Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

1988-1989 елгы чыгарылыш укучыларын Носы мәктәбенә  кабаттан җыйды

Кояшлы, җылы июнь ае 29 елдан соң, 1988-1989 елгы чыгарылыш укучыларын белем һәм тәрбия биргән Носы мәктәбенә  кабаттан җыйды. Күңелләрдә сөенеч, дулкынлану, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый, чөнки балачакның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле.

Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне! Кичә өч буынны  очраштырды. Кичәге сыйныфташлар, укытучылар һәм бүгенгеләр. Без аерылышканга өч дистәгә якын вакыт үткән. Аралар ерагайган саен мәктәпнең, сыйныфташларның, укытучыларның кадерен ныграк аңлыйсың.  Укытучыларга рәхмәтләр яуды. Һәркем үзе үткән тормыш юлы белән таныштырды, уңышлары белән уртаклашты, бәйрәм белән котлады.

Укытучы өчен укучылары ирешкән уңышлар турында ишетү, аларның матур тормышын күреп, сәламен алып яшәүдән дә зур куаныч юктыр, мөгаен. Каршыңда тормышның ачысын-төчесен күрергә өлгергән, тормыш тәҗрибәсе туплаган  укучың басып тору – укытучы өчен дулкынландыргыч мизгелләр. Ә бит шундый лаеклы уллар һәм кызлар тәрбияләүдә, һичшиксез,  укытучының да өлеше бар. Сыйныф җитәкчебез – Сафиуллина Флера Нурмөхәммәт кызы. Тормышны яратуыбыз, хезмәтне  сөюебез, минем уйлавымча, сыйныф җитәкчебез Флера ападан да килә торгандыр. Сабыр, зирәк, акыллы апабыз, без – шаян–шук  укучыларына белем, өмет  һәм  ышаныч орлыклары салган.

Сыйныфташларның күбесе туган авылыбызда эшлиләр, туган нигезне, авылыбызны  саклыйлар.

Укытучыларыбыз укучыларының тормышта үз юлларын табуларына,  тырышып эшләүләренә, күркәм тормыш  итүләренә  сокланып карадылар, мактадылар.

Мәктәптә шундый җылы очрашу оештырылганы өчен мәктәп директоры Вәсим Бәдретдиновка рәхмәт. Авылыбыз мәктәбен үз туган йортыдай якын күрүче, аның төзеклеге, иминлеге өчен күп көч куючы, мәктәбебезнең данын, чын мәгънәсендә дәрәҗәсен саклаучы хөрмәтле остазыбыз, укытучыбыз ул безнең.

Безнең  күңелләргә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә  шушы туган мәктәбебездә укыган елларда  салынды.

Хөрмәтле укытучыларыбыз, сезгә чиксез зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез бүгенге очрашуга килеп  тә күңелләргә матурлык, яшәүгә дәрт өстәдегез. Һәрберебез  тыныч, имин, сәламәт яшик!

Рузилә Һадиева,

Шушмабаш мәктәбе укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.