Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“ТатАрская усадьба” кунак йортында булдым әле (фотолар) Реклама

Хәзер туйлар, юбилейлар, бәйрәмнәрне рестораннарда үткәрергә ияләшеп киттек. Беренчедән, хуҗалар өчен мәшәкате юк, икенчедән, ни дисәң дә, ресторан. Алар Арчада үсеп чыгып кына тора. Соңгы вакытта шуларның берсе Божа авылындагы “ТатАрская усадьба” кунак йорты турында бик күп мактау сүзләре ишетелә башлады. Урыны матур, заллары зәвыклы, тирә–юне чәчәккә күмелгән, ризыклары телеңне йотарлык…

Урыны дигәннән… Элеккеге кемпинг бинасында урнашкан ул. Никадәр чыгым белән салдылар да, ничә еллар буш торды. Агач бинаны карап торсаң гына шул. Ә бервакыт яныннан үтеп барганда андагы матурлыкка исем китте. Бина үзе дә танырлык түгел. Чын хуҗалар килгән икән, дип уйладым. Тора–бара анда артистлар кайтуы, шаулатып корпоративлар үткәрелүе турында ишеттем. Әмма үземә “ТатАрская усадьба” кунак йортына барырга әлегә кадәр насыйп булмады.

Кәсеп итми, насыйп булмый, дигән шул әйбердер инде – узган шимбәдә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова белән Корайванда яшәүче Рәмзия һәм Фәрит           Вафиннарның 35 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәргә, ягъни әлеге парны 35 елдан соң яңадан язылыштырырга (язылыштыручы ул, мин күзәтүче генә) “ТатАрская усадьба”га төшәргә туры килде.

Мондый чаралар биредә күп үтә. Ресторан хуҗалары мәҗлесләрнең оригиналь формаларын тәкъдим итәргә тырыша. Без барында гына хуҗаларның берсе алсу туйларын (10 еллык) билгеләп үтү өчен мотоцикл турында сөйләште. Туйлары Америка стилендә узачак икән. Кунаклар янына әлеге пар мотоциклда киләчәк. Үзенчәлекле бит.

Бу юлы да Рәмзия һәм Фәрит Вафиннарның мәрҗән туйлары аларның үзләре өчен балаларыннан сюрприз булып чыкты. Кызыл туйларында булган барлык кунакларны эзләп тапканнар! 35 елдан соң яңадан алар белән очрашу… Һәркем өчен бик дулкынландыргыч чара булыр иде. Шушында ук яңадан язылыштылар, аннан гөрләтеп бәйрәм иттеләр.

Беренче булып шуңа игътибар иттем, ресторан эчке яктан да искиткеч икән. Зәвык белән бизәлгән залга затлы люстралар аерым бер ямь биреп тора. Тәнәфесләрдә бию өчен махсус урын бар. Артык зур булмаса да, бик уңайлы һәм анда ничектер җанга рәхәт. Алмаз Сәгыйтьҗанов “ТатАрская усадьба” дип язып бүләк иткән ак пианино бу залга үзенә бер матурлык өсти. Ризыклар – телеңне йотарлык. Оста пешекче кулы “уйнаганы” күренеп тора.

Журналист халкына күз белән күрү җитми, энәсеннән җебенә кадәр белергә, төпченергә кирәк бит. Азрак бушаган вакытын туры китереп, “ТатАрская усадьба” кунак йорты хуҗаларының берсе Ләйсән Яруллинага мөрәҗәгать иттем.

–  Бу бинаны шундый хәлгә китерү бик зур көч кенә түгел, чыгым да сорый. Ничек йөрәгегез җитеп тотындыгыз? – иң беренче соравым шул булды.

– Анысын үзебез генә беләбез, – дип елмайды Ләйсән Фәритовна. – Ташландык, чүплек урын иде бу. Чистарта башлауга авыл халкы бик сөенде. “Биек, ябык коймалар белән ябып бетермәгез инде, безгә дә күренсен”, – диделәр. Шуңа рәшәткә коймалар кордык. Эш беткәч, бөтен Божа халкын җыеп Коръән ашы үткәрдек, аларның да фатихасын алдык. Шигырьләр, җырларга кадәр язып килгәннәр иде. Авылны ямьләндердегез, җанландырдыгыз, дип, рәхмәтләр белдерделәр. Хәзер тагын алар белән Корбан ашы үткәрергә уйлыйбыз.

