Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Яшьтәшләрем бүген ниләр белән шөгыльләнә?

“Хәзерге буын яшьләре тәрбиясез: китап укымыйлар, театрларга йөрмиләр, әдәп-әхлак дигәнне белмиләр !” “Аларның киләчәге нинди булыр?” “Дөнья кемнәр кулына кала?” Таныш сүзләр, әйеме? Соңгы вакытта мондый сүзләрне еш ишетә башладык.

Алар  миңа да  тыңгылык бирми. Ничек тә өлкәннәр алдында әлеге бу сүзләрнең дөрес түгеллеген исбатлыйсым килә. Яшьтәшләрем бүген ниләр белән шөгыльләнә соң? Шул максат белән танышларымның социаль челтәрдәге битләрен күзәтәм. Яшьләре буенча нәтиҗә ясасак, 14-16 яшьлекләр, нигездә, шәһәребезнең соңгы вакытта танымаслык булып үзгәргән “Казан су”, “Җиңү” паркында күңел ача; үзәк стадионда урнашкан спорт мәйданчыкларында шөгыльләнә.  Ә 17 яшьтән өлкәнрәкләрне уй-фикерләре, кызыксынулары, шөгыльләре уртак булган дуслары белән пицерия, кафеларда очратырга була. Рәхәтләнеп күңел ачу, сөйләшеп-аралашып утыру өчен мондый урыннар да начар түгел.

Шәһәребезнең ял итү урыннарында китап укып утыручыларны да күргәлим. Димәк, сирәк булса да, укыйлар. Әмма китапханә хезмәткәрләре китергән саннар артык куандырмый: китап укучыларның бары 10-15 процентын гына яшьләр  тәшкил итә икән. Артык борчылырга урын юк, минемчә. Чөнки хәзер яшьләр арасында электрон китаплар популярлаша бара. Шулай ук  китап кибетләренә йөреп шәхси китапханәсен булдырган танышларым да бар. Алар китапларны үзләре генә укып калмый, бер-берсе белән алмаша, башкаларга да тәкъдим итә. Бу заманда кемне генә китап белән кызыктырып булыр икән, диярсез.

Була икән шул! Мин моңа башта үзем дә ышанмаган идем.  Әмма дусларым белән Арча үзәгендәге мәһабәт биналарның берсенә урнашкан кофейняга (Date&Coffee) йөри башлаганнан соң, фикерләрем үзгәрде. Тыныч, рәхәт мөхит, зәвыклы залга килеп кергәч, син үзеңне бөтенләй башка  дөньяда кебек хис итәсең. Телисең икән   –  хуш исле чәйләрдән, тәмле кәһвәдән, татлы ризыклардан авыз ит; яисә төрле коктейль, туңдырма, натураль лимонадлар белән сыйлан; теләсәң – китап укы.

Биредә китапка урын түрдә, иң кызыклысын үзләре үк тәкъдим итә. Шунда ук кино карарга, яисә күптән онытыла баручы өстәл уены уйнап, күңел ачарга мөмкин. Димәк, хәзер чын кәһвә эчү өчен зур шәһәрләргә барасы юк. Күңелеңә хуш килердәен сайларга хуҗасы ук ярдәм итәчәк. Ул борынгыдан килгән чәй, кәһвә эчү сәнгате турында сәгатьләр буе сөйли ала.  Мондый эчемлекләргә артык ис китмәгән заманда курыкмыйча эш башлаган хуҗа белән якыннанрак танышасым килде. Баксаң, мин күрергә, аралашырга теләгән  “начальник” япь-яшь бер егет икән.

Иң элек мине аның кунаклар белән әдәпле итеп сөйләшүе җәлеп итте. Күптәнге танышлар кебек әңгәмәгә дә корып җибәрдек. Альберт Зарипов – Арча егете. Яшь булуына карамастан, бик максатчан һәм хыялый булуы күренә. Нәкъ менә шул сыйфатлары аңа күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм иткән. Хыялга юл шактый озын (11 ел) һәм катлаулы була, әмма ул тиз генә бирешә торганнардан түгел.  Төп максаты – туган шәһәре өчен кирәкле һәм файдалы эш башкару. Күп укый, үзенә ошаган китапларны, бик оста итеп, башкаларга да тәкъдим итә (үзем дә ул күрсәткән китапларның бишенчесен укыйм инде). Шуңа күрә биредә укылган китаплар, яисә фильмнар турында кызыклы әңгәмәләрне еш күзәтергә була.

Кафеның кунакханә бинасында урнашуы йөрүчеләр өчен аеруча уңайлы. Чит шәһәрләрдән килгән кунаклар да аны үз иткән. Арчалыларның Эмиль Гарипов, ИлСаф, Айваз Садыйров белән нәкъ менә биредә төшкән фотоларын да инстаграм битләре аша күрдек. Кыскасы, монда яшьләрне буш вакытларын файдалы һәм матур итеп үткәрергә өйрәтәләр, китапка мәхәббәт тәрбиялиләр.

Әйе, Арчабыз көннән-көн матурая, зурая  һәм яхшыра бара. Соңгы вакытта яшь әниләр һәм аларның сабыйлары өчен дә кирәкле, ә иң мөһиме – файдалы  ял итү урыннары эшли башлады. Аларның да хуҗалары – яшьләр. Әйтик, Алия һәм Илдар Фаздаловларның әкияти серле остаханәсе (“Остабикә”) балаларны кул эшенә өйрәтсә, Таһир Исмәгыйлевнең исеме дә, җисеме дә эшлекле “Эрудит” үзәгендә,  белем һәм тәрбия бирү максатыннан, төрле шөгыльләр, осталык дәресләре үткәрелә. Үз эшләрен файдалы итеп башкара да, заманча, зәвыклы итеп тәкъдим итә дә беләләр. Табышлары зур булмаса да, алар артка чигенергә җыенмый, ныклы адымнар белән алга баралар.

Күрәсезме, шәһәребездә инициатив яшьләр арта бара:  алар бизнес, эшмәкәрлек, сәнгать өлкәләрендә матур хезмәт итәләр һәм үз үрнәкләрендә бүтәннәрне тәрбиялиләр. Иң мөһиме – башкарган эшләре халык файдасына! Аларга бары тик уңышлар телисе һәм афәрин, диясе генә килә!

Талия Төхфәтуллина

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.