Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Арчадан 17 егет армиягә китте (фото)

Армиягә язгы-җәйге чакырылышның соңгы төркеме китте. Барысы 17 егет. Китәргә бер көн кала кичке сәгать 4кә Арча хәрби комиссариатына җыелдылар. Килүгә капка янында Югары Мәтәскәдән көрәшчеләр нәселеннән Вагыйз Мәннанов белән очраштык. Хәлләрен сораштым.

Олы малай Фәнгиз иртәгә армиягә китә, – диде ул. – Ветеринария академиясенең 2нче курсын тәмамлады, армиягә китәм, иптәшләрдән калмыйм, диде. Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин белән китәләр. Көрәш чемпионнары Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов, Кукмарадан Рамил Хәкимҗанов, Наласадан Фаяз Зарипов инде армиядә хезмәт итәләр. Шулай ук яңа алындылар.

Фәнгиз Мәннановның яңа уңышлары турында әтисе горурланып сөйләде:

– Быел Мөндеш сабантуенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында батыр калды. Иске Кырлай сабантуенда баш батыр булды. Район Сабантуенда 75 килограмм авырлыктагылар арасында батыр калды. Казан ветеринария академиясе көрәш ярышында баш батыр булды. Ике тәкә алды.

Иске Масрадан көрәшче Нәсим Габидуллин быел Арча педагогика көллиятен тәмамлады. 19 яшь. Гәүдәгә нык чемпионнан: “Физкультура укытучысына укыдыңмы?” – дип сорыйм. “Юк, музыка укытучысына,” – дип сокландырды Нәсим.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев катнашты. Алар егетләргә хәер-фатыйхаларын бирделәр, армиядән илгә-көнгә лаеклы уллар булып кайтуларын теләделәр. Раил хәзрәт догалар укыды. Комиссариатның отделение җитәкчесе Фәнил Сафиуллин булачак солдатларга хәрби киңәшләрен бирде.

Армиягә китүчеләр арасында Шурабаш мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллинаның улы Рушан да бар. Әнисе улы турында: “Үзе бер инде ул безнең, – дип яратып сөйли. – Трактор белән, үзебезнеке, Рушан кышын урамдагы әбиләрнең карын көрәп торды. Сагынырлар инде… Баланы чыгарып җибәрүләре кыен, әмма күңелдә горурлык хисе дә бар: синең балаң сау-сәламәт,  хәрби хезмәт үтәргә әзер, әти-әнине, гаиләсен, туган җирне сакларга лаеклы уллар булып исән-сау әйләнеп кайтсыннар”.

Югары Әзәктән Гөлнара–Фидаил Һабиевларның улы Фәннүс тә шушы төркемдә. Үрнәктәге агросәнәгать көллиятен тәмамлаган. Әтисе Фидаил: “Кул китә, – дип борчыла. – Бөтен эшне булдыра ул безнең. Булышчым китә… Әмма ир-егеткә армия хезмәте үтәргә кирәк”. Өтнәдән Әфганстанда хезмәт иткән Әнәс Хөрмәтов та дулкынлана. Кай арада үткән бу вакыт? Инде менә улы Фәндәс тә армия яшенә җиткән. Тормыш әнә шундый күңелле һәм моңсу вакыйгалардан да тора шул ул. Исән-сау булсыннар.

Югары Курса егете Илназ Яруллин биатлон буенча республика җыелма командасында ярышларда катнашкан һәм уңышларга ирешкән егет. Ул да шушы төркемдә. Әти-әнисе Гөлнур–Радик Яруллиннар уллары өчен куанып һәм дулкынланып, изге теләкләрен юллыйлар.

Кышкардан Марат Шәфигуллин Казан ветеринария академиясен тәмамлаган. 21 яшьтә. “Спортны яратасыңмы?” – дип сорыйм. “Мин шахматчы, – дип елмая егет. – Тулай торакта 1нче урын миндә!” Янәшәсендә утырган әтисе Рифат: “Алар безнең ике егет, – дип сүзгә кушылды. – Олысы Раил армиягә барып кайтты инде. Кешедән калмыйча вакытында барып кайтсыннар”.

Хак әйтте әти кеше! Кешедән калмаска! Хәерле юл, егетләр!

Румия Надршина

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.