Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Бер көндә ике юбилей

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бер көндә ике өлкән буын вәкиле: Гөлҗиһан Хаҗиева һәм Хәдичә Хәмидуллина белән очрашып, аларның куанычлы — туган көннәренең шатлыклы мизгелләрен уртаклашты, РФ Президентының һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды. 

Гөлҗиһан апа моннан 95 ел элек Шушмабашта дөньяга килә. Чордашлары кебек 7 сыйныфны бетергәч (кемнәргәдер анысы да эләкмәгән бит ул елларда) колхозда эшли башлый. 17 яшендә авылларына Таузардан килеп эшләүче Нурмөхәммәт абый белән гаилә корып җибәрәләр. 9 балага гомер бирә Гөлҗиһан апа. Бүгенге көндә 4се исән-сау, шөкер. Ә биш баласын кайсын кечкенә чагында, кайсын өч яшендә, кайсын балигъ булгач югалта. Бер кызы вафат булып 4 баласы ятим калгач, аларны үстереп аякка бастырышуда Гөлҗиһан апа төп терәк була. Бүген әбинең оныклары, оныкчыклары һәммәсе бергә 61гә җыела.

Гөлҗиһан апа 22 ел инде кызы Нурисә һәм кияве Фәрит тәрбиясендә Кәчедә гомер итә. Киявенең кешелекле булуына әби генә түгел, әнисен кадерләп яшәгәнгә Нурисә апа да рәхмәтле. 4 ел элек яңа йорт җиткезеп чыкканнар. Йорттан һич кеше өзелгәне юк. Балаларның, оныкларның әле берсе, әле икенчесе буш вакытлары булуга  газиз кешеләре  янына ашыга.

Гөлҗиһан апаның нәселе озак яшәүчеләрдән, әти-әнисе озын гомерле булган. Ә үзе озын гомеренең серен, “Күңел тыныч булуда, — ди. — Черек бәрәңге ашаган еллар күп булды. Бүгенге көнем бик рәхәт, балалар хөрмәт итеп тора, рәхмәт үзләренә”.

Яңа Кенәрдә яшәүче Хәдичә апаның исә балалары чутсыз. Үзе гомер биргән 4 баласыннан тыш, авылларында, читтә яшәүче балаларын санап бетерерлек түгел озак еллар Яңа Кенәр яслесендә тәрбияче булып эшләгән апаның. Күпләргә бүген дә әниләредәй якын кеше ул. Яңа Кенәр авыл җирлеге секретаре Илдар Әхмәтҗанов өчен дә. “Хәдичә апа мине 40 көнлек чагымнан үстергән. Ул чакта әниләр өйдә бала карап утыра алмаган, яслегә илткәннәр. “Сине мич башында җылыда үстерделәр”, — дип сөйли иде әни”, — ди Илдар абый.

Хәдичә апа шул авыр елларны бүген дә сагынып искә төшерә. 10 сыйныфны бетереп, педучилищеда берничә айлык курсларда укыган туташ хезмәт юлын Бәрәскә мәктәбендә башлый. 1953 елдан Кенәрдә. Яшьлеге белән авырлыклар онытылгандыр, күрәсең, аның күңелендә ул елларда әти-әниләрнең үзләренә рәхмәтле булулары, балаларның яратып баккан карашлары гына яши.

Кышларын Арчада, фронтовикның тол хатыны буларак дәүләт программасы буенча алган фатирында яши Хәдичә апа. Авылда яшәүче улы Рәшитнең гаиләсе үзләренә бик чакырса да, әле көчендә булганда үз көнен үзе күрү кулай аңа. Кызы Гөлшат “Ярый әни бар. Иртән торуга иң беренче эш итеп аңа шалтыратам”, — дип сөенә. Җәен әнисе авылда яшәгәндә атна саен ашкынып кайта икән. Рәшит абый да көнгә әллә ничә килеп китә әнисенә. Кызганыч, Хәдичә апаның ике баласы дөньяда юк инде… Язмыш сынауларын сабыр гына күтәреп, булганына шөкер кылып яши ана.                       Розалия Зиннәтова

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.