Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Кул эшләрендә — күңел җылысы

Зайнуллин Хайрулла абыйның кул эшләре белән танышу.

Яңа гасыр каналының «Манзара» тапшыруыннан килгән кунакларына Пөшәңгәр авыл мәдәният йорты директоры Розалия Мөстәкыйм кызы белән шул ук мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе Әминә Тәлгат кызы бик көтеп алдылар.

Телевизордан гына күренгән Фәридәбез елмаеп машина ишегеннән күренгәч каршы алучылар җанланып ук киттеләр. Күрешеп хәл-әхвәлләр сорашкач, туп-туры Зайнуллин Хайрулла агайлар йортына таба юл алдылар. Әйе, күрсәтер, мактанырлык, мактарлык, куллары алтыннан коелган кешеләр шактый безнең авылда. Әнә шул гаиләләрнең берсенә бүген Казаннан ук ТНВ каналы белән Фәридә ханым үзе килеп төште. Капка ачылып китүгә безне хуҗа үзе каршы алды, ихатага аяк атлап керүе ниндидер сихри, әкияти дөньяга чумасың. Капка төбеннән үк башланган, бизәкле итеп калайдан эшләнгән искиткеч тәрәзә йөзлекләре елмаешып каршыладылар, күзләр нәрсәгә генә төшсәләр дә әлеге бизәкле рәсемнәр адым саен. Шушы бизәкләрне төшерүче Хайрулла абыйның алтын кулларында биеп торучы тылсымлы коралларын карап узабыз, тәртип белән тезеп куелган, әйтерсеңлә күргәзмәдә. Тукаебыз әйтмешли рәт-рәт тезелгән кеби чыршы-нарат. Шуның кадәр идеал тәртип! –диеп әйтеп куйды Фәридәбез. Клуб мөдиребез Розалия аңа җавап итеп: Безнең авылыбызда бик эшчән халык, һәммәсенең үз шөгеле яратып башкарган эше һәм үрнәк гаиләләре — диде. Ихатадагы матурлыкка уш китеп, инде сүзләр дә бетеп китте генә дигәндә, яңгырдан сон балкып чыккан май кояшыдай өй ишегеннән Хайрулла абыйның тормыш иптәше Гөлфия апа күренде.
— И, кунаклар килгән икән!- диде ул тыйнак кына сузып. Менә янәдән гөрләшү, сөйләшү, көлешү китте, бераздан Гөлфия апа барчабызны да табын янына чакырды. Өстәл уртасында масаеп, күкрәген киереп, табын күрке- чибәр самавар утыра иде. Гөлфия апа пешеренгән, сый-хөрмәтләрдән өстәл сыгылып тора. Хуш исле үлән чәйләреннән күңелләргә дәрт өстәлә. Йорт хуҗасы сөенечен яшерергә тырышып:
— Менә шушы нигезне тергезеп, гаилә корып яши башлавыбызга да 49 ел үтептә киткән: диеп башлады ул сүзен. Әйе, Гөлфия апа гомере буе мәктәптә балалар укыткан, лаеклы ялга чыккач мәчеттә авыл халкына, гарәп телен өйрәтә.
Хайрулла абый белән Гөлфия апаның мәхәббәт җимешләре, өч балалары инде башлы күзле. Малае Хәйдәр белән килене Раушания һәм төпчек кызлары Гөлсинә укытучы һөнәрен сайлап әниләре юлын дәвам итәләр. Бу гаиләнең бик бәхетле булуы балаларга дөрес тәрбия бирелүе, тормышларының үрнәк булуы болар барсы да шушы алтын куллы Хайрулла абый белән бергәләп тергезгән гаилә учагын сүндерми саклап килүче олы йөрәкле Гөлфия апаның тырыш хезмәт җимешедер.
Әллә тәмле чәйләрдән, әллә бизәкләрдән генә торган өйнең чибәрлегеннән хушларын җыя алмый Казан кунаклары юлга ашыкты. Бер-беребезгә булган кадер хөрмәт, бер кайчан да сүрелмәсен, ил-кукләребез тыныч, аяз булсын дигән матур теләкләр теләп һәммәбез дә өйләребезгә юл тоттык.
Розалия Әскәрова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

1 шәрехләү на “Кул эшләрендә — күңел җылысы”

  • Зөбәрҗәт:

    Кадерле күршеләрем, әле шулай озак еллар тигезлектә, муллыкта, бәрәкәтле гомер кичерергә язсын сезгә!

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.