Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Кибет кассасында акчаны «ценник»тагы бәя буенча алмасалар, үз хокукларыгызны яклагыз (инструкция)

Бу көннәрдә базар-кибетләрдә яшелчә, җиләк-җимешләр күбәйде, уңыш мул булган саен бәяләрендә дә үзгәрешләр бар. Беркөн шулай бәя мәсьәләсендә бер сатып алучы соравы белән редакциябезгә: “Шәһәрнең бер сәүдә үзәгендә чия (черешня) сатып алган идем. Кассага акча түләгәндә, бәясендә язылганча түгел, башка сумма белән исәпләгәннәре ачыкланды. Нигә алай икәнлеген сорагач, кассир, товарның икенче партиясе кайтуы, аның инде бәясе икенче булуы, ә сатучылар сату залында әлегә бәя кәгазен  алмаштырырга өлгермәүләре, кибеткә товар кайту белән компьютерда бәянең шундук үзгәрүе белән бәйләп аңлатты. Бу сорау белән кая барырга икән?” – дип мөрәҗәгать итте.

Кулланучы хокуклары турындагы сораулар белән, әлбәттә, үзебез дә һәрвакыт ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре янына ашыгабыз. Бер бинада эшләүче күршеләр һәрвакыт һәркемне ачык йөз белән каршы алып, гозерләргә аңлаешлы киңәш биреп, ярдәмгә ашыга. Бу юлы да шулай булды. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны координацияләү һәм үстерү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина әлеге очракка ачыклык кертте. Аның киңәшләрен газета укучыларга да тәкъдим итәбез. Чөнки тормышта әллә ниләргә юлыгуың бар. “Миндә андый очрак булмас”, – дип ышанып әйтеп булмый. Белеп торуның зыяны юк.

“Мөгаен, әлеге очракта бернинди начарлык булмагандыр, бары хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларына салкын каравы гына. Әгәр шундый очракка юлыккансыз икән, иң беренче эш итеп кибетнең администраторын чакыртыгыз һәм аңа хәлне аңлаткач, товарны бәядә күрсәтелгән суммада сатуны таләп итегез. Әгәр администратор, бәяне алмаштырырга өлгермәүләре турында әйтсә, законга таянып сөйләшегез. Бу очракта “Кулланучылар хокукын яклау турында”гы Законның 10, 12нче маддәләрен һәм РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварында расланган 55нче номерлы карары буенча аерым төр товарларны сату кагыйдәләренең 19нчы пунктын искә төшерергә кирәк булачак.

РФ Гражданнар кодексында оферта дигән аңлатма бар. Тәгаенләп әйткәндә, документлаштырылган тәкъдим. Кибетләрдә товар бәясе язылган кәгазь нәкъ менә халыкчан оферта дип атала (РФ ДК 437 маддә) һәм сатучы Сезгә товарны нәкъ менә шул офертада күрсәтелгән суммадагасын сатарга тиеш. Әлеге кулланучылар хокукы кагыйдәләрен бозган очракта, РФ Административ хокук бозу кодексының 14.7, 14.8нче маддәләре нигезендә административ штраф салыначак.

– Әйтергә генә ансат, четерекле хәлгә юлыкканда барлык сатучы да сатып алучы файдасын канәгатьләндерергә атлыгып тормый бит…

– Әгәр сезнең законга таянып китергән дәлилләр дә акчагызны кире кайтарырга ярдәм итмәгән яки товар кәгазьдәге бәя белән сатылмаган һәм кибет администраторы ирекле рәвештә таләпләрегезне үтәми икән, бу очракта сез кулланучылар хокукын яклау оешмасына мөрәҗәгать итә аласыз.  Ләкин дәлилләрегез кирәк булачак. Аларны түбәндәге тәртиптә җыя аласыз:

Шаһитләр. Алар, әлеге фактның дөреслеген раслаучы якыннарыгыз, туганнарыгыз яки дусларыгыз булырга мөмкин  (иң мөһиме Законны бозмаска кирәк, әгәр бәя кәгазен үзегез белән алып китәргә теләсәгез, бу очракта сезне сәүдә залында урлау очрагы буенча гаепләргә мөмкиннәр). Бәя кәгазен фотога төшерегез (кибет исеме һәм датасы булса бигрәк тә яхшы). Шикаять һәм тәкъдимнәр китабына әлеге очракны, чекта һәм бәя кәгазендәге суммаларны, сатып алынган датаны һәм сатучының дөрес бәядән сатудан баш тартуы турында языгыз. Кибет администрациясенең язмача җавабын таләп итегез. Гаризаны ике данәдә язып, шуңа үзегез җыйган дәлилләрне (бәя кәгазенең фотосурәтен, сезнең шикаятькә язылган җавапны һәм чекның күчермәсен) дә теркәгез дә, кулланучылар хокукын яклау оешмасына җибәрегез. Бу очракта безгә дә һәм Роспотребнадзорга да мөрәҗәгать итә аласыз”.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.