Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“Җидегән чишмә”җырына – 40 ел

Җидегән чишмәләрдә җиде улак,

Челтер-челтер ага көмеш су.

Көмеш сулар ага, кошлар сайрый,

Шул чакларда бигрәк ямансу.

Һәр атнада телевидениенең ТНВ каналында “Ком сәгате” тапшыруы була. Аны якташыбыз, Өчиле авылы егете, журналист Данил Гыйниятов мавыктыргыч итеп алып бара. Күптән түгел Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева белән булган әңгәмәне яратып карадык. Ул үзенең чыгышында кырык ел элек булган вакыйганы сөйләде: “Бервакыт мине Сара апа өенә чакырып алды.  Сүзләрен Арча районында туып-үскән күренекле язучыбыз Гомәр ага Бәширов язган “Җидегән чишмә” дигән яңа җырын уйнап-җырлап күрсәтте. Җыр миңа бик нык тәэсир итте. Аның көе мине тетрәтте, үзе борынгы көйләргә ошаган кебек булса да, яңача яңгырый торган, ниндидер яңа интонацияләре булган заманча көй иде. Сүзләре дә матур, күңелгә керә торган. Мин җырны бик яраттым. Сара апа болай ди: “Без Гомәр абыең белән киңәштек тә, бу җырны сиңа бирергә булдык. Мин бу көйдә синең тавышыңны ишетәм”. Һәм тагын уйнап-җырлап күрсәтте. Бу минутта минем шатлыгым эчемә сыймады.

Җырның көе сүзләренә шулкадәр туры килә, әйтерсең, сүзләр белән көй икесе бергә туганнар, аларны бер-берсеннән берничек тә аерырга мөмкин түгелдер. Бу ике олы шәхеснең миңа, яшь җырчыга, шундый зур ышаныч күрсәтүләренә сөенүемнән көләргә дә, еларга да белмим, ышанычларын аклый алырмынмы, бу җырны үзенә генә хас бөтен нечкәлекләре белән җырлый алырмынмы, халык яратырлык итеп башкара алырмынмы дип уйладым. Җырны өйрәнү  көннәре Сара апаның миңа дәрес бирү көннәре булды. Ул остаз буларак, минем белән булган һәр репетициясен нәкъ дәрес кебек алып бара иде. Аның белән бергәләп өйрәнгән “Җидегән чишмә”без халыкка китте. Бу җыр Сара апа һәм Гомәр абыйны халкыбыз алдында яңа бер баскычка күтәрде”.

Сара Садыйкова турында язмалар тупланган “Сагыналар сине якын дуслар…” китабында якташыбыз Гомәр Бәширов бу җыр турында үзе менә ниләр сөйли: “Җидегән чишмә” җырының музыкасын язарга алынганнан соң берәр атна үткәч, Сара ханым аңа көй язуы хакында әйтте.

– Беләсеңме, ул көй миңа унбиш көннән бирле тынгылык бирми инде, мин аны ике атна буена эзлим. Күңелемнән чишмә тавышларын да, кошлар сайраганны да тыңладым, романыңны да укыдым, хыялым белән ямь-яшел болын буйларында да йөрдем, кайчакларны күңелгә ятышлы, кирәк авазлар да ишетелгәли, менә-менә көй башланып та китәр шикелле… Табам мин ул көйне, табам булгач, табам!..

Сүзендә торды, композитор “тапты” ул көйне. Аның күпкырлы көчле таланты бу җырны иң популяр әсәрләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрде”, – дип яза Гомәр Бәширов.

