Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+


Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

“Әле китмибез”

Сәрдәбашта яшәүче Анна Петрованы 90 яшьлек юбилее белән котларга  күршеләре, дуслары, туганнары җыелган иде. Гомер буе укытучы булып эшләгән, хәзерге вакытта авылда ветераннар советы рәисе Әминә апа Сәмигуллина да мондый вакыйгадан читтә калмаган.

Район башлыгы урынбасары Любовь Осина юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вәзир Сәгыйтов та тәбрикләү сүзләрен җиткерде.

– Син бик матур җырлыйсың бит. Әйдә, бәйрәм уңаеннан кунакларга да җырлап күрсәт, – диде Әминә апа Анна Василиевнага мөрәҗәгать итеп.

Башта уңайсызланып торса да, яшьтән җырлап, биеп йөргән, әле дә биемәсә дә, җырларга яраткан хезмәт ветераны җыр сузды.

Су буенда таллар бар,

Талларда яфрак кына…

Анна Василиевна бу минутларда яшәреп киткәндәй булды. Аңа ничә яшь булуы турында бар кеше онытты. Ә ул дәртләнеп китеп бер-бер артлы берничә куплет җыр башкарды.

– Әле китмибез, яшибез әле. Бу тормышны, гаиләне ташлап булмый, – диде ул.

Әйе, бүген ул рәхәттә гомер кичерә. Ә үткәне… Туганнан туган сеңлесе Нина Николаева әйтүенчә, шатлыгын да, кайгысын да, рәхәтен дә, михнәтен дә күп күргән инде ул. Сигез балалы гаиләдә үскән кыз. Хәзер Самарадагы сеңлесе белән икесе генә калган. Әти-әнисе бик тырыш кешеләр булган. Тик кызның балачагын сугышның кара болыты каплаган. 13 яшеннән эшли башлаган ул. Авылдан дүрт кыз ФЗӨга киткән. Араларында Анна да булган. Анда алар яшелчә җыйганнар, кышын урман кискәннәр. Сугыштан соң кызны Мәскәүгә төзекләндерү эшләренә җибәргәннәр. Аннан кайткач гомер буе “Северный” хуҗалыгында эшләгән.

Авыл Советы рәисе булып эшләгән Поликарп Петров белән ул 1961 елда танышкан. Озакламый гаилә дә корып җибәргәннәр. Бер-бер артлы дүрт балалары туган. Хәзер 8 оныклары, шуның кадәр үк оныкларының балалары бар. Поликарп Петров кына күптәннән вафат икән инде. “2018 елда миңа 90 яшь тулса, иремнең вафатына 29 ел була”, – дип искә ала Анна Василиевна.

Бүген ул улы Ришат, килене Гөлнадия тәрбиясендә яши. “Көн дә эш юк, төн дә. Шул эчне пошыра. Ә дөнья рәхәт, бай, яшә генә”, – ди юбиляр.

Гөлсинә Зәкиева

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.