Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Коррупциягә каршы бергәләп

Безнең илдә коррупция элекке заманнардан ук булган. Тик яңа Россиядә генә әлеге гаять зур проблемага тиешле игътибар бирелә башлады. “Коррупциягә каршы тору турында”гы 273 номерлы Федераль закон кабул ителгәч коррупциягә каршы торуның төп принциплары, коррупцияне кисәтүнең хокукый һәм аңа каршы көрәшү, коррупцияле хокук бозуларның нәтиҗәләрен киметү һәм бетерүнең хокукый һәм оештыру нигезләре билгеләнде.

Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә җирле үзидарә органнарына зур роль бирелә, алар җәмгыятьтә коррупция күренешләренә түзеп тора алмаслык фикер формалаштырырга, муниципаль хокукый актларга, аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрергә, муниципаль хезмәткә керергә теләүче гражданнар биргән мәгълүматларның дөреслеген тикшерергә бурычлы. Россия Федерациясенең коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарының үтәлешенә җәмәгать һәм парламент контроле  институтларын үстерү турында кайгыртырга тиешләр.

Безнең районда коррупциягә каршы тору буенча комиссия эшли. Аның рәисе – район башлыгы.  Комиссия составында хокук саклау органнары, көч структуралары, җирле үзидарә органнары, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре бар. Әлеге комиссия муниципаль районда коррупциягә каршы даими эшләүче координацион орган булып тора. Быел алты айда комиссиянең ике утырышы булды, аларда җиде мөһим мәсьәлә каралды. Алар арасында: “Арча муниципаль район башкарма комитетының кече һәм урта бизнес субъектларына эшмәкәрлек эшчәнлеген үстерүдә ярдәм күрсәтү буенча эшчәнлеге турында”, “Барлык төр программалар буенча торакка исәпкә кую һәм бирү барышында коррупцияле хокук  бозуларны кисәтү буенча эш оештыру турында”, “Арча муниципаль районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир участоклары һәм башка милекне бирү буенча эшчәнлеге турында”гы  мәсьәләләр бар.

Районда коррупциягә каршы эшчәнлек һәр елны коррупциянең торышы турында үткәрелә торган җәмәгатьчелек фикерен өйрәнүгә нигезләнә. Бу югары коррупция хәтәрлеге булган өлкәләрне үзвакытында ачыклау, халыкның муниципаль властька ышаныч дәрәҗәсен белү, районда коррупциягә каршы нәтиҗәле сәясәт формалаштыру мөмкинлеге бирә.

Дәүләтнең коррупциягә каршы хәзерге эшчәнлеге аеруча коррупция күренешләренә түзеп тора алмаучанлык формалаштыруга юнәлдерелгән. Билгеле, мондый хокукый аңлылыкны кече яшьтән тәрбияләргә кирәк. Безнең районда нәкъ менә шушы юнәлеш коррупциягә каршы эшчәнлекнең төп юнәлеше булып тора. Районның җәмәгать берләшмәләре вәкилләре тормышка ашыра торган коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге проектларга, яшьләр эшләре, спорт бүлеге, яшьләр парламенты, җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре, “Форпост” оешмасы белән бергәләп күп чаралар уздырыла. Быел алты айда пропаганда төркеме мәгариф учреждениеләре укучылары белән 31 очрашу уздырды.

Быел яз районның барлык мәктәпләре укучылары катнашында “Коррупциягә каршы ничек көрәшергә?” дигән язмалар конкурсы үткәрелде.  Конкурс комиссиясе йөзләгән эшкә бәя бирде. Йомгак ясагач Казанбаш мәктәбеннән Г.Мусина, Түбән Аты мәктәбеннән Д.Хәмидуллин, Сеҗе мәктәбеннән И.Габдрәшитова, Арчаның 2нче мәктәбеннән К.Хәйретдинова эшләре иң яхшылар дип табылды. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.

Укучылар һәм студентлар коррупциягә каршы пропаганданың максатчан аудиториясе генә түгел, андый эшчәнлектә алар үзләре дә актив катнашалар. Мәсәлән, яшьләр парламентында катнашучылар ел саен Арча шәһәре урамнарында “Коррупциягә ничек каршы торырга” дигән истәлек тараталар. Быел шулай ук студентлар активы катнашында “Коррупциягә каршы бергәләп” дигән темага коррупциягә каршы социаль рекламага конкурс уздырыла. Анда 14 яшьтән башлап теләгән һәр кеше катнаша ала. Плакатлар (рәсемнәр) һәм видеороликлар рәвешендәге эшләрне openarsk@mail.ru  адресына электрон почта аша җибәрергә мөмкин.

Коррупциягә каршы эшчәнлек муниципаль властьның үз “стеналарында” да җәелдерелгән: муниципаль хезмәткәрләрнең коррупциягә каршы законнар белән билгеләнгән чикләрне   үтәүләрен мониторинглау буенча даими эш алып барыла, һәр муниципаль хезмәткәрнең, депутатның  муниципаль учреждение җитәкчесенең керемнәре, чыгымнары һәм милек характерындагы бурычлары анализлана.

Исегезгә төшерәбез, әгәр сезгә коррупция фактлары билгеле икән, әгәр сезне коррупцияле килешүгә тартырга маташканнар икән, бу турыда 8(843) 231–45–45 номеры белән ышаныч телефонына, 8(84366) 3–25–33 номеры белән Арча муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесенә хәбәр итә аласыз.

Роберт Гарипов,

Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә

 каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.