Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Наласа “Сталины”

Шәмсетдин Хөснетдин улы Хөснетдиновның шәхсән үзен безгә күреп белергә насыйп итмәде. Безнең буын дөньяга килгәнче үк, 1948 елда авыр хастага тарып, 39 яшендә бакыйлыкка күчкән чөнки. Аның исеме, аның язмышына бәйле төрле хәлләр, вакыйгалар безнең гаиләдә еш кына телгә алына иде.

Өйдәгеләрнең, якын туган–тумачаларның аның хакында сүз куертулары малай чактан ук колакка чалынып үскәнгә, мин бу Шәмсетдин агай турысыннан төрле яклы каршылыклы хисләр, икеләнүләр кичерә идем. (Безнең әтинең, аталары ягыннан, туганнан–туган абыйсы иде ул) Инде үсеп җитеп  балигъ булгачтын, авылыбыз агай–энеләреннән дә аның хакында төрлесеннән төрлечә, капма–каршылыклы фикерләр ишетергә туры килгәләде. Бик күпчелек аны карага манчып, яманлап–каһәрләп сүрәтләсә, ә кайберәүләр исә, яклаган–аклаган сыман, заманасы гаепле, хокуксыз Сталин заманы этәрде Шәмсетдинне шундый хилаф–койты эшләргә… диебрәк, үз дәлилләрен куәтләргә тырышалар иде. Шуңа күрә дә, бая әйткәнемчә, бу агайга карата җанда ике яклы хис калыплашты: бер яктан күңелдә аңа ниндидер ачу–нәфрәт, үпкә төене төенләнә, инде икенче тарафтан килеп, тикшереп баксаң, бер ише уңай сыйфатлары һәм  Икенче Бөтендөнья сугышында катнашып газиз канын койган, фронтовик–офицер булганлыгын да истә тотканда, аңа карата ихтирамлы хисләр дә юк түгел сыман… Асылда кем булган соң ул? Хәзерге көндә без ул Шәмсетдин Хөснетдин улының чынлыкта кем икәнлеге ихтималлыгы хакында, мәрхүм әтиебезнең һәм кайбер авылдашларыбызның хатирә–мәгълүматларына таянып кына бераз фикер йөртеп, күз алдына китерә алабыз. Бу агай үзе дә ниндидер үҗәт–кытыршы, үзгә холыкка ия сәбәпле, күп кенә очракларда кешеләр белән мөнәсәбәттә теге яки бу мәсьәләләрнең төбенә төшеп җитеп уйларга теләмичә, үзенең үзсүзлеге–кирелеге һәм задурлыгы белән тәртәгә тибә торган койты гадәте булганлыгы билгеле. Һәм өстәвенә, җаны–тәне белән Сталин системасына бирелгән–партия идеяләренә инанган “ифрат кызыл“ коммунист шәкелендә күзаллана.

Шәмсетдин Хөснетдинов авылыбызның Аръяк җирлегендә балта остасы һәм игенче гаиләсендә 1909 елда дөньяга аваз салган. Өч кыз арасында бердәнбер угыл – кадерле төпчек бала булып үсеп буй җиткергән. Кешеләр хәтеренә, калку гына зифа буй–сынлы, нык бәдәнле, төскә–биткә ирләрчә килешле–күркәм генә чырайлы ир заты төсмерендә кереп калган. Вакытында Совет мәктәбенең жиде сыйныфын тәмамлаган (Узган гасырның 20 еллары ахыры өчен, бу әлбәттә, бик җитешле белем саналган). Үсмерчактан ук комсомолга кергән. Аннан инде, Арча крахмал заводында эшләгән чорында аны бик яшьләй партия (РКГ(б)) сафларына кабул иткәннәр. 1931 елда яше җитеп Кызыл Армия сафларына алынып, өч еллык солдат хезмәтен узган. 