Бу атнада Гагарин кубогы Арчага кайта
Татарстанның “Ак Барс” хоккей командасы быел 10 ел элек булган уңышын кабатлап, континеталь хоккей лигасында Гагарин кубогына ия булды. Бу зур җиңү. Ләкин арчаларны анысыннан бигрәк команда составында якташыбыз, Урта Бирәзә егете 26 яшьлек капкачы Эмиль Гариповның булуы сөендерә. Эмиль катнашындагы һәр матчны карап, аның һәр җиңүенә үзеннән дә ныграк куанып, аның белән горурланып утырдык.
Күптән түгел безгә Эмиль Гарипов әлеге кубокны Урта Бирәзәгә алып кайта һәм шул уңайдан туган авылында бәйрәм үткәрә икән, дигән хәбәр килеп ирешкән иде. Гадәттә, кубок һәр хоккейчының туган ягында булырга тиеш. Ни өчен Казанда туып–үскән, белем алган Эмиль аны Арчага алып кайтырга булган? Бу сорау күпләрне кызыксындырадыр, дип уйлыйм. Шуңа әлеге сорауга җавап алу максатыннан без капкачының үзе белән сөйләшеп алырга булдык.
– Эмиль – дини егет. Дусты Альберт Яруллин белән Мәккәгә хаҗ кылырга китте. Бүген төштән соң гына кайтырга тиеш, – диде әтисе Рамил әфәнде. – Минем белән сөйләшә аласыз, барлык сорауларыгызга да җавап бирергә әзермен.
Әйе, белгәнебезчә, Рамил Гарипов Эмилнең әтисе генә түгел, ярдәмчесе, киңәшчесе, аңа дәрт биреп торучысы, иң зур терәге дә. Аның белән аралашу кызыклырак та килеп чыкты кебек.
– Әйтегез әле, ни өчен кубокны Арчага, Урта Бирәзәгә алып кайтырга булдыгыз?
– Казанда яшәсә дә, Эмиль авылда әби–бабасы янында үсте. Атна саен авылга кайта идек. Эмиль җәй буе шунда ятты. Тагын ике улыбыз бар әле, берсенә 15, икенчесенә 7 яшь. Алар өчен дә Урта Бирәзә – иң якын җир. Хәзерге вакытта шунда йорт та салабыз.
Аннан тагын бер сәбәп бар, монысы инде иң мөһиме, дип уйлыйм. Эмильнең туганнан туган ике абыйсы үзәк спорт сараена хоккей белән шөгыльләнергә йөриләр иде. Бервакыт ул да аларга иярде. Бу вакыттта аңа әле алты яшь кенә иде. Шул ук вакытта Эмиль көрәш белән дә шөгыльләнде. Мин үзем көрәшче, көрәш буенча Россиянең спорт остасы буларак, аның тренеры булдым.
Әмма Эмиль хоккейны якын күрде. Монда да мин аны психологик яктан да әзерләдем, белгәннәремне өйрәтергә тырыштым. Авылга кайтканда нормативлар тапшырта идем. Урта Бирәзә тау итәгенә (Сабантуй була торган урын) барабыз да, мин секундомер белән вакытны карап торам, ул Арча тавына йөгереп менә, төшә. Моннан 10 ел элек, континенталь хоккей лигасы барлыкка килгәч, Эмиль: “Әти, мин Гагарин кубогы алгач, аны үзебезнең Бирәзәгә алып кайтам”, – диде. Мин ул вакытта аның бу сүзләренә игътибар итмәдем, “ярар, ярар, әйдә йөгер, яңгыр да килә”, – дидем. Аллаһы Тәгаләнең амин, дигән сәгатенә туры килер, дип кем уйлаган? Менә шул сүзне тормышка ашырырга булдык.
– “Ак Барс” командасына юл озын булдымы?
– Беренче булып Эмиль Идел буе җыелма командасына эләкте. Россия беренчелегендә беренче урынны алдылар. Россия җыелма командасы составында юниорлар арасында дөнья беренчелегендә икенче урынны яулады. Яшьләр арасында дөнья беренчелегендә беренчелеккә чыкты. Россия–Канада суперуенында ил чемпионы исеменә лаек булды. Ике тапкыр Универсиадада җыелма команда составында уйнады. Аннан Әлмәт командасына югары лигада уйнарга сайлап алдылар. Тәҗрибә туплагач, “Ак Барс”ка килде. Уңышларында тренерларының өлешләре күп дип саныйм. Эмиль алар белән уңды. Беренче тренеры Виталий Петров, Әлмәттәге капкачылар тренеры Сергей Абрамов, ул хәзер дә аның белән эшли, Айрат Мохитов тарафыннан ныклы контрольдә булды.
– Балаларын спорт белән шөгыльләнергә бирергә теләгән әти–әниләргә теләкләрегез?
– Курыкмаска, тырышырга кирәк. Эмиль искиткеч тырыш булды. Иртәнге 6да буласы тренировкага 5 тулганчы өйдән чыгып китә идек бит. Бер мәртәбә дә бармыйм, дип киреләнмәде. Мәктәптә дә яхшы укыды, өч югары белем алырга да өлгерде. Спорт буенча да, кооперация институтын да тәмамлады, юридик белемгә дә ия булды. Дөрес, читтән торып. Дисциплина һәм хезмәт – иң кирәкле сыйфатлар. Кайбер кеше бик сәләтле була. Үзен йолдыз итеп сизә. Уртачалары читтәрәк калып килә. Минем барыбер яхшы килеп чыга, дип беренчеләре тырышмый башлый, ә икенчеләре аеруча бер үҗәтлек белән шөгыльләнә һәм йолдызны узып та китә. Шундый очраклар бик күп. Аллаһы Тәгалә күктән биргәнне көтмәскә кирәк. Эмиль тормышында шундый бер очрак булды, 12 яшендә ул биш умыртка сөяген сындырды. Хоккей белән шөгыльләнүне туктатыгыз, йөзүгә генә йөрегез, диделәр табиблар бертавыштан. Әмма без кирегә чигенмәдек. Аллаһы Тәгалә дә булышты. Аннан дисциплинага басым ясарга – аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска, төнге клубларга йөрмәскә кирәк.
– Умыртка сөяге сынды, дисез. Шуннан соң да әнисе улының яңадан спорт белән шөгыльләнүенә каршы килмәдеме?
– Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле? Наилә үзе дә спортчы иде, волейбол уйнады. Аннан бик көчле хатын ул. Һәрвакытта безгә ныклы терәк булды, артка тартмады. Бала үзенә максат куйган икән, авырлыклар киртә булмаска тиеш. Дөрес, баланың үзеннән дә күп нәрсә тора.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Сезне Арчада көтеп калабыз.
… 24 июнь кубокны башта Арчага алып кайталар. Иртәнге 8 тулып 30 минутта аларны Арча хоккейчылары Үзәк стадионда каршы ала. Аннан йөгерешчеләр озатучылар белән кубокны Урта Бирәзәгә алып төшәчәк. Рамил Гарипов әйтүенчә, бәйрәмгә “Ак Барс” хоккей командасы хоккейчылары кайтуы да көтелә. Данис Зарипов та булыр, дип өметләнәбез. Ул кубокны әтисе туган Алабуга ягына, Дөм–дөм авылына алып кайткан булган. Анда Эмил Гарипов катнашкан. Ә кунак ашы, каршы каршы, диләр.
Гөлсинә Зәкиева