Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Әнискә ярдәм кирәк

2018 елның 18 декабре Хәкимҗановлар гаиләсенә олы шатлык алып килә: Азат белән Эльмира игезәк сабыйларның әти-әнисе булу бәхетенә ирешә. Балаларга исемне дә чын үзебезчә Әнис белән Әминә дип куштыра бәхетле әти-әни. Тик шатлык хисләре генә озакка бармый: табиблар Әнискә тумыштан йөрәк чире – порок диагнозы куя. Эльмира йөкле вакытында даими табиб күзәтүендә булып, УЗИдан да гел тикшеренеп тора, ул чакларда бар да әйбәт була, авырту бала дөньяга килгәч кенә ачыклана.

Яшьләрне туганнары да, әти-әниләре дә: “Хәзер медицинаның көче зур, югары технологияләр кулланыла, “алтын куллы” табиблар операцияләр ясап тора, уңышлы булыр, ул кадәр борчылмагыз”, — дип юатырга тырыша. Әйтергә генә ансат… Баштан бер генә минутка да чыкмый торган уйлар өермәсендә әти-әни, якыннары авыртуны җиңү юлларын эзли башлый.

Көннәр узган саен табиблар чирнең катлаулылыгына төшенә. Чит илдә эшләүче коллегалары белән киңәшләшеп, Нидерландның Лейден клиникасы табиблары операциягә алынырга ризалаша. Ата-ананың, Казанда дәваланып сәламәтләнербез, дигән өметләре челпәрәмә килә. Хәер, үзебезнең илдә дә ясарга мөмкин икән мондый катлаулы операцияне, тик бу очракта берничә тапкыр, бала үсә барган саен кабаттан баланың күкрәк читлеген ачарга, күп наркоз кичерергә кирәк булачак. Ә чит илдә операцияне бер генә тапкыр ясап, йөрәкнең клапанын саклап калырга ышандыралар. Чит илдән, операциягә түләү өчен 3 млн сумга якын акча кирәклеге турында чек алгач, әти-әни тагын тетрәнү кичерә. Икесе дә табиб булып эшләүче әти-әни өчен әлеге зур сумманы җыю мөмкин түгел шул. Тик куркуны өмет басып китә: бала гомере өчен көрәшергә кирәк! Өмет белән алар “Алеша” балаларга ярдәм итүче хәйрия фондына хат юллыйлар, .фонд ярдәм итәргә ризалаша. “Санкт-Петербургта эшләп килүче әлеге фондның интернеттагы сайтына кереп карагач, кайгы-хәсрәт бездә генә түгел икән, дип, ярдәм сораучыларның күплегенә гаҗәпләнеп калдык. Ярдәм сораучылар арасында татар балалары да күп. Бу фонд районыбыздагы бер балага да ярдәм кулы сузган. Күптән түгел фонд ярдәме белән җыелган акчага Лайден клиникасында Чаллыдан бер балага операция ясалган”, — ди Хәкимҗановлар.

Фонд хезмәткәрләре Әнис өчен дә ярдәм акчасы җыюны оештырып җибәргән. Гаиләгә танышлар да, таныш түгел кешеләр дә, адәм баласының хәсрәтенә битараф булмаучылар арасында акчалата ярдәм күрсәтүчеләр күп икән.

Казанда яшәсәләр дә, Әниснең тамырлары Арчадан. Дәү әтисе Әхмәт Габделфәрт улы озак еллар районның авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. Дәү әнисе Резидә Мәгъсүм кызын да районда белмәүчеләр сирәктер. 35 ел гомерен Арча үзәк хастаханәсендә авыруларны дәвалауга багышлаган кеше ул.

Хәкимҗановларның туганнары, якын дуслары юл чыгымнары, чит илдә яшәп тору өчен кирәкле сумманы җыеп куйган инде, фонд операция чыгымнары өчен дип акча җыеп клиника счетына күчерәчәк.

Гаилә әгъзалары райондашларга да үтенеч белән мөрәҗәгать итә: “Олы йөрәкле, кеше кайгысына битараф булмаган кешеләр безнең районда да күптер, ярдәмнәреннән ташламасыннар иде. Без ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтле булып, гаиләләренә иминлек, тынычлык, нәселләренә бәхетле, сәламәт, озын гомер телибез”, — диләр.

Халыкта, тамчыдан күл җыела дигән әйтем бар. Изге Рамазан аенда эшләгән изгелекнең әҗер-савабы да унлата арта ди. Фидия (ураза тоталмаган өчен бирелә, бер көнгә 200 сум исәбеннән), фитр (ураза гаетенә кадәр бирелә) сәдакаларын да Әнис кебек ярдәмгә мохтаҗ гөнаһсыз сабыйга бирүне Аллаһы Тәгалә кабул итәр, иншаллаһ.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен: акчаларны Әниснең әти-әнисе счетына күчерергә мөмкин: Хәкимҗанов Азат Әхмәт улы 89272484846, Хәкимҗанова Эльмира Абдулла кызы 89178831312. Әлеге телефон номерлары сбербанк картасы белән бәйләнгән. Шулай ук ярдәмне “Алеша” хәйрия фонды аша да җибәрә аласыз. Моның өчен интернаттан “Детский благотворительный фонд Алеша” дип ачып керергә кирәк.

Кеше хәсрәтенә битараф булмасак иде, хөрмәтле райондашлар!

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.