1934 елда шикелле, Наласа җирлегендә оешкан “Сталин” колхозы рәисе итеп билгеләгәннәр. Инде өйләнеп гаилә корып, угыл һәм кыз үстереп, көйле генә яшәп ятканда, партия хакимияте тәкьдиме белән, күрәсең, хәрби комиссариат аны яңадан армия хезмәтенә чакыртып, хәрби сәяси училищега укырга җибәргән. Шулай итеп, искәрмәгәндә дигәндәй, 1939 елның көзендә язмыш Шәмсетдин Хөснетдиновны Украина башкаласы  Киев шәһәренә илтеп ташлаган. Шул калада ике еллык хәрби уку йортын тәмамлауга Бөек Ватан сугышы кабынып китеп, әле яңа гына пешеп чыккан лейтенант–политрукны шул сугыш зилзиләсе үз эченә бөтереп алган. СССР дигән ватанны кай төшләрдә, кайсы фронт киңлекләрендә яклап орышкандыр, кызганычка, болары миңа бик үк төгәл мәгълүм түгел (Монда шунысын да искәртеп узам, алар авылдашыбыз – Шакир Сабиров белән очраклы рәвештә генә берүк полкка килеп эләгеп, дошманны рота замполитлары сыйфатында бергә тукмаганнары билгеле. Шакир Сабирҗан улы сугыш соңыннан югары, җаваплы урыннарда эшләп, Татарстан урман хуҗалыгы министры булып лаеклы ялга чыкты). Сүз уңаеннан, бу рота политрукларының фронттагы бурычлары шулай ук җаваплы вә четерекле булып, аларга кеше язмышлары белән турыдан–туры эш итәргә туры килгән. Вәгазь сөйләп солдатлар рухын алгысытудан тыш, алар яугирләрне һөҗүмгә күтәргәннәр.  Һәм иң алгы сафта шулар белән бергә ут эченә – әҗәл авызына ташланганнар. Ул сәяси җитәкчеләрдән, үз кул астындагы сугышчылар каршында, үзләрен үрнәк–кыю, лаеклы әйдәман итеп күрсәтү, ягъни көчле оештыру сәләте дә соралган. Сугыш хәрәкәтләре барышында еш кына сафтан чыккан рота яки батальон командирларын да алыштырганнар. Командирлар белән беррәттән бу замполитларның да шәхси үрнәге хәлиткеч булган. Алгы сызыкта комсоставның иң күп кырылучылары да шушылар арасында күзәтелгән. Алар атна–ун көн эчендә сафтан чыкканнар: я һәлак булганнар, яисә инде яраланып лазаретка эләккәннәр. Моны фронтовикларның берсе дә инкарь итми. Шәмсетдин Хөснетдиновка кагылышлы сугыш бәрелеше вакыйгаларының бер–ике очрагы хакында гына аз–маз хәбәрдармын. Сугыш башланган чорда аның аянычлы хәлгә дучар булып, тәүлек чамасы әсирлек ачысын да татып карарга туры килгәнлеге дә мәгълүм. Белгәнебезчә, 1941–1942 еллар Гитлер армиясенең совет гаскәрләрен кысрыклап, бөтен фронт киңлекләре буйлап ыжгыртып куа килгән чагы – хурлыклы чигенүләре чоры. Чигенү билгесезлек. Ләкин чигенүдән дә хәтәррәк хәлләр бар, анысы – әсирлек. Ул дәверләрдәге үтә катгый – вәхши кануннар нигезендә, әгәр дә фашистлар кулына тоткынлыкка эләгә калсаң, үзеңә генә түгел, илеңдәге гаиләңә дә, хәттә ки нәсел–нәсәбеңә дә  тынгылык бирмәгәннәр. Ә инде коммунист–политрук сыйфатында шундый вәзгыятькә тарый калсаң… Аллам сакласын!..

