Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

«15 яшьтә университетка керде, 18дә — аспирантурага, аннан- психушкага…»

Ата-аналарның иң изге теләге — балаларының сау-сәламәт, бәхетле-тәүфыйклы үсеп, тормыш көтәрлек һөнәрле булуы, үзенә тиң яр белән гаилә корып, балалар үстерүе. Аларның ниндидер сәләтләре ачылып, югары казанышларга ирешәләр икән — болары Аллаһы Тәгалә бүләге. Барына шөкер итә белергә генә кирәк.

Нәкъ менә шөкер итә белү соңгы чирек гасырда сирәк очрый. Хәзер бихисап ватандашыбыз сабыен туган мәленнән үк бөеклеккә әзерли. Аның бишектә тибенеп ятуын — дөньяны таң калдырачак балет остасы, кулларын тиз-тиз селтәвен — җиңелү белмәс спортчы, чәрелдәп елавын мәшһүр җырчы булачагына юрый. Сабый тәпи китү белән әллә ничә түгәрәккә җитәкләп йөртә башлыйлар. Беренче сыйныфка төшкәндә үк инде “даһилык юлы”нда бетмәс-төкәнмәс газаплар кичергән бала бер үк вакытта музыка һәм рәсем мәктәпләренә, җыр, бию, театр, нәфис гимнастика, хоккей, шахмат түгәрәкләренә, чит телләр өйрәтүче укытучы дәресләренә йөри. “Эх, тәүлектә 48 сәгать булсачы!” — дип уфтана “кечкенә даһи”ен ил күләмендәге барлык фестивальләрдә, конкурсларда катнаштыруны максат итеп куйган ана.
 
“Вундеркиндлар кемгә кирәк?”
Кызганычка каршы, Русиянең күпчелек вундеркиндларының (аеруча сәләтле бала­­ла­р­­ның) дан кояшы бик иртә байый икән: берәүләре, зур өметләрне аклый алмыйча, бөтенләй күздән югала, икенчеләре тилеләр хастаханәсенә эләгә, өченчеләре якты дөньядан бик иртә китә.
“Мәскәүле Савелий Косенко 2 яшендә укый, 7 яшендә өй компьютеры өчен программалар төзи. Мәктәпкә төшәр вакыт җиткәч, экстерн рәвештә биш сыйныф өчен имтиханнар бирә. 10 яшендә урта мәктәп тәмамлый һәм шул ук елда физика буенча дәреслек яза. Гиннессның рекордлар китабына кертелә. Мәскәүдәге Н. Э. Бауман исемендәге техник университетның берьюлы ике факультетында укып, аны 16 яшьтә тәмамлый”.
90нчы еллар башында гәзитләрнең беренче битләре шундый язмалар белән шыплап тулган була иде. Әйтерсең лә Русия бөек малай һәм кызларны көне-төне штамплап кына тора. Ул сабыйлар бер яшьтә дөрес итеп сөйләгән, икедә укыган, өчтә зур-зур саннарны бүлгән-тапкырлаган, биштә барлык классик әдәбиятны үзләштергән, ун-уникедә мәктәп тәмамлаган…
Вундеркиндлар турында мифлар гына тудырылганын байтак еллар үткәч кенә белдек. Сәләтле Савелий да университет тәмамлагач әллә кая югалды — Русия галимнәре исемлегендә ул күренми. Мәскәүдә яшәүчеләр арасында да ул юк. Журналистлар аны Канададан барып таба.
— Тере булганыма да шөкер әле, — дип шаярта Савелий. — Югыйсә, ишетүемчә, безнең буын вундеркиндларының, имеш, байтагы күптән инде теге дөньяда…
90нчы елларда вундеркиндчылык бөтен илне чолгап ала. Чик-чаманы белмәгән ата-аналар, котырынып, гади генә балаларыннан да даһилар әвәләргә керешә. Сабыйларны үзләре аңламаган әдәбиятны укырга, таңнан төнгә кадәр математик мәсьәләләр чишәргә һәм фортепианода уйнарга мәҗбүр итәләр.
— Һәр бала үзенә бер төрле бит ул. Ләкин совет чорында балалар бакчалары һәм мәктәпләр алдында балаларны бер төрле итеп тигезләү, һәм отличникларны “икеле капчыклары”ннан аерып алып, арытабангы тормышка озату бурычы тора иде, — дип дәвам итте Косенко. — Совет мәктәбендә индивидуализм булмады. Белем имтиханнар белән генә бәяләнде. Һәм дәресләрне дә еш кына шушы фән белән кызыксынмаучы, компетенциясез укытучылар алып барды. Аларның бурычлары да балаларның сәләтен яисә проблемаларын ачу түгел, ә аларны коры белемнәр белән томалау. Көнбатышта исә балаларга белем бирү ысулы башка төрле: анда бала, иң беренче чиратта — шәхес, шуннан соң гына белемнәр тупланмасы. Мәктәпнең бурычы да — бөтен яклап үсешкән җәмгыять әгъзасы тәрбияләү, ә 10 яшьтә сәләтен күрсәтү түгел. Кечкенәләр иртә ирешкән казанышлар тирәсендә цирк оештыру зыянлы. Моны мин үз җилкәмдә татыдым.
 
