтисе күбрәк куанды сыман. Үзенең паспорт алган көне хәтерендә калмаган Хатиф абыйның. Паспорт яшь чагында да аның өчен зур роль уйнамаган. “Мин хәрби кеше булгач, отставкага чыкканчы хәрби билет белән йөрдем, соңгы елларда гына паспортны куллана башладым, – ди ул. – Алисәгә 11 май көнне 14 яшь тулды да, берничә көннән үк паспорт ясатырга документларын тапшырдык. Мондый көн балаларның күңелендә калырга тиеш. Бәйрәм ясап тапшырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт”.

Укучыларга паспортларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге миграция эшләре инспекторлары Алинә Нуруллина һәм Алинә Заһидуллина тапшырды. Тәүге документларын кулга алган яшь гражданнарга “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе башкарма комитеты баш белгече Миләүшә Фәттахова да котлап истәлек бүләкләре тапшырды.

Яшьләр кулларына паспортны тотуга аның битләрен ача, фотосурәтләрен карый башлады. Үземнең дә беренче тапкыр паспорт алган чаклар искә төште. Ул көнне ниндидер могҗиза булыр кебек көткән идем. Битләрен кат-кат актарганым истә. Бүген паспортка ия булган Лилия Мөхетдинова да дулкынланып көткән бу көнне. “Кулга тотканчы, күңелдә шатлык та, курку да булды. Бу документ безгә зур җаваплылык өсти”, – ди ул.

Россия гражданины булу ул дәрәҗә. 1932 елның 27 декабрендә илдә бердәм паспорт системасына бәйле закон кабул ителгәч, паспорт тормышта мөһим документка әйләнә. Әби-бабайлар паспорт ала алмаган еллар, мәҗбүри авылда калып, читкә бәхет эзләргә китә алмаулары турында еш сөйли. Ә бүген тормыш рәхәт, паспорт кулыңа бирелә, кая телисең, шунда бар. Әлеге яшь райондашларыбыз да илебезнең кайсы тармагына хезмәт итеп, кайда гына яшәсәләр дә, районыбызның горурлыгы булып яшәргә язсын.

Розалия Зиннәтова

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.