Казан шәһәр Думасы депутаты 7 миллион сум акча урлауда шикләнелә
Казан шәһәре Думасы депутаты караклыкта шикләнелә. Бу хакта Татарстан Республикасы Тикшерү Комитеты җитәкчесе урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2013 елдан 2016 елга кадәр Рушания Бильгильдеева “Пассаж” күчемсез милек агентлыгы башлыгы булган. Радужный, Яңа Царицыно һәм Көнчыгыш Державино бистәләрендә һәм Суыксу авылында җир алырга теләүчеләрдән 7 миллион сум акча алган.
Бильгильдеева оешмасы тарафыннан җир кишәрлекләре сатып алынмаган, ә клиентларга акчаларын ул кире кайтармаган. “Хезмәт вазифасын файдаланып, эре күләмдә мошенниклык” маддәсе нигезендә, 23 эпизод буенча җинаять эше ачылган.
52 яшьлек Бильгильдеева кулга алынган, тикшерүчеләр шикләнелүчедән һәм зыян күрүчеләрдән сорау ала.