Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Саба районы Миңгәр Сабантуена килегез!

16 июньдә Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионаты узачак. Чемпионатта Россия данын 6 көрәшче яклаячак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры, Татарстан Республикасының спорт мастеры, “АК Барс” көрәш сарае тренеры Булат Хәбибрахманов әйтте.

“Чемпионатка 46 ил заявка бирде. 15 июнь көнне барлык ил көрәшчеләре өчен дә аккредитация һәм мандат комиссиясе булачак. Спортчыларны үлчибез, судьялар семинары ясыйбыз. Спортчылар 65, 70, 75, 80, 85, 100, 130 килограмм авырлык категорияләрендә көрәшәчәкләр. Барлыгы 7 авырлык категориясе булачак. Россия данын 70 килограммда көрәш буенча дөнья чемпионы, Казандагы көрәш мәктәбе директоры, татар көрәше буенча беренче диссертация язучы яшь галим Азат Нурмөхәммәтов; 80 килограммда ике тапкыр дөнья, ике тапкыр Россия, ике тапкыр Татарстан чемпионы Ренас Кәлимуллин; 85 килограммда 4 тапкыр авыл хуҗалыгы, 4 тапкыр Татарстан һәм 3 тапкыр Россия чемпионы, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Париж Сабан туе батыры (үз авырлыгында) Илмир Төхвәтуллин; Төмән өлкәсеннән Егор Егоян; Чистай районыннан Альберт Рахматуллин; Башкортстаннан Айнур Сыртаев яклаячаклар”, — диде Булат Хәбибрахманов.

Россия көрәш Федерациясенең башкарма директоры сүзләренчә, җиңүче көрәшчеләр дөнья чемпионы исеменә ия булачаклар. “Җиңүчеләргә акчалата бүләк, грамоталар, медальләр булачак. Көрәшчеләргә дөнья чемпионы исеме биреләчәк. Көрәшчеләрне Россия көрәш Федерациясенең Президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов һәм Сабан туена килгән дәрәҗәле кунаклар бүләкләячәк. Олимпия чемпионнары да булачак”, — диде Булат Хәбибрахманов.

Көрәш 16 июнь көнне сәгать 11.00 Саба районы Миңгәр авылында башлана.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/07/165515/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.