Гомәр ага үзенең “Күңел дәфтәре” дип исемләнгән көндәлегендә: “Шулай итеп, 1978 елны да тәмамладык. Мин үз бүлмәмә чыгып, магнитофонда Фәридә Кудашева, Габдулла Рәхимкулов җырларын, ахырда минем сүзләремә язылган “Җидегән чишмә” дигән җырны да тыңладым. Алар икәү. Ягъни минем романда чыккан “Җидегән чишмә” дигән җырга ике композитор – Сара Садыйкова һәм Әнвәр Бакиров музыка яздылар. Димәк, башкаручылары да икәү, икесе дә хатын-кыз. Сара Садыйкова көен Зөһрә Сәхәбиева, ә Бакиров көен Нәфисә Васыйлова башкара. Минем үземә Сара Садыйкова көе күбрәк ошый. Анысы халык моңына якынрак. Ул халык җырларын хәтерләтә. Чыннан да, җырның сүзләре дә халыкчан бит. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки халык тормышында зур урын тоткан чишмәләр турында сүз бара. Халык күңелендә чишмә су чыганагы гына түгел, бәлки матурлык, рухи хәзинә чыганагы да. Җыр менә шул турыда”, – дип истәлекләрен теркәп куйган.

Без күптән түгел “Татарстан” журналының әдәби мөхәррире,  шагыйрә Луиза Янсуар белән Яңасала авылында булып, Гомәр Бәшировның “Җидегән чишмә” романы белән бәйле истәлекләрне тупладык.  Язучы белән ныклап аралашкан Гөлсәрия Миңнебаева һәм Оркыя Шакирҗанова берсен-берсе тулыландырып: “Гомәр ага үзенең әдәби чишмәсен “Җидегән” дип символик исем белән атаган, авылның чишмәләрен бер чишмәгә җыйган. Элек  чишмәләргә күп итеп улаклар куялар иде. Ат чишмәсенә алты улак куйдылар, атлар шуннан су эчәләр иде. Хәзергедәй хәтеремдә: сугыштан исән-имин килеш бердәнбер бахбай кайтты – Буденный. Кайткач та туган чишмәсе суын эчеп туя алмады малкай. Авылыбызның һәрбер чишмәсе  менә шундый истәлекле. Гомәр абыйның нигез урыныннан ерак булмаган чишмәгә “Җидегән чишмә” дип исем бирдек. Гомәр абый үзе дә табигатьне күзәтергә, чишмәләр янында йөрергә ярата иде. Авылда ял итеп килгәннән соң ул үзенең ике китаптан торган романына “Җидегән чишмә” җырын керткән, төп героена да Каенсар авылы егете Гайнан исемен биргән”, – дип истәлекләрен сөйләделәр.

Китапханәче Фәридә Борханова һәм укытучы Венера Сафина безне Гомәр Бәшировның музее белән таныштырдылар, ә җирле үзидарә башлыгы Айрат Сафин баянда уйнап, клуб мөдире Гөлназ Касыймова “Җидегән чишмә” җырын башкардылар. Луиза Янсуар Яңасала кешеләренә соклануын белдерде һәм чишмә суын татып карагач: “Чынлап та бик тәмле! Бу яклардан узарга туры килсә, киңәш итәбез: Яңасалага сугылып, Җидегән чишмә суын татып карагыз”, – диде.

Якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахунов “Җидегән чишмә” җыры турында: “Сара Садыйкова язган җырларны халык кабул итте, үзенеке дип санады: туй мәҗлесләрендә, өмәләрдә, әдәби кичәләрдә, концертларда җырлады. Аның “Җидегән чишмә”сен Зөһрә Сәхәбиева беренче булып ачты, Зөһрәбезнең җиңел кулыннан ул җыр яшен тизлегендә республикага һәм татарлар яшәгән барлык төбәкләргә таралып, популярлашып китте. Җыр халыкның үз хәзинәсенә әверелде. Чын сәнгатьнең язмышы гомергә шулай булган!” – дип горурланып язды.

Сүзләрен Гомәр Бәширов, көен Сара Садыйкова язган “Җидегән чишмә” җыры инде кырык ел һәркемне сокландырып яңгырый, үз итеп башкарыла. Аларның ышанычын аклап Татарстанның халык артисткасы Зөһрә Сәхәбиева бу җырны халыкка танытты, яшьләргә дә өйрәтә. Тагын бик күп еллар “Җидегән чишмә” җыры халык тарафыннан яратып башкарылыр, онытылмас әле.

Шәфигулла Гарипов,

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.