Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Бүген аның туган көне

Ул июньдә туган. 13е. Ә апрельнең җылы, кояшлы соңгы көннәренең берсе безне Ринат абыйдан мәңгелеккә аерды. Ринат Әхмәтгали улыннан башка яшәвебезгә елдан артты инде. Тик күңелнең һаман бу югалту белән килешәсе килми, менә Ринат абый килеп керер дә, авызына каратып куяр сыман. Ул сөйләргә ярата, безгә тыңлавы рәхәт иде. Бик күп тарихи истәлекләр белдек без аңардан. Кешелекле, ачык күңелле иде, олыны да, кечене дә бер дәрәҗәдә күрде. Үзара якын итеп “Арчаның мәдәният министры”, “аяклы тарих” дип тә атыйлар иде үзен.

Ринат Фазлыйәхмәтов турында үткән заманда әйтәсе килмәсә дә, тормыш әйттерә. Ә ул үзен һаман янәшәдә кебек искәртеп тора. Район белән бәйле берәр мәгълүмат кирәк булса, куллар үзеннән–үзе аның китапларына үрелә. Рухы һәрчак арабызда яши. Китапларында, истәлекләрдә… Үзе үлсә дә, артыннан якты эз калдырып киткән шәхес шул ул. Хезмәте үзе исән булмаса да дәвам итә. Күптән түгел Ринат Фазлыйәхмәтовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” дигән китабы басылып чыкты һәм шушы көннәрдә “Казан арты” музеенда китапны тәкъдир итү кичәсе булды.

Кичә башланганда “Нур” студиясе төшергән фильмнан аның үзен дә күреп, тавышын ишетеп тә куандык. Ринат абый шаян кеше иде. Төгәлрәге, нечкә юморлы. Әңгәмә барышында ул уен-көлкеле сүзне шундый итеп әйтеп куя, көләргә дә, еларга да белмисең! Залга фәкать аның белән аралашкан, бергә эшләгән һәм якын дус, туган булып яшәгән кешеләр җыелышкан. Һәрберсе әлеге шәхес белән бәйле истәлекләрен башкаларга җиткерергә тели. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов та.

Любовь Осинаның тормыш юлы укып бетереп эшкә урнашырга кайтканда ук Ринат Әхмәтгали улы белән кисешә. Ул чакта мәдәният идарәсе җитәкчесе булып эшләгән Фазлыйәхмәтов яшь белгечне өметләр баглап китапханәгә эшкә ала һәм гомере буе аның хезмәт юлы белән кызыксынып, киңәшләре белән булышып яши. Үзвакытында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Надия Мифтахетдинованың хезмәт юлында да әлеге шәхес зур урын алып тора. “Ул минем укытучым”, – ди горурланып Надия Равил кызы. Ул күпләрнең укытучысы, остазы булган. Ә үзе эшләгән урыннарда аннан соң эшләүче яшь кадрларга төпле киңәшче. Районда күп урыннарда җитәкче вазифасын башкарган кеше буларак, аңа һәр тармак таныш. Ә җитәкче буларак ул кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле, ярдәмчел дә була белгән.

1940 елда Олы Әтнәдә туып шунда үскән авыл малаеның укырга хирыслыгы кеченәдән беленә. Үсә төшкәч китапны “су урынына эчә” ул, Олы Әтнә китапханәсендә ул укымаган китап калмый. Бу “чир” аны гомере буе озата. Китап саткан урыннардан тыныч кына үтеп китә алмый Ринат абый: битләрен ачып укыштыргалап, китапсыз чыгып китми. Өендәге бай китапханәдә кайсы гына ил язучыларының әсәрләре юк икән?!

Әле генә табадан төшкән китабына килгәндә, Ринат абый аны соңгы көннәренә кадәр эшләп бетереп калырга ашыккан. Үзенең китәсен белсә дә, һаман халыкны уйлаган ул. Китапны эшләүдә көчләре кергән Эльвира Вафина, Шәфигулла Гарипов һәм Илья Чирков аның соңгы көненә кадәр эшләвен сөйли. Соңгы юлга озаткан Кышкар мәчете имамы Радик Кәримов та, үзе дә тарихны барлаучы буларак, Ринат Фазлыйәхмәтовтан бай тарих калуын сөйли. Әле аягында йөргәндә үк әйтеп куйган була аңа Ринат абый: “Радик, мине соңгы юлга син озатырсың…”

Бу кичә дә, язма да Ринат Әхмәтгали улының рухына дога булып ирешсен. Ә рухы һәрчак янәшәдә булыр: килер буыннар да аның китапларын кулга алмый калмаячак, чөнки Арча тарихын ул китаплардан башка күз алдына китереп булмый. Ә китап авторының Арча гына түгел, Әтнә районы өчен дә янып-көеп йөрүче “аяклы тарих” булганлыгын аларга өлкәннәр, укытучы, китапханәчеләр аңлатыр. Тагын бер сер: Арчада Ринат Фазлыйәхмәтов исемендәге урам булачак.

Яшьләргә китабына язылган васыяте калды: “Район тарихын өйрәнергә кирәк…”. Тагын, тарихны онытмасыннар дигән өмет белән шушы китапны районның, авылларның барлык китапханәләренә, мәктәпләренә таратырга иде дигән хыялы (әлбәттә, ул тормышка ашачак, күбесе кичәдә үк таралды инде), бик күп кешедә берәр кичәдән, чарадан ул төшергән фотолар (фотога төшерергә һәм шуны ясатып иясенә бхләк итәргә ярата иде ул), бик күпләр күңелендә “Ул мине эшкә өйрәтте!” дигән, кемнәрдәдер “Мин аның белән аралашып яшәдем!” дигән горурлык хисе һәм нәсел дәвамчылары – үзенә догачы кызлары, оныклары калды. Урының җәннәттә булсын, Ринат абый….

Розалия Зиннәтова

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.