Гөлләргә тиң алар
Шушмабаш мәктәбенең районда алдынгы урыннарда баруы, елдан