Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Бәхетле балачак

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Равил Рәхмәтуллин Апаз мәктәбендә булды. Депутатны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алмаз Ибраһимов каршы алды һәм озатып йөрде. Апаз мәктәбе ул элек-электән үзенең укучылары, укытучылары белән данлыклы мәктәп. Быел мәктәпне 5 бала тәмамлады һәм шуларның өчесе алтын медальгә лаек булды! Ә бер укучы – Әдип Хәйретдинов рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырды! Укытучысы – Альбина Гарипова.

Спорта да мактанырлыклары бар. Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмасы уку елы дәверендә 10лап спорт төре буенча ярышлар оештыра. Апаз мәктәбе коллективы өч ел рәттән 1нче урынны алды. Быел беренчелекне башкаларга биреп, 3нче урынга лаек булды.

Депутат Равил Рәхмәтуллин Апаз мәктәбе бакчасына килеп керүгә чәчәкләргә, территориянең матурлыгына игътибар итте. Директор Раушан Сибагатуллин: “Әле безнең монда сулыкта балыклар да бар”, — дип үзләре ясап куйган күлдәге балыкларны күрсәтте. “Сулыкка балыкларны балалар үзләре елгадан тотып җибәрде, — дип сүзне дәвам итте директор. — Ни хикмәт, балыклар үлми, үсәләр, бик тереләр”.

Мәктәпнең коймалары, мәйданына брусчаткалар түшәлгән чәчәкле, фонтанлы, күлле бакчасы шәһәр мәктәпләрен уздырырлык иде. Кояшлы матур көнне бигрәк тә күңелле монда. Барысы да балалар өчен! Шундый матур хис-тойгылар белән мәктәпкә килеп кердек. Укучылар “Экстремизмга каршы” акциясен үткәрергә коридорга тезелеп баскан иделәр. 3 сентябьрдән 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда “Экстремизмга – юк!” ункөнлеге барды.  Ул үзара ызгышлар, террорчылык, экстремизм булмасын өчен, милләтләр арасында дуслык, тынычлык булдыру максатыннан үткәрелде.  Бу турыда депутат Равил Рәхмәтуллин да ассызыклап әйтеп үтте. Депутат Татарстанның төбәкләр арасында иң яхшылар арасында икәнен әйтеп үтте. Апаз мәктәбенә уңай бәя бирде. Дәүләт Советы депутатының нинди вазыйфалар башкаруы турында да сөйләде.

Балалар экстремизмга каршы чыгыш ясадылар. Аннан соң югары сыйныф укучылары белән ачык дәрес булды. Тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина дәресне: “Бүген нинди матур кояшлы көн, без барыбыз да исән-сау”, — дип башлап җибәрде. Әйе, тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк, мондый иминлекне берәүнең дә бозарга хакы юк. Укучылар “Экстремизмның киләчәге юк!” дип дуслыкка, татулыкка өндәп чыгыш ясадылар. Дуслык, туганлык, татулык төшенчәләренә карата мәкальләр уйлап таптылар, шигырь юллары яздылар.  Әнә шулай дәрес кызыклы барды.

…Яңадан урамга чыктык. Ур–ра, флэшмоб: бакча тутырып балалар күмәкләп биеделәр. Тәндә хәрәкәт, йөзләрдә елмаю. Бәхетле балачак. Яңа уку елы белән сезне, кадерле балалар!

Румия Саттарова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.