Шәмсетдин абзыйның үзенең искә алуы буенча, 1941 елның кара, шыксыз көзендә, Украина далаларында илбасарлар белән барган шундый тигезсез, канлы бәрелешләрнең берсендә аларның укчы полкы чолганышка тарып, кырылып бетеп, исән калганнары немецлар кулына килеп капкан. Чама белән 50–60 кешелек төркемне, төн уздырырга ниндидер хутор читендәге саман кирпечтән салынган ат абзарына кертеп тутырганнар. Тоткыннар арасында йөрәкле, тәвәккәл егетләр табылып, таң алдыннан бу абзарның балчык диварларын астан сак кына тишеп–куышлап бәреп чыгып, искәрмәстән сакчыларга ташланганнар. Аларны тавышсыз–тынсыз гына юк иткәннән соң, андагы һәммә әсирләр качышып–сибелеп үзебезнең якка чыгуга ирешкәннәр. Монда мине бераз гаҗәпләндергәне шул – политрук дәрәҗәсендәге Хөснетдинов, белмим, бу хәтәр хәлләрдә газиз башкаен ничек исән-имин саклап кала алгандыр, хәзер моны безгә гоманлавы читен. Хикмәт  шунда, фашистлар бит үз тырнакларына килеп капкан замполит–комиссарларны һәм янә яһүди милләтендәге адәмнәрне һич тә аямаганнар, шундук – беренче чиратта ук башларына җиткәннәр. Инде фаразлый калсаң, мөгаен, ул моның хәстәрен алдан ук күргәндер. Әсирлеккә килеп эләгү хәвефе яный башлауга ук, я өстендәге офицер формасын җәһәт кенә салып ташлап солдат киемнәре табып кигәндер, яки инде һич булмаса, шинель–гимнастерка якалары очына тагылган хәрби дәрәҗә билгеләрен күрсәткән петлицаларны катмәл генә йолкып–өзеп ыргытырга өлгергәндер. (Җилкәдәге погоннар Кызыл Армия дә 1943 елның башында гына гамәлгә кертелгән). Инде килеп, 1942 елның декабрендә Сталинград каласы өчен барган сугыш гарасатларының берсендә булса кирәк, бер аягы хәтәр чәрдәкләнеп, каты, тирән яра алган. Һәм бу утлы бәрелеш, өлкән лейтенант Шәмсетдин Хөснетдин улы өчен шулай итеп соңгысы булган. Шул һөҗүм барышында, әйткәнемчә, авыр яраланып төнгә калып, актарылган туң җир катыш, кышкы салкын кар эчләрендә газапланып–тырмашып үзебезнең тарафка шуышканда, шулай ук авыр җәрәхәткә дучар булган батальон командирына юлыккан. Үрмәләргә – өстерәлергә хәленнән килгәнчә аңа да булышкан. Икенче көнне иртәгесен таңда контрһөҗүмгә күчкән безнең солдатлар кан эчендә аңсыз яткан ике офицерга тап булганнар. Шул төркемдә хәрәкәт итүче санитарлар әгәр дә аларны табып тылга алып чыкмаган булсалар, кышкы суыкта өшеп–туңудан һәм кан югалтудан шул Идел буе далаларында мәңгегә ятып та калган булырлар иде, мөгаен. Аннары, билгеле инде, озак айларга сузылган госпиталь палаталары, катлаулы операцияләр кичерү, дәваланулар…

Өстәвенә, чарасызлыктан төнозын салкын кар кочагында иза чигеп ятулар да эзсез генә узмаган – үпкәләренә нык кына суык тидергән. Өметле күренмәгәч, табиблар җәрәхәтле аягын тулаем кисәргә мәҗбүр булганнар. Көч–хәл белән савыгып, Шәмсетдин агай туган төбәгенә 1943 елның май ахырларында гына кайтып элгәшкән. Яу кырларында ул сер сынатмагандыр, үзен ир–егетләрчә тоткандыр, дип фаразларга кирәктер. Әтиебезнең хатирәләренә таянганда, ул ниндидер орден һәм берме, икеме медаль белән бүләкләнгән булган. Авылга кайтып төшүгә бераз әл–хәл алырга да форсат бирмәстән, Арча хакимияте аны яңадан “Сталин“ колхозы рәисе итеп тәгаенләгән. Сугышның әле иң кызган чоры, колхоз хәлсез, халык ач… Җитмәсә тагын ул елның җәе эссе–коры килгән. Колхоз дилбегәсен, сугышның ачысын–михнәтен әле яңа гына үз җилкәсендә татып кайтып төшкән, дөнья күргән фронтовик–офицер үз кулына алгач, авыл халкы бәлки ниндидер җылы өметләр баглап, бераз гына булса да тормыш җиңеллеге көткәндер… Әмма ләкин, өметләре тамчы да акланмаган шул. Болай да какшаган–тәмам бетәшкән тормыш–көнкүрештә чарпаланучы колхозчылар тагын да җык күрергә тотынган, тормыш шартлары юньлегә таба мыскал да үзгәрмәгән. Әйе, ул нисбәттән Наласа халкы башына хәсрәт, бәла булып төшеп, җәбер–золымны яман хәтсез салганы билгеле Шәмсетдин Хөснетдин улының.

