Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Татарстан районнарының иң яхшы якташлыклары бүләкләнде. Исемлектә Арча районы да бар

“Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясендә Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә “Татарстан Республикасының иң яхшы якташлыгы” республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу турыда “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы” Ассоциациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Конкурс икенче ел уздырыла. Узган елда анда 13 муниципаль район якташлыгы катнашкан иде, быел 16 якташлык гариза бирде. Алар – Актаныш, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Балык Бистәсе, Сарман, Чирмешән, Чистай районнары якташлыклары.

Җиңүчеләрне түбәндәге критерийлар буенча билгеләделәр: якташлыкның эш планы булу; якташлыкның районнан (шәһәр округыннан) чыккан кешеләр белән эшләве; төрле социаль-мәдәни, спорт һәм җәмәгать чараларында катнашу; якташлык эшчәнлеген һәм казанышларын массакүләм мәгълүмат чараларында яктырту; муниципаль берәмлекләрдән чыккан кешеләргә ярдәм итү эше; якташлыкның республика, Россия һәм халыкара чараларда катнашуы; “Интернет” челтәрендә үз сайты йә бите булу.

Нигезләмә буенча бер беренче призлы урын – 300 мең сум; ике икенче призлы урын – 200әр мең сум һәм өч өченче урын – 100әр мең сум каралган. Конкурста җиңүчеләр булып иң күп балл җыйган якташлыклар санала.

  • 2018 елда беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды; икенче урында – Актаныш һәм Нурлат якташлыгы, өченче урында Арча, Балык Бистәсе якташлыклары һәм “Чистай тамырлары” якташлыгы.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыклар мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасы муниципаль районнары якташлыклары җитәкчеләре катнашты.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/24/172184/

 

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.