Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Лилия Хәмитова ире белән аралары өзелү сәбәбен әйтте

Җырчы Лилия Хәмитова Арчада яши. Казандагы фатирын калдырып, туган ягына кайтып киткәненә шактый еллар узды. Йортны тулысынча яңартып, бөтен уңайлыклар булдырып, заманча эшләтте. Әнисе Кифая апа һәм улы Әмир белән өчәү бергә гомер итәләр.

— “Арчага киттегез дә югалдыгыз!” — диләр. Югаласың булса, Казанда да югаласың инде. Арча монда гына. “Солянка” яки башка концертларда катнашканда, шәһәрдә яшәүче җырчылардан алданрак та барып җитәм әле (көлә), — ди Лилия. — Казанга кунакка килергә генә яратам. Анда озак торсам, эч поша башлый. Арчада рәхәт. Бертуган абыем да, игезәгем Алия дә гаиләләре белән якында гына яши. Берәр эш булса да, тәм-том пешерсәк тә, йөгерешеп киләбез. Йортыбыз иркен, җәелеп эшләргә бакча бар. Җир эшен яратам. Бу көннәрдә бакчадан кергәнем дә юк…
 
— Кош-корт тотасызмы? 
— Юк. Элек тавыгын да, үрдәген дә асрадык. Без үскәндә 100 әр чебеш ала идек. Ишле гаиләгә кирәк булган инде. Хәзер тәмам шәһәрләштек. Кирәк нәрсәне сатып алабыз. Базарда, кибеттә бөтенесе дә бар. Район җирендә бәяләр дә шәһәрдәге кебек тешләми. Тавык асрауның кыенлыгы юк. Әмма алсаң, алар барыбер сине йортка бәйләп куя. Ә болай бик рәхәт…
— Эльвира Хәйруллина белән уртак “Ике йолдыз” проекты бар иде. Ул ябылдымы? 
— Проект хәзер юк инде. Һәрнәрсәнең башы-ахыры була. “Ике йолдыз” проекты белән тыгыз темпта эшләдек. Әмма озакка китсә, кызыгы бетә.
— Эльвира белән аралашып яшисезме? 
— Элек күршеләр идек. Дөрес, Казанда әле дә күршем ул. Хәзер Эльвира белән сирәк күрешәбез. Ә мөнәсәбәтләр элекке кебек җылы.
— Улың Әмир инде буй җитеп, егет булгандыр? 
— Әмир буйга үземне дә узып китте: 175 см! VII сыйныфны тәмамлый. Быел 14 яше тула, паспорт ала. Ныклап спорт белән шөгыльләнде, каратэга йөрде. Аннан, сәламәтлек белән бәйле, спорттан читләшеп торырга туры килде. Арчада тележурналистика түгәрәге эшли. Шунда бик теләп йөри. Оператор һөнәре серләрен үзләштерә. Үзенә тормышта берәр өстәмә эш булып торыр. Туйларда видео төшерергә дә, кино өлкәсендә дә үзен сынап карарга мөмкинлек булачак.
 
— Ирең Миндар Сургутта эшли иде. “Ерак булгач, сирәк күрешәбез”, — дия идең. Соңрак араларыгыз өзелде кебек? 
— Миндар — Чирмешән мишәре. Бик әйбәт кеше. Ул озак еллардан бирле Сургутта эшли. Күптән аерылыштык инде. Әмма яхшы мөнәсәбәттә калдык. Бергә яшәмәсәк тә, аралашабыз. Әмиргә гел булыша. “Улым мәктәпне тәмамлагач, яныма килер. Монда үсеш бар. Үзем кайгыртам”, — ди. Бала өчен тырыша. Әгәр, чыннан да, яхшы мөмкинлекләр булса, Әмир китәргә теләк белдерсә, каршы килмәячәкмен. Үзен сынап карар. Чит кеше түгел, әтисе янына барачак бит! +
 Лилия ЙОСЫПОВА

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.