Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“Әни”, дип кенә торалар

Арчада яшәүче Рәйсә апа Шәйдуллина 8 июньдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне аны котларга халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлүзә Гарифҗанова, юрист–консульты Гөлназ Бохарова килде. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Бәйрәм уңаеннан шәмәхә төстәге бәрхет күлмәген киеп куйган, иңенә ак шәлен салган, ак яулыклы Рәйсә ападан бу көнне нур бөркелә иде. Хәер, ул һәрвакыт шулай, йөзеннән елмаю, йөзләреннән шатлык чаткылары китми. Улы Рәис белән бер сыйныфта укыганга, мин аның белән күптәннән таныш. Һәр сүзнең тәмен белеп, матур итеп сөйләшә белә ул. Бу юлы да бик теләп истәлекләре белән уртаклашты.

– Әти–әнинең унике баласының җиденчесе булып тудым мин. Тугызы ир, өчесе кыз бала иде. Мин аларның иң бәхетле балалары булганмындыр. Чөнки сугыш елларыныңбөтен авырлыкларын кичерсәм дә, Аллага шөкер, исән–сау кала алдым, шушы яшькә җиттем. Үзебезнең Чистай районында авыл хуҗалыгы техникумын тәмамладым. Агроном дипломы алып, Яшел Үзән районына эшкә кайттым. Ирем Әхәт тә шул техникумда укыган. Аны Әтнә районына җибәргәннәр. Соңыннан комсомол оешмасы секретарьлары республика семинарында очрашып, танышып киттек. Ул мине күзләп йөргән, күрәсең, синең яшел күлмәгең бар иде, дип искә алды беренче очрашуда, – ди Рәйсә апа.

Яшьләр 1954 елда гаилә корып җибәрәләр. Бер–бер артлы биш балалары туа. Әхәт абыйны (ул мәрхүм инде) Арчага эшкә күчерәләр. Биредә ул җитәкче урыннарда эшли. Эш, гаилә, балалар – барына да өлгерә Рәйсә апа. Бакчасын да карарга, дөнья кадәр кош–корт үстерергә дә вакыт таба.

– Аллага шөкер, балаларым бик тәртипле, итагатьле булдылар, олыны олы, кечене кече итә белделәр. “Әни”, дип кенә торалар. Күптән түгел авыру кичердем. Чиратлап хастаханәдә сакладылар, ялгызымны калдырмадылар. Үзем генә торсам да, мин ялгыз түгел. Тугыз оныгым, оныкларымның балалары бар. Минем шатлыкларым, юанычларым алар. Миннән дә бәхетле кеше юк, – диде Рәйсә апа. – Шулай зурлаулары, юбилей белән котлаулары өчен район җитәкчеләренә, шәхсән район башлыгы Илшат Нуриевка минем исемнән рәхмәт җиткерегез.

Гөлсинә Зәкиева

   

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.