Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчада өмет чаткылары уятучылар бәйрәм итте (фото+видео)

Һәр ел 8 июнь cоциаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Арча халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Арча сәнгать мәктәбенә җыелды.

Социаль хезмәткәр – җитди дә, җаваплы да, катлаулы һәм күпкырлы да һөнәр. Бу өлкәдә яралы йөрәкләрне дәвалый алырдай шифалы куллы, тәмле телле, керсез күңелле, олы җанлы кешеләр генә эшли. Сугыш һәм хезмәт ветераннары, ялгызлар, ятимнәр, аз керемле, күп балалы гаиләләр – бар да алар аша үтә. Һәрберсенең кайгысын йөрәкләре аша уздыру, күңелләрен юату, проблемаларын җайга салуда ярдәм итү – барысы да аларга йөкләнгән. Социаль хезмәткәрләр башкарган эш болар белән генә чикләнми әле, алар бик күп һәм барысын да санап бетереп тә булмый. Бер сүз белән әйткәндә, алар социаль ярдәмгә мохтаҗ кешеләр күңелендә өмет чаткылары уятучылар, тормыш күкләрендә кояш нуры кабызучылар.

– 1701 елның 8 июнендә Петр Беренче авыручылар арасында аларны тәрбияләүче бер сәламәт кеше булырга тиешлеге турында указ кабул иткән. Шул чордан башлап әлеге эш тукталмый, бары тик үз чорына туры китереп үзгәрә генә. Ә без һөнәри бәйрәмне Россия Президенты Указы нигезендә 2000 елдан башлап билгеләп үтәбез, – диде социаль хезмәткәрләрне котлап Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абреева. – Тынгысыз, әмма мактаулы хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Тормыштан тәм һәм ямь таба алмаган кешеләр сезнең янга килә. Сез алар өчен олы бер терәк. Исән–имин булыгыз. Һәрчак сезгә ышансыннар, хезмәтегезне югары бәяләсеннәр. Тормыш белән бергә атлап барыгыз.

Юлия Абреева һөнәри бәйрәм уңаеннан Яңа Чуриле психоневрологик интернат шәфкать туташы Вера Самойлова, санитары Зөлфия Рәхимуллина, “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Рәсимә Дәүләтшина, “Мәрхәмәтлек үзәге” хисапчысы Алсу Хәсәнҗанова, өйгә барып ярдәм итү бүлекчәсе шәфкать туташы Тюльпан Шакирова, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йорты хезмәткәре Мөршидә Фәсхетдинова, “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәге тәрбиячесе Ләйлә Нуриәхмәтова, хезмәт буенча инструкторы Гөлнара Сабирҗанова, музыка җитәкчесе Ләйсән Галиевага Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталарын, Яңа Чуриле психоневрологик интернат санитарлары Илнар Мөбәракҗанов, Динар Хөсәеновка Рәхмәт хатларын тапшырды.

Гадәттәгечә бәйрәм чарасы бүләкләргә бай булды. Мактаулы хезмәткәрләргә халыкны социаль  яклау бүлеге җитәкчесе Азат Сөләйманов район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, халыкны социаль  яклау бүлегенең мактау грамоталарын тапшырды.

– Хезмәтегез мактаулы һәм изге. Эшләгән изгелегегез үзегезгә игелек булып кайтсын, – диде ул барлык хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлап.

Район мәдәният йорты сәхнәсендә күп тапкырлар концерт программалары белән чыгыш ясап, Арча тамашачысы мәхәббәтен яулаган, спектакльләр куйган, үз ансамбльләре белән дә танылган бүлекчә хезмәткәрләре бу көнне дә үз күңелләрен үзләре күрде, дияргә була. “Өмет чыганагы” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче, район, республика, төбәк бәйгеләрендә призлы урыннарны яулаган җырчы һәм биюче кызлар һәм малайлар, шулай ук хезмәткәрләр чыгышлары алкышларга күмелде, Арча педагогика көллиятенең “Талисман” бию коллективы, “Мизгел” вокаль ансамбле, җырчылар Әнис Шакиров, Динияр Баһаветдинов  чыгышлары бәйрәм бүләге буларак барып иреште.

Гөлсинә Зәкиева   

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.