“Мәктәптә мине кимсеттеләр”
“Дөньяда иң яшь аспирант булган бертуган Князевалар диссертация яклады. Үз вакытында 13 яшьлек Диана һәм 15 яшьлек Анжела Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс академиясе аспирантурасына керү имтиханнарын “бик яхшы”га тапшырдылар. Ә моңа кадәр кызлар мәктәп программасын — биш, институтныкын өч елда үзләштергәннәр иде. Алар исәбендә 30дан артык доклад, фәнни хезмәт. Анжела һәм Диана инглиз, немец һәм француз телләрен белә, итальян һәм испанчаны өйрәнә”.
Князеваларны без Бостонда эзләп таптык. Алар Русия журналистлары белән сөйләшүдән катгый баш тарта. Туган илдә аларны аңламаганнары һәм кабул итмәгәннәре өчен кызларның хәтере калган, диләр.
Киңкүләм мәгълүмат чараларында Князевалар белән 9 ел элек булган коры гына интервью очратырга мөмкин. “Тормышта иң мөһиме — уку һәм карьера ясау” дигән ныклы фикердә алар. Кызлар әниләренең рөхсәте белән генә әңгәмәгә ризалашкан. “Сөйләшү электрон почта аша язма рәвештә генә булачак. Бер генә сүз дә үзгәртелмәсен”, — дип, матбугат вәкилләрен ана кеше кисәтеп куйган.
Бертуган Князеваларның кайбер сабакташлары интернет-форумда истәлекләре белән уртаклашкан:
“Вузны алар өч елда тәмамлаган иде, әмма халыкара икътисад буенча 13-15 яшьлек белгечләр кирәкми булып чыккан. Кызлар икенче югары — юридик белем алырга китә. Һәм тагын шундый ук хәл: бер генә конторага да юрист балалар кирәкми. Шуннан Русиянең Ректорлар советы кызларны АКШның Стэнфорд университетына җибәрә. Ике еллык программаны алар бер елда үтеп чыкты. Әмма 15-17 яшьләрендә дә үзләренең фән кандидаты белемен беркайда да файдалана алмадылар. Докторлык дәрәҗәсенә ирешкәч кенә Нью-Йорк штаты университетларының берсендә Америка студентларына лекцияләр укый башлыйлар”.
“Бертуган Князевалар Финанс акаде­миясендә минем белән бергә укыды. Аларның югары күрсәткечләре артында үсешкән шәхесләр түгел, ә үз эчләренә бикләнгән балалар тора иде. Аларны “җитәкләп алып килделәр, җитәкләп алып киттеләр”, сабакташлары белән бернинди аралашу булмады. Аларның дуслары да юк иде. Чыгышлары да имтихан җавапларын ятлаган мәктәп балаларыныкын хәтерләтте”.
Шул ук вакытта Савелий Косенкодан мин аның үзеннән өлкәнрәк булган сыйныфташлары, курсташлары белән нинди мөнәсәбәттә бул­ганлыгы турында сорашам.
— Элек совет мәктәпләрендә талантлы балалардан көләләр генә иде, — дип дәвам итә ул. — Мәктәпне тоташы белән диярлек экстерн рәвештә үттем. Укытучыларның үз фәннәре буенча да компетентлы булмавын күрү авыр тәэсир калдыра иде. Мондый хәлне сабый чактан ук күрдем. Һәм ул бөтен гомерем буена авыр тәэсир итте. Гадәти мәктәптә бер ел гына түздем. 6нчы сыйныфка кабул ителгәндә миңа 7 яшь кенә иде. Мәктәптә укытучылар хуплавы белән укучылар мине кимсетте. Укытучы апа башта ук сыйныфташларыма минем яһүд булуымны һәм “төрткәләргә” дә мөмкин икәнлекне аңлатты. Шуннан соң ел буена моның нәтиҗәсен тойдым. Ярый әле, күп укыганлыктан, сыйныфташлар белән андый “аралашуга” вакытым калмый иде. Шунлыктан, әти-әни минем белән өйдә генә шөгыльләнүне кирәк дип тапты. 11 яшемдә Бауман институтына укырга кердем һәм үземне оҗмахтагыдай хис иттем. Биредә акыллы, гыйлемле егетләр-кызлар җыелган һәм миңа алар дәрәҗәсенә җитәргә кирәк иде. Монда кергән 17 яшьлек үсмерләр, күңел ачуга караганда, укуны өстенрәк күрә иде. Миңа ихлас мөнәсәбәт булды, шунлыктан курсташларым һәм профессорлар турында яхшы тәэсирләр генә калды.
“Укучыларымнан гафу үтенәм…”
“Павлик Коноплев өч яшендә катлаулы кушу-алу гамәлләрен өйрәнде, аз гына соңрак университет дәреслекләрен җитез укый башлады. Биш яшендә логарифмнарны башында исәпләп чыгарды. Музыкаль грамота үзләш­тереп, яраткан җырларын нота белән башкарды. Бераз соңрак Менделеев таблицасын бөтен нечкәлекләренә кадәр өйрәнде. Сигез яшендә катлаулы физик мәсьәләне чиште. Павлик беренче сыйныфтан соң 4нчегә “сикерде”. 15 яшьтә университетка керде, 18дә — аспирантурага.
Ләкин ул психиатрик клиникага эләкте. 2000 елның сентябрендә вафат булганда аңа 27 яшь иде”.
— Савелий, ә сез вундеркинд балалар белән аралаштыгызмы?
— Эсперимент максатында үзем экстерн рәвештә тәмамлаган (һәм шунда кимсетелгән) мәктәптә берничә ай укыттым. Әйткәндәй, мин аттестат алганнан соң мәктәп, минем исемне файдаланып, имеш, даһилар әзерләп чыгаручы уку йорты дип, үзен бик тиз генә рекламаларга кереште. Мин анда бик талантлы укучылардан махсус тупланган сыйныфта физика дәресләре алып бардым. Материалны яхшырак түгел, ә мөмкин кадәр тизрәк үзләштерергә мәҗбүр ителгән төрле яшьтәге үсмерләргә карап торуы сәер иде. Хикмәт шунда: укытучылар — элекке, совет заманындагы белем багажы белән калган кешеләр, алар материалны алардан таләп ителгән тизлектә аңлата алмый иде.
Хәтеремдә, ул сыйныфта иң яше Данил исемле малай иде. Тормыш тарафыннан басылган малай булып истә калган. Соңыннан аның турында кайдадыр укыдым. Тормышы барып чыкмаган. Мәскәү дәүләт университетына 12 яшендә кергән. Шуннан аның психик проблемалары башланган. Үсмерне үз мөм­кинлекләре буенча укытырга кирәк булган, ә аны трафарет буенча, ашыктырып укытканнар. Ул сәләтен ача, үзен шәхес итеп тоя алмаган. Кызганыч ки, аны ашыктырганнар һәм, күрәсең, киләчәген җимергәннәр. Бүген мин Данил һәм башка укучылар алдында гафу үтенәм. Ни өчен, дисезме? Кайчандыр мин шушы мәктәпне тәмамлаганга гына аларны шулай җәфа­лаганнары өчен…
 