– Бинаны матурлагансыз, әмма тышкы яктан элеккеге төсмерен югалмаган.

– Үзебез шулай теләдек. 30 ел элек ничек булган, шулай саклансын, дидек. Яңарттык, матурладык, яшелләндердек, брусчаткалар җәйдек, агачлар, чәчәкләр утырттык, ял итү өчен эскәмияләр эшләттек, ут баганалары куйдык, машиналар  өчен парковка ясадык.

– Мәҗлесләр үткәрү өчен шушы бер зал гынамы?

– Юк. Монысы 100гә якын кеше сыя торган зур зал. Әйдәгез, күрсәтәм, моннан тыш 40тан артык кеше сыешлы тагын бер банкет залы, ябык беседка бар, – диде ул үзе белән алып китеп.

Ул кече банкет залы да хәйран зур булып чыкты. Иркенлек, тынычлык, рәхәт һава, йөрәккә ятышлы мохит, матурлык, зәвыклылык… Корпоративлар үткәрү өчен нинди уңай зал, – дип уйлап куйдым. Эчтән генә түгел, кычкырып уйладым, ахры.

– Корпоративларга без танылган артистларны да чакырабыз. Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова, Мөнир Рахмаев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Илназ Бах, Лилия Муллагалиева, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Салават Миннеханов белән Гүзәлем, Рөстәм Асаев һәм башкалар килде, Илсөя Бәдретдинова үзе генә күп тапкыр булып китте, – диде Ләйсән Яруллина.

Җәйге беседканы да карарга җай таптым. Ябулы, зур булмаган компания өчен бик уңайлы урын. Кирәк икән, шашлыгын да пешерү өчен дә мөмкинлек бар. Кечерәк компания белән банкет залында да утырырга була. 10 кешелек кенә булса да заказ алалар. Алданрак шалтыратып әйтергә генә кирәк. Туй, юбилейлар үткәрүчеләргә бүләкләр дә каралган. 1 октябрьдән 2019 елның 30 маена кадәр туй чәчәк бәйләме һәм залны бизәү – бушка.

Мәҗлескә эләккәч, ризыкларны татып карарга да туры килде. Бик мактыйлар иде, ничегрәк икән. Ах, телеңне йотарлык. Чыннан да, чын үз эшенең остасы пешергән ризыклар. Үзен күрәсем килеп, берәү дә күрмәгәндә кухняга да башымны тыктым. Карасам, япь–яшь егет плитә янында мәш килә. Кулларында ут уйната, диләр андыйлар турында.

– Безнең пешекчебезгә 25 яшь кенә әле, – дип Ләйсән Фәритовнаның килеп эндәшүенә кырын эштә тотылган кебек сискәнеп киттем. – Рәмис исемле ул. Бик талантлы егет. Төрле дәрәҗәле бәйгеләрдә җиңгән, Франциягә кадәр барып, бәйгедә катнашкан. Казан ресторанында эшләгән. Кадерләп, саклап кына тотабыз. Безнең байлыгыз ул.

… Рәмзия һәм Фәрит Вафиннарның мәрҗән туйлары дәвам итә, ә безгә китәргә вакыт. Рәхәтләнеп бәйрәм итсеннәр, бу көн аларныкы. Ә юбилейлар, туй мәҗлесләре, корпоративлар, бәйрәмнәр үткәрү мәшәкатьләре белән йөрүчеләргә “ТатАрская усадьба” кунак йортының телефон номерларын һәм адресын әйтә алам. Телефоннары: 89172861616, 89872979869. Адресы: Арча районы, Божа авылы, Магистраль урамы, 7б, “ТатАрская усадьба” кунак йорты.

Гөлсинә Зәкиева

 

 

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.