Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Аның бер көнлек акчасын эшләп алу өчен 100 ел бил бөгәргә тиешбез

Үземнең кесә такыр булгангадыр инде, мине югары җитәкчеләрнең, депутатларның, сенаторларның һәм олигарх-байларның күпме алганнары кызыксындыра. Түбәндә мин кыскача аларның иң-иңнәрен күрсәтеп китәм. Бу саннарның берсе дә уйлап чыгарылган түгел, ә салым декларацияләреннән алынган.

Ике ел элек ВТБ банкы башлыгы А.Костинның көненә 4 миллион сумнан артыграк эшләве билгеле булгач, “вәт чирттерә бу” дип куйган идем. Былтыр “Газпром” һәм “Роснефть” җитәкчеләренең көненә 5 миллион сумга кадәр алуларын ишеткәч, “кемнең кулында – шуның авызында” дигән әйтемнең дөрес икәнлегенә тагын бер кат инандым.
Баксаң, аларның борыннарына чиртүчеләр бар икән әле. Быелның апрелендә игълан ителгән керемнәр декларациясеннән күренгәнчә, былтыр Дәүләт Думасының “Единая Россия” фракциясе депутаты Григорий Аникеевның көнлек кереме 12 миллион (!) сум (еллыгы 4,3 миллиард сум) тәшкил иткән. Шунысын да әйтү кирәк, аның җитәкчелегендәге 25 компаниянең 18е генә рәсми теркәлгән ди. Димәк, аның керемнәре 12 миллион гына түгел, ә тагын да зуррак.
Әле күптән түгел генә илдә минималь хезмәт хакы күләмен 11 мең сумга күтәреп куйдылар. Иренмичә санап карадым, минималь хезмәт хакы алучы кеше Аникеевның бер көнлек акчасын эшләп алу өчен 100 ел (!) бил бөгәргә тиеш булып чыга. Менә шундый әкияти илдә яшибез.
Президент аппаратындагыларның, хөкүмәт министрларының, депутатларның, сенаторларның барысының да еллык декларацияләре алты-тугыз нольлеләр. Хет берсенеке миллионнан ким булсын.
Хуш, аларның барысы да Мәскәү белән бәйле диик тә үзебезнең Татарстанга кайтыйк. Билгеле, безнекеләрнең керемнәре мәскәүләрнекенә караганда күпкә тыйнаграк, тик көненә миллион сум керемлеләр бездә дә бар. Шуны да әйтергә кирәк, республика, шәһәр-район җитәкчелегендәге ир-атларның күп очракларда үзләренә караганда акчаны хатыннары күбрәк эшлиләр икән. Җилнең кайсы яктан искәнлеген, ягъни аның нигә шулай икәнлеген бөтенебез дә ачык сиземлибез, шуңа аңа тәфсилләп туктап тормыйм.
Мин яшәгән Чаллыда да шундый җилләр исә. Түбәндә сүзем үзем 40 елга якын эшләп киткән КамАЗ турында булыр. Коммунистлар хакимлеге чорында цех җитәкчесе эшчегә караганда хезмәт хакын 2,5-3 тапкыр, ә завод (алар КамАЗда алты берәмлек) директоры 4-5 тапкыр гына артыграк ала иде, чөнки ул елларда чикләүләр бар иде. Ул хәтта КПССның Генераль секретаре белән хөкүмәт җитәкчеләренә дә кагылышлы иде. Хәзер андый чикләүләр юк, һәр җитәкче бүген үзенә-үзе күпме тели шулкадәр билгели. Шуңа да гади эшче белән җитәкченең хезмәт хаклары аермасы җир белән күк арасын хәтерләтә. КамАЗ эшчесенең бүген уртача хезмәт хакы 25 мең сум тирәсе, ә аның генераль директоры 9 миллион сум тирәсе (еллыгы 107,6 миллион тирәсе) ала. Аерма фантастик – 300 тапкыр.
Шушы урында халык артисты Олег Басилашвилиның патриотлыкка багышланган бер интервьюсыннан өзек китерүне кирәк дип саныйм: “Берәүләр очын очка ялгап яшәп ятканда икенчеләр миллиардларын оффшорларга чыгарып яшерәләр икән, гади халыктан илгә карата нинди патриотик хисләр көтәргә була ди? Байлар белән ярлылар арасында бүген тирән упкын һәм ул елдан-ел тирәнәя генә бара. Менә шушы хәл киләчәктә үткән гасырда булган фаҗигане, ягъни революция китереп чыгармас дип кем әйтә ала?!”
Мин дә аның белән килешәм, ә патриотлык хисенә килгәндә, бездә чын патриотларга караганда ялган ура-патриотлар күбрәктер дим. Элек ура-патриотлар җитәкче урыннарга үрмәләү нисбәтеннән КПСС сафларына кергән булсалар, хәзер икенче бер мәгълүм партиягә.
Май указында президент алгы планга хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне куйды, ләкин эшче-крестьян моңа омтылмый, чөнки үзенең хезмәт җимешен сорыкортлар үзләштерәсен яхшы белә. Илдә кайчан хезмәткә гадел түләү системасы кертелә, шул вакытта гына хезмәт җитештерүчәнлегенең күтәрелүен көтәргә була.
Җәмәгатьчелек күптән керемнәрдән салым алу системасын үзгәртүне, ягъни күп керемлеләрдән салымны күбрәк алуны гамәлгә кертүне сорый. Депутатлар аңа һәрчак аяк чалалар, чөнки бу үзең утырган агач ботагын кисүгә тиң. Салым коммунистлар чорында да 13 процент иде, хәзер дә шулай. Ә менә алга киткән илләрдә салым керемгә карап алына: аз керемлеләр аннан бөтенләй азатлар, ә байларныкы ул 30-40 процентка җитә.
Сүземне түгәрәкләп шуны әйтәсем килә: ул керем декларацияләрен халыкның ачуын кабартып игълан итмәсәләр яхшырак булмас микән? Урлыйсы кеше барыбер урлаша, үзләштерәсе барыбер үзләштерә.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.