Үзенең шанлы Кызыл Армия политругы икәнлеген әле һаман онытмыйча, Наласа җирлегендә дә шул рәвешле кырыс хәрби тәртипләр урнаштырып, тол хатыннарны, карт–корыларны казарма кысасына куып кертеп изү булгандыр аның бәлки ният–максаты. Бу җәһәттән шул ягын да шәрехләп узмый  булмый, ул дәверләрдә авыл–колхоз юлбашчылары, гомумән, кешенең аз гына булса да хәленә керүне, адәм баласына хәерхаклы йөз тотуны белмәгәннәр, дөресрәге, кирәккә санамаганнар. Бик күпчелек өлеше илдәге үтә кырыс сәяси вәзгыятькә таянып вә аркаланып иманнарын җуйганнар. Ул чордагы җирле җитәкчеләргә ныклы терәк–түбә булып, аларның төрле этлек–әшәкелекләренә тулаем фатиха биреп Сталин кул астындагы Мәскәү хөкүмәте торган чөнки. Кулларына шушындый чикләнмәгән власть бирелгәнлектән, кешегә көч куллану, төрлечә изү–җәберләү ул дәвердәге колхоз һәм авыл Советы рәисенә хас бер яман сыйфат булган. Бичара колхозчының ашарына ризыгы, кияренә киеме, ягарына чималы, терлек–туары алдына салырга азыгы бармы–юкмы – бу хакта уйлап та бакмаганнар. Тик менә колхоз эше генә тәгәрәсен. Ачлыктан–кытлыктан тилмергән, тормыш фәкыйрьлегеннән–нужадан өшәнгән хатын–кызны, карт–карчыкларны, кавырсыннары да ныгып җитмәгән майрык яшүсмерләрне әшәке сүзләргә коендырып, пыраклатып колхоз эшенә кууны гына мәгъкуль күргәннәр. Сүз уңаеннан, монда күңелдә ихтыярсыздан сорау туа: бәхетле тормыш өчен генә дөньяга яратылган ул тол хатыннарның, яшүсмерләрнең кемнәр алдында, нинди гаеп–гөнаһлары булды икән?! Араларында халыкның чын хәл–әхвәлен аңлый–күрә белгәннәре дә булмаган түгел ул түрә–рәис–башлыкларның. Ләкин, инде бер искәрткәнемчә, бик күбесе үтә дә миһербансыз кыланганнар шул. Сталин хакимияте тарафыннан яман нык куркытылган ул чордагы колхоз җитәкчеләре, югарыдан иңдерелгән әмер–боерыкларны теләсә нинди юллар үтәргә җан–фәрман кабаланып, чабышып партия карарларын башкару өчен икеләтә–өчләтә ясканып, авыл халкының җелеген суырганнар. Түзә алмаслык авыр сугыш һәм сугыштан соңгы елларда, авылның фидакарь хатын–кызлары көнен–төнен ялгап күмәк хуҗалыкның барча мәшәкать–михнәтен үз җилкәләренә алып – төптән җигелеп, бетәшкән хуҗалыкны өстерәп барсалар да, аларга шул эшләре өчен бәһасе сукыр бер тиенгә дә тормаган хезмәт көненнән башка бер әйбер дә бирмәгәннәр. Әле өстәвенә, минимум хезмәт көннәрен тутыра алмаганнарны каты җавапка да тартканнар. Халык кар астында былтырдан калып өшегән ярым черек бәрәңге “күмәче”, кычыткан ашы, болын–кырларда нинди авызга алырлык үлән–чәчәк бар, шулар белән тукланып җан асрарга мәҗбүр ителгән. Ачлыктан ни кылырга белмичә, ничарадан–бичарага төшеп бер кесә арыш, яки анда бер–ике кило бәрәңге чәлдереп алып кайтучыларны тота–каптыра калсалар, хөкем алдына бастырганнар, андый “угрылар”ны төрмә–лагерьлар көткән. (Моны урлау–угрылык дип һич тә әйтеп булмый югыйсә. Үз–үзен аямыйча, ат урынына көн–төн җык кылган бәндәгә күпмедер күләмдә хезмәт хакы түләнергә тиешледер ләбаса!) Кытлыкка, мохтаҗлыкка гына түгел, төрлечә рухи кимсетүләргә дә дучар ителгән авыл халкы. Кул арбасы белән елга–чаяннардан терлек–туарына үлән–печән, кышка ягар өчен чәчелми–кысыр калган