“Эшләргә өйрәттеләр, ә яшәргә — юк”
Кечкенә даһиларның җимерелгән язмышлары турында сөйләүче дистәләрчә фаҗигале тарихны очратырга мөмкин тематик интернет-форумнарда.
“МДУның физика факультетына 12 яшендә кергән малай белән таныш идем. Аның белән мин ул соңгы курста укыганда таныштым. Әнисе улын балачагыннан мәхрүм итеп, өлкәннәр дөньясына керткән. Шулай итеп, аның җаны 12 яшь дәрәҗәсендә катып калган. Гомере буе аны “Киндер” дип атап йөрттеләр. Сөйгән кызлары да бар иде. Ләкин үсмернең акылы җиңеләйде. Әнисе тулай торакның бер бүлмәсендә биш ел буе аның белән яшәде. Институтны тәмамлау алдыннан ул әнисен күралмавын әйтә башлады. Философия факультеты аспирантурасында укыганлыгын ишетеп белә идем. Аннары ул әллә кая югалды. Курсташларыбызның берсе дә аның турында берни ишеткәне юк…”
“Минем сыйныфта вундеркинд кыз укый иде. 12 яшендә мәктәп тәмамлады. Әти-әниләре аны кулларында гына йөртте. Кыз уен­чыкларның да, беренче мәхәббәтнең дә нәрсә икәнен белмәде, уку белән генә шөгыльләнде. Күптән түгел мин аның әнисен очраттым — урамда чәчәкләр сатып тора иде. Кызы турында сораштым. Ана елап җибәрде: “Кызым эчә, тарта, өйдән чыгып китә башлады, хәзер психиатрик дәваханәдә ята”.
“Безнең мәктәптә акыллы гына малай бар иде. 6нчы сыйныфта чакта программа­лаштыруның ике телен белде. Информатика укытучысы аның белеменә таң кала иде. Еллар үтте. Теге егет хәзер кесә телефоннары сатучы булып эшли. Күптән түгел очрашып, сөйләшеп тордык. “Ни өчен программист булмадың?” — дигән соравыма ул болай дип җавап бирде: “Программалаштырырга мине өйрәттеләр, ә яшәргә — юк”.
Дөньяда даһи балалар нибары бер процент. Алар арасында бәхетлеләре тагын да азрак.
Ирина Боброва. Кызыл таң

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.