Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Яңа комиссия эшли башлады

Бүгенге көндә республикада алимент буенча бурычлар 3 млрд сумнан артып киткән. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алиментларны җыеп алу буенча махсус хөкүмәт комиссиясе оештыру бурычын куйды. Ул комиссия оешты. Республикада алиментларны җыеп алу буенча көрәш комиссиясен Татарстан Республикасының вице—премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкли.

Комиссиядә суд приставлары, прокуратура, балигъ булмаган балалар белән эшләүче ведомство вәкилләре хезмәт куячак. Президент Рөстәм Миңнеханов үз баласы язмышына битараф булган аталарны (аналарны) — алимент түләмәүчеләрне каты тәнкыйтькә тотты. Җәмәгатьчелек тә балаларына салкын караган аталарга (аналарга) битараф буласка тиеш.

Республикада алимент түләмәүчеләрдән алиментны эзләп алу буенча махсус комиссия эшли башлады. Урыннарда оешкан комиссияләр һәр айның беренче сишәмбесендә алимент белән бәйле мәсьәләләр буенча халыкны кабул итәчәк. Сентябрьдә беренче кабул итүләр узды инде, шул исәптән Арчада да. Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге җитәкчесе Алмаз Лотфуллин комиссия белән берлектә мөрәҗәгать итүчеләрне кабул итте.

Арча районында алимент бурычлары 35 млн сум тәшкил итә. Россия Федерациясе гаилә кодексының 80нче маддәсендә  “ата-аналар үз балаларын тәрбияләп торырга тиеш” диелгән. Хәзер берәүне дә көчләп өйләндермиләр һәм кияүгә дә бирмиләр. Бер-берсен табышалар, гашыйк булалар, өйләнешәләр. Димәк, гаилә нык булырга тиеш кебек. Загстан алган мәгълуматларга караганда, узган ел районда 304 пар язылышкан, 118 пар аерылышкан. Быел 8 айда 214 яңа гаилә теркәлгән, 81 гаилә таркалган.

— Кызганыч ки, гаиләсеннән киткән әтиләр арасында балаларын тәрбияләү вазыйфасына җитди карамаучылар бар, алимент түләмиләр, — дип сөйли районның баш суд приставы Алмаз Лотфуллин. — Алимент түләмәүчеләр судка тартыла. Суд атадан бала өчен алимент түләттерү карары чыгара. Безнең хезмәткәрләр суд карарының үтәлешен тормышка ашыру буенча эшли. Әмма суд приставлары хезмәтенең мөмкинлекләре чикле. Яңа оешкан комиссия эше — ведомстволарның үзара хезмәттәшлек итүе уңай нәтиҗәләр бирер, дип уйлыйм. Әйтик, суд приставлары ГИБДД хезмәткәрләре белән берлектә, машиналарны туктатып, алмиент түләмәүчеләрне тикшерә ала. Алимент түләмәүче машина белән идарә итү хокукыннан хәтта мәхрүм калырга мөмкин.

Комиссия утырышында катнашкан опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина, Мәрхәмәтлек үзәгенең гаилә һәм балалар бүлеге мөдире Нурсөя Дәүләтшина:

—Үзебезнең төп эшебездән тыш коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр белән дә нык кына эшләп алдык, шактый уңай нәтиҗәләргә ирештек, — диделәр.

Алимент түләмәүчеләр сәбәпне нигездә эш юк, финанс мөмкинлек юк, дип аңлаталар. “Бала минеке түгел!” – дип, дәгъвә белдерүчеләр дә бар икән. Ә бит бала үстерүләре җиңел түгел. Әле беркөнне генә ике бала үстерүче ялгыз хатын белән сөйләшеп тордык. “Кием-салым, дәфтәр, китабын әйтмим дә, үскән саен аларга ашарга да күп кирәк бит, — дип сөйләде танышым. — Ит ризыгы кермәсә, балаларның гел ашыйсылары килеп тора. Котлеты, шулпасы дигәндәй… Кибеттәге тәм-томны да сорыйлар. Бер кило прәннекне бер утыруда ашап бетерәләр. Аптыргач, шкафка бикләп куя башладым. Бер-икене генә биреп торам. Өйләнешкәндә хыяллар матур иде. Сизәм, әтиле иптәшләренә кызыгалар. Йөрәк әрни…”.

Шушы урында нокта куям. Сүз озайтуның кирәге юк.

Румия Надршина.

 

 

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.