басу–кырлардан әрем, коры–сары кура ише әйбер–сәйбер тартып ташыган тол хатыннарның, бала–чагаларның кан дошманнары булганнар ул колхоз юлбашчылары. Күрә калсалар, йөкләрен бушаттырып ут төрткәннәр, арбаларының көпчәкләрен салдырып алып калганнар, урак–чалгыларын сындырып ыргытканнар. Ул вакытларда колхоздан, күрсәтмә булмаса, читкә беркая да, бер яры да чыгып китәргә җай күренмәгән. Паспорт–фәлән юнәтү өчен, рөхсәт белешмәләре бары тик шул ук колхоз хуҗасы тарафыннан гына бирелгән. Шунлыктан, рөхсәт кәгазен кулга төшерергә теләгән күпме яшь кызлар, хатыннар шул юлбашчылардан мәсхәрәләнгән–мыскыл ителгәннәр… Менә шушы җәһәттән, ул заманда төрле золым–изелү, төрлечә мыскыллау, михнәт кичергән Наласа кешеләренең дә бик күпчелеге, бу Шәмсетдин–Шәмәй хакында олы ризасызлык белән аңа рәнҗеп, аны аты–юлы белән каһәрләп искә ала да инде. Бу Наласа юлбашчысы да нәкъ тә менә шушы рәвешле, төрле кыяфәтләргә кереп азынып–тузынып халыкның үзәк бәгыренә төшкән. Яшүсмер чагында, яшьлек томаналыгы белән: мондый койты–хөрти хәлләр безнең татар ягы төбәкләрендә генә булып–ашып ятты микән соң, дип баш вата идем. Баксаң–күрсәң, бөтен Россия – һәммә ил җирлеге буенча шушындый хикмәти хәл–шаукым күзәтелгән икән… Мин монда, бу Сталин системасын калкан итеп Шәмсетдин агайны якларга вә акларга җыенмыйм. Заманасы ничек кенә авыр–катмарлы булмасын, аны тулысынча кичерергә барыбер дә җан тартып бетерми. Әмма тик, ул нисбәттән монда шул ягында шәрехләп китү зыян итмәстер: ул шәхесләрнең үткәндә ясаган ялгышлары, төрле хилафи гамәлләре өчен, теге яки бу хөкемне шул эшләр кылынган заманның үз кануннарына таянып чыгарырга кирәктер. Ә без – хәзерге буын исә, ул узган дәверләрдәге вәзгыятьне хәзерге чор күзлегеннән карап, өр–яңа законнарга таянып тикшерергә–бәяләргә ясканып еш кына буталабыз шикелле… Янә килеп, тагын шунысын да әйтми булдыра алмыйм: татар түрә булса, чабатасын түргә элә, дигән әйтем–гыйбарә дә халыкта юктан гына тумаган. Дөрестән дә, кайбер тәкәббер адәмнәр азрак өскә күтәрелүгә борын чөяргә тотына, җан түренә мин–минлек корты кереп оялый. Безнең татар кавемендә, гомумән, җаваплылык хисе, үз–үзенә тапшырылган эшне җиренә җиткерергә көчәнеп яскану кирәгеннән артык, дип уйлыйм мин үзем. Татар ир–егетләрен бу адымга шулай ук югарыдагы хуҗа–түрәләр алдында ышаныч, ниндидер абруй казанасы килү, үзенең “бөек” халыктан –“өлкән абзыйлар”дан һич тә ким түгеллеген исбатлау–раслау да этәрәдер, мөгаен…

Бу Шәмсетдин Хөснетдин улы үзен оештыру япьтәшлегенә, янә дә авыл хуҗалыгы тармагы эшен тирәнтен генә белү сыйфатларына ия шәхес икәнлеген расласа да, Наласаның өлкән буын вәкилләре аның, нәкъ менә – әнә шул күрсәткән җәбер–золымнары, әшәкелекләре аркасында, әйткәнемчә, әлегечә кичерә алмый. Һәм аны мәңге–бакый гафу итмәячәкләр дә дип беләм. Сүз уңаеннан, мәрхүм әтиебезнең искә алуына караганда, Шәмсетдин, бичара, үлем түшәгендә ятканда, авыл халкы өстенә салган явызлыклары өчен бик нык үкенгәне, үз ялгыш–хилафлыкларын ихластан таныганлыгы билгеле. Әмма ләкин, инде узган, моннан кемгә фәтва да, кемгә файда?! 