Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Тетрәнү

Бу тойгы нәтиҗәсендә акыл җиңеләюе дә ихтимал.

Кояшлы язгы көн иде. Җылыны тансыклаган кешеләр тәрәзәләрен ачып куйган. Кызлар тәрәзә юа. Бала-чага чыр-чу килеп уйный. Алар янында олы яшьтәге бер апа йөренә. Әле берсенең кулын килеп кыса, әле икенчесенең җиңен тарта.

Үзе шырык-шырык көлә. Менә ул йөгереп кенә кибеткә кереп китте дә, аннан сумка тутырып прәннек алып чыкты. Шуны ишегалдында уйнап йөргән балаларга таратты. Аның күчтәнәчен кайсылары алды, кайсылары юк. Ә ул аларга ялына: “Алыгыз инде, хәзер тагын алып киләм! Кәнфит тә бирәм…”

Чиста гына киенгән бу апаның урамда төрлечә кыланганын, кычкырып сөйләшеп йөргәнен еш күрә башладым. Башта нечкәрәк, аннан калынрак тавыш белән үзалдына нидер сөйли. Читтән тыңлап торганда ике кеше сөйләшкән кебек тоела хәтта. Калын тавыш белән үзен сүгә, битенә суга да нечкәрәк тавыш белән ялваргандай сөйли башлый. Кешеләр аны урап уза. Ә ул үз “эчендә утырган” кем беләндер туктаусыз бәхәсләшә.Беркөнне кичен икенче бер хатынның аның янына килеп хәл белешүен күрдем. “Рокыя, бу мин, Әминә. Бергә эшләдек. Хәтер­лисеңме? Сине кешегә әйбер өләшә, акча тарата, диләр. Нигә алай кыланасың? Пенсияңне үлчәп тот. Тамагың да ачтыр әле синең. Әйдә, үземә кер. Кайнар аш ашап, чәй эчәрсең. Бик дуслар идек бит, әйдә…” — дип үзенә чакырды. Тегесе, күзләренә курку катыш нәфрәт чыгарып: “Кит! Миндә эшең булмасын. Ми­ңа берни ки­рәкми!” — дип усал итеп кычкырды да кулларын болгый-болгый китеп барды.Авыр сулап, йорт янындагы эскәмиягә килеп утырганда Әминә апаның күз­ләре яшьле иде. Минем сораулы карашымны күреп, ул сөйләп китте: “Бу хатын белән бергә эшләдек. Менә дигән кеше иде. Медицина училищесын яхшы билге­ләргә генә тәмамлап, шәфкать туташы булып эшли башлады. Акыллы иде. Китапханәдән өеп-өеп китап ташый, шуның эчтәлеген безгә сөйли иде. Әти-әнисе иртә үлде. Ике энесе кечкенәдән аның тәрбиясендә булды. Хезмәт хакын алганчы шуларга ниләр сатып аласын кәгазьгә язып куя иде. Киендерде дә, җил-яңгыр да тидермәде.Тәмле пешерә иде. Аның пешергән икмәге белән бөтен бүлек бергә җыелып чәй эчә идек. “Һай, Рокыя, уңган да соң үзең! Эштә дә, өйдә дә өлгерәсең. Бәхетең генә булсын”, — дия идек. Ходай язмагандыр. Нишлисең… Энеләренә, бәлки, ата тәрбиясе җитмәгәндер. Алар эчә башлады. Рокыя эш белән өй арасында бәргәләнде. “И-и, нишлим икән, Әминә апа, эчәләр бит…” — дип елый иде мескенкәем. Эчү юньлегә илтми. Бервакыт, эчә торгач, сугышып киткәннәр. Рокыя, йоклаган җиреннән атылып чыгып, аларны аера башлаган. Бер энесе аны этеп җибәргән дә туганына пычак белән кадаган. Бер генә мәртәбә дә түгел, бөтен эчен, муенын кискәләп бетергән. Рокыяның чырылдап кычкыруы да, бергә үскән энесенең бәргәләнүе дә туктатмаган аны…Энесен җирләдек… Рокыя еламады да, дәшмәде дә. Шул хәлләр аңа бик нык тәэсир итте, акылы җиңеләйде. Берничә тапкыр дә­валанырга да җибәреп карадык. Инде ун ел узды. Энесе төрмәдә утырып чыкты. Мескен Рокыя гына төзәлмәде. Хәзер инвалидлык буенча пенсия ала. Берүзе яши. Акчасына прәннек-мазар алып, бала-чагага өләшә дә, үзе ач йөри. Әмма хәер сорашмый. Элекке горурлыгы калган. Кайчак ашарга керткәлим. Алмый. Бәлки, танымыйдыр да. Менә шундый аның тормыш тарихы, балам. Дөньяда әллә ниләр була. Кайчак эшләгән яхшылыгың явызлык булып кайта, төзәлмәслек яра сала”.Әминә апа сүзен тәмамлагач, күңелдә ниндидер авыр тәэсир калды. Иртәгә безне ни көтәсен беребез дә белми шул…

Чулпан НАСЫЙРОВА.

http://kiziltan.ru/donja/12492-tetrn.html

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.