Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Бал ае

Июль – умартачылар өчен сынау ае. Язгы мәшәкатьләр артта калды, күч аерулар чоры да үтеп бара. Бал сезонына кем нинди әзерлектә килгәнлеге шушы айда билгеле булачак. Көчле умарта бер елны да балсыз калдырмый.

–  Чын бал сезоны алда әле, – ди район умартачылар  ширкәте рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев. – Юкә чәчәк атарга әзерләнә генә.  Быел аннан әйбәт җыярлар, дип уйлыйм, фаразлар шуны күрсәтә. Гомуми бал җыемы да узган елгыдан ким булмас. Әлегә көнгә кило ярым тирәсе нектар кайта. Нектарның 70 проценты су бит. Бал кортлары шуны  күзәнәкләргә салып чыгып суны парга әйләндерә.

Таныш умартачыларның кайберләре көнлек табыш өч килога җитте, ди. Табышның мул чорында ул 8–12 килограмм булырга мөмкин.

– Бал кортлары күпләп кими, дип язалар. Бездә ничек?

– Районда 12700 умарта бар. Бу – тотрыклы сан. Бал кортларының кышлаганда кимеп чыгуы – гадәти хәл. Алар тиз үрчи дә. Күч аеру  чорында баш санын арттыру бик ансат.

– Соңгы елларда кортлар агулану кебек күңелсез хәлләр юк бугай?

– “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче” ширкәтләре кебек эре хуҗалыклар технологияне төгәл үти. Гербицидларны төнлә сибәләр. Бал кортын эссе һавада бикләп тотып булмый бит. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә чәчү әйләнешендә бал бирә торган культураларга киң урын бирелә. Иң күп умарталыклар да шушы якта.

АКШта, Европа илләрендә умартачыларга авыл хуҗалыгы культураларын серкәләндергән өчен акча түлиләр. Бездә түләү юк инде ул, умартачылар агулап зыян китермәгәнгә дә шат.

– Быел балга бәя ничегрәк булыр, дип уйлыйсыз?

– Бал бәясе үзгәрешсез калыр, дип уйлыйм. Килограммы 350 сум – әйбәт бәя. Европада моннан арзанрак.

Ильяс Сәхәпов

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.