1946 елның язында Хөснетдиновны үз ирке буенча эшеннән азат иткәннәр. Мондый карарга килүенең сәбәпләре – инде ул чакта үпкә чире көчәя төшеп, саулыгы шактый какшаган. Янә тагын бер бик тә мөһим сәбәбе – сугыш тынып, авылга үзе төсле утлар–сулар кичкән, дөнья күргән фронтовиклар кайта башлап, кичәге гаярь яугирләрнең басымына һәм инде түземлекләре ахыр чиккәчә җитеп төкәнгән тол хатыннарның ифрат та көчле нәфрәтенә каршы торырга рухи яктан да, физик яктан да хәл–җегәре калмаган булгандыр аның, мөгаен. Нәфрәт дигәннән, фронтовик авылдашларының үчен–ачуын үз җилкәсендә ныклап бер татыганлыгы да мәгълүм аның. Колхоз рәисе постыннан киткән елның көзендә булса кирәк, бер караңгы кичтә “Шүрәле алачыгы” күле буе әрәмәлегендә – аулакта җаен туры китереп боргычлап алып, башына арыш капчыгы киертеп, бик шәпләп бәргәләп–дөмбәсләп ташлаганнар. Шул рәвешле кичәге ярсу холыклы фронтовик–яугирләр үзләренчә “хөкем–мәхкәмә”гә тартканнар… Җитәкчелек вазифасыннан тибәрелүгә, әллә берәр белеш–якыны кодалавы буенчамы,  бәлки үз теләге беләндер, сәүдә тармагына ябышасы – кибетче кәсебенә керешәсе иткән Шәмсетдин агай. Үзенең күрәчәгенә, Арча станциясе җирлегендәге азык–төлек кибетендә сатучы булып урнашкан. Тәкъдирең үкчәңә басып йөри, диләр. Менә шуннан, аның язмышы текә борылыш ясап, тормыш арбасы түбәнгә тәгәри башлаган. Бу кибетче кәсебе дә юньлегә илтмәгән аны, яңа хезмәт урынында да хәрәби хәлләр сагалап кына торган булган. Ярты еллап микән сату иткәннән соң, өстән тикшерү килеп төшеп, ревизия вакытында тикшерүдә зур суммада саткан кеременең җитмәүчелеге ачыкланган, хәттин күп булып өстеннән чыккан ягъни. Бу хакта да төрлечә гоманлап сөйләгәннәрен ишетергә туры килде. Кайберәүләр бик белдекле кыяфәттә, имештер, тора–бара эчүгә сабышып исәп–хисап эшенең җеп очын югалткан, дип фаразлап сүз куертсалар, ә якыннары исә бүтәнчә карашта, бу хәлне башкачарак сүрәттә дәлилләп күрсәтәләр иде. Юк, алай эчүгә бирелмәгән ул, соңгы вакытларында эштән соң дус–ишләре белән бикләнеп табын корып, җиңелчә мәйханә килеп алырга гына гадәтләнгән. Һәм соңгы бер шундый “ямьле” кичне аны махсус эчертеп–исертеп, сәрхүшлегеннән оста файдаланганнар – җыелган барлык керемен шома гына чәлдергәннәр, агач атка атландырганнар аны, дигән фикерне алга сөрәләр иде. Кыскасы, ничек булса – шул булган, төпсез чуманга утырып калган Шәмсетдин агаебыз. Нужа–фәкыйрьлек һәм яман кырыс законнар хөкем сөргән ул заман өчен бу коточкыч хәл булган. Чак–чак кына рәшәткә артына ыргытмаганнар аны, кыл өстендә генә эләгеп калган. Узган тормыш юлының керсез булуын, офицер фронтовик һәм өстәвенә аяксыз сугыш инвалиды икәнлеген исәпкә алып кына чигенешкә барасы иткәннәр суд–мәхкәмә органнары. Эшне тирәнгә җибәрмичә, түләргә, дигән хөкем чыгарганнар. Түләргә, дип әйтүе генә ансат. Андый суммадагы акчаны бит әле иң әүвәл каяндыр табарга кирәк. Болайга бәрелсә дә, тегеләйгә сугылса да элеккеге гаярь политрук бу могыллы төенне чишә алмаган, күпме генә титаклап арлы–бирле чапмасын, аңа бурычка акча биреп торучы мәрхәмәтле бәндәләре һич табылмаган. Ә хөкүмәт, прокуратура органнары көттергәнне–сузганны бервакытта да өнәми. Күп тә үтми, ничарадан–бичара хәлендә торып калган Шәмсетдин агайның йорт–җирен, өендәге мал–мөлкәтен җәһәт кенә конфискацияләп, торги ясап сатып та җибәргәннәр. Шулай итеп, инде 80 яшенә җитеп килүче олыгайган карт әтисе, белән ирле–хатынлы болар икесе һәм 11 яшьлек кызлары–гаиләләре белән сукбай рәвешендә урамда торып калганнар. Шәмсетдин Хөснетдин улы чарасызлыктан, башкайларын кайларга орырга белми, хәвеф–хафа богавында исәнкереп йөргәндә, бер мөрәүвәтле кешесе табылган. Биектау төбәге, Киндерле бистә–станциясендә яшәгән элеккеге фронтташ дусты аларның аянычлы хәлен ишетеп боларга ярдәм кулын сузган. Шул сала–бистәдә аларга көн күрергә искерәк йорт–куыш табып биреп, карт әтисен, үзен һәм хатынын эшкә урнаштырган. Әмма тик, бик авырлык белән яңа җирлеккә җайлашып, тормышларын бер эзгә төшерүгә, яңа бәхетсезлек китереп суккан. Бу юлысы Шәмсетдин агайның очар канатлары төптән үк киселгән – үпкә чире азып–көчәеп, инде башкача аякка баса алмаслык итеп урын өстенә кадаклаган. Фронтта соңгы бәрелеш вакытында яраланып салкын кар эчләрендә  интегүләре, яу кырларында кичергән газаплары, авылда каты итеп кыйналуы, азаккы чорда рухи бәргәләнүләре – берсе дә эзсез генә узмаган, күрәсең, болар барысы җыелып сәламәтлеген тәмам какшаткан. Казан каласындагы дәрәҗәле хастаханәдә озаклап дәвалануы да нәтиҗәгә китермәгән. Авылда – өйләрендә байтак кына ай–атналар әҗәл белән тартышып ятканнан соң 1948 елның кара көзендә, 39 яшендә гомере өзелгән. Наласа халкының аңа ачу–нәфрәте, рәнҗешләре хактан да биниһая күп җыелган – хәттин ашкан булган шул. Үлемен ишеткәч, хәтта соңгы юлга озатырга, җеназасына килүдән дә тайчынганнар. Өйдәгеләрнең сөйләвенә караганда, ахыр чиктә авылда көчкә өчме–дүртме ваемлы–миһербанлы, саваплы кешеләре табылып, шул ир–атлар шыпырт кына дигәндәй, Шәмсетдин  бичараның җәсәден зиратка илтеп кабер казып, җир куенына тапшырганнар. Хәләл җефете һәм кызыннан бүтән күзеннән яшь коючы да булмагандыр. И–и, язмыш! Адәм баласына җәзаның олысы – исеме халык хәтерен–мәңгегә җуелудыр, мөгаен. Аның фронтовик–офицер булып яу кырларында Ватан иминлеге өчен көрәшеп, газиз канын коючы да, кайчандыр байтак кына (сигез ел) еллар колхоз белән идарә итеп җитәкчелек эшендә кайнашуы да, хәзерге буын кешеләре өчен бөтенләй дә билгесез инде.

Шәмсетдин Хөснетдинов дигән адәм баласы җир йөзендә әллә яшәгән, әллә юк. (Дәвамлы еллар түгел, тулыр–тулмас бер ел эшләп киткән, илгә–көнгә бөртек тә игелек күрсәтмәгән, җиде ят килмешәк җитәкче–түрәләрнең исемнәре авыл музейларында һәм авылга багышланган җыентыкларда гына булса да искә алынып үтелә дә бит…)

Маңгайга язылган тәкъдирдән берәү дә уза алмый. Гомеренең чигендә Шәмсетдин агайның шушы сүрәттә тормышының төпкә убылуларына, гаиләсенең бөлгенлегенә – бәхетсезлегенә, бәлки Наласа халкының рәнҗеше дә төшкәндер, шул ачы каргышлар да сәбәп булгандыр. Адәм күз яше җирдә ятмый ул, дип бик белеп әйткәннәр. Шулай шул, җәмгыятькә явызлык кылган бәндәләр ахирәттә генә түгел, бу фани дөньяда да җәзаларын алырга бик мөмкиннәр.

Әхәт Гыйльметдинов.

 Наласа авылы

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.