Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Фидакарь хезмәтләре өчен райондашларыбыз медаль белән бүләкләнде (фото)

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына “Фидакарь хезмәте  өчен” медале тапшырыла. Безнең районда бүгенге көндә 39 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның өчесенә Җиңү көнендә медальләр бирелде. Россия көненә тагын сигез сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медале кайтты. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ветераннарныц өйләренә барып тапшырды.

Арчада яшәүче Мәсхуд Галиев Түбән Оры авылында туып–үскән.1941 елда 10 сыйныфны да тәмамларга өлгермәгән егетне фронтка алалар. Артиллерия полкы составында ике ай өйрәнгәннән соң алгы сызыкка җибәрәләр. Мәсхүт абый Калинин, Великие Луки, Ржев, Белый Холм, Познань, Варшава өчен барган сугышларда, Польшаны фашистлардан азат итүдә катнаша, бөтен сугышны үтеп, җиңүне Германия җирендә каршы ала. Туган йортына 1948 елда гына кайта.

Сугыш ветераны бөтен гомерен яшь буынга белем бирү һәм тәрбияләүгә багышлый. Кызыл Яр җидееллык мәктәбен җитәкли, Сөрде төп мәктәбендә укыта, балаларда туган илгә мәхәббәт, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, намуслылык кебек яхшы сыйфатлар тәрбияли. Хәзерге вакытта ул Арчада яши.

Габдрахман Сафин Симетбашта яши. 1941 елда фронтка китә һәм 1946 елда гына исән–сау әйләнеп кайта. Колхозда бригадир була, аның бригадасы югары күрсәткечләргә ирешә, хезмәт ярышында алдынгылар рәтендә бара. Бераздан аны ревкомиссия рәисе, аннан куркынычсызлык техникасы буенча инженер итеп куялар. Кайда гына эшләсә дә, Габдрахман абый үзен максатына ирешүчән, ихтыяр көче зур булган, җаваплы карарлар кабул итә алган, хезмәт сөючән кеше буларак күрсәтә.

1989 елдан лаеклы ялда ул. 96 яшендә булса да, сынатырга тырышмый әле. Безне дә ул ишек янында ук каршы алды, бик теләп истәлекләре белән уртаклашты.

Шәрифҗан Шәфыйков Зур Бирәзәдән. Күп балалы гаиләдә туа. Җиде баладан үзе генә исән кала. Калганнары ачлыктан һәм авырулардан бала чакта ук вафат була. 11 яшендә әтисез кала һәм әнисен, үзен туендыру аның җилкәсенә төшә, бер паек икмәк өчен 12 яшьтән эшкә чыгарга мәҗбүр була. Сугышка ул 1942 елда алына. Ерак Көнчыгышка эләгә. Соңрак үзе рапорт язып, сугышка җибәрүләрен сорый. Казанда 41нче артиллерия бригадасында укып, Белоруссия фронтына китә. Каунаста каты яралана, госпитальләрдә дәвалана. Бер елдан соң яңадан сафка баса. 2нче Белоруссия фронты составында Германия җиренә аяк баса һәм җиңү көнен Берлин астында каршы ала.

Кайткач, 1950 елдан милициядә эшли. Аннан УРСЖга төзелеш буенча мастер булып урнаша. 25 ел эшләү дәвамында прораб та, цех начальнигы да, партоешма җитәкчесе дә була. Нинди хезмәт башкармасын, үзен бары тик уңай яктан гына таныта.

Николай Гурьянов 17 яшендә Хәтнә авылыннан фронтка китә. Фашистик Германиягә каршы сугышның җиңү белән тәмамланачагы ул вакытта инде билгеле була. Шуңа ул японнарга каршы сугышка әзерләнүчеләр рәтенә эләгә. Кытай территориясен азат иткәннән соң, Николай Владимирович 1950 елга кадәр Совет армиясе сафларында хезмәт итә.

Туган авылына кайткач, авыл советы секретаре була, укуын дәвам итә, тулы булмаган урта белем ала. Аннан Минзәлә зоотехника техникумын  тәмамлый, хисапчы һөнәрен дә үзләштерә..Озак еллар торак–коммуналь хуҗалыгында хисапчы булып эшли. Лаеклы ялга чыкканда ул баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелгән була.

Исхак Хәбибуллин Саба районының Сатыш авылыннан. Сугышка 1942 елда китә, артиллирист була. Аннан армиядә хезмәт итә.

Кайткач тракторчы булып эшли, сугыштан соңгы авырлыкларның барысын да үз җилкәсендә кичерә, колхозны торгызу өчен көченнән килгәннең барысын да эшли. Ял дими, бәйрәм дими, бер эштән дә йөз чөерми, хезмәттәшләре, авылдашлары арасында хезмәт сөючәнлеге белән ихтирам казана.

Арчада яшәүче Рәфкать Гайнуллин Арча педагогика училищесында белем ала. Чыгарылыш кичәсенең икенче көнендә сугыш башлана. Егетне хәрби комиссариат Ульяновск шәһәренә хәрби училищега укырга җибәрә. Кече лейтенант Рәфкать Гайнуллин сугышка 1943 елда китә. Икенче Украина фронты составында пехота частенда взвод командиры була. Бик күп сугышларда катнаша. Берсендә авыр яралана һәм госпитальдә дәваланганнан соң Белоруссиягә хәрби комиссариатка инструктор итеп җибәрелә. Җиңү турындагы хәбәрне Австриядә ишетә.

Сугыштан соң ул Арча районын төзекләндерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Җаваплы хезмәтләр башкара, комсомол район комитетында инструктор, мәдәният бүлеге мөдире, партия мәктәбен тәмамлап, район башкарма комитеты рәисе урынбасары, райплан рәисе урынбасары, райкомның икенче секретаре, заготконтора директоры була. Аның исеме Арча район кулланучылар союзы почет китабына кертелә.

Гөлсинә Зәкиева

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.