Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Балалар суда корбан булмасын өчен 15 киңәш

Кызганыч, җәй хәвеф-хәтәрләрдән дә азат түгел шул. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, июнь аенда гына да 22 кеше су корбаны булган. Алар арасында өч бала да бар.

Бу хәвефләрнең төп сәбәбе – җиһазландырылмаган урыннарда, айнык булмаган килеш су коену һәм балаларны тиешле дәрәҗәдә карамау. Күпме генә кисәтүләр булса да, кызганыч, һәркем дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәми шул.

Су коенганда үзеңне ничек тотарга? Балаларны ничек хәвеф-хәтәрдән сакларга? Бу очракта йөзә белү бик әһәмиятле роль уйный. Әмма кайчак бу да кешене коткарып кала алмый. Шуңа күрә үзегез һәм балаларыгызны бик яхшы йөзә дип санасагыз да, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз:

  1. Махсус су коену өчен җиһазландырылган урыннарда гына су керегез.
  2. Исерткеч эчемлекләр эчкән килеш су коенмагыз.
  3. Ашауга ук суга керергә киңәш ителми. 1-1,5 сәгать сабыр итәргә кирәк.
  4. Суга әкренләп, тәнне салкын температурага күнектерә-күнектерә генә керергә кирәк. Эсседән кинәт салкынга керү хәтта сулышны да туктатырга мөмкин.
  5. Авыру билгеләре (авырту, югары температура, күңел болгану һ.б.) булган очракта, суга керү тыела.
  6. Кечкенә балалар катгый рәвештә олылар күзәтүе астында гына су коенырга тиеш, аларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатыгыз.
  7. Күп кешеле пляжда булганда, балаларыгызны күздән югалтмас өчен, аларга ачык төстәге су коену киеме кидертегез.
  8. Кечкенә балаларны суның температурасы 22 градустан түбән булмаганда гына суга кертергә киңәш ителә.
  9. Йөзә белмәүче балалар һәрвакыт саклык боҗралары һәм җилетларыннан файдаланырга тиеш. Саклык җиһазлары булса да, ярдан еракка китәргә ярамый.
  10. Коену өчен махсус билгеләнгән урыннардагы чикләгеч билгеләрне узып чыгу тыела.
  11. Йөзеп баручы судно, сал һәм башка объектларга якын килергә ярамый.
  12. Ярлардан, күперләрдән һәм башка шундый биек урыннардан суга сикерү катгый тыела. Махсус шуның өчен ясалган урыннарда гына су астына чуму рөхсәт ителә.
  13. Әгәр суда вакытта көчле агым башланса, агымга каршы йөзәргә киңәш ителми. Мондый очракта максималь дәрәҗәдә ярга якынлашырга тырышып, агым буенча йөзәргә кирәк.
  14. Әгәр аякны көзән җыера башласа, паникага бирелергә ярамый. Тынычланып, аркага ятарга һәм аякны ышкый-ышкый ярга таба йөзәргә кирәк.
  15. Суда булганда каты итеп кычкырырга һәм ялган ярдәмгә чакыру сигналлары бирергә ярамый. Югыйсә, чын куркыныч килеп чыккан очракта, моны ялган сигнал дип уйлап, ярдәмгә килмәскә дә мөмкиннәр.

Җәйге ялларыгыз күңелле һәм тыныч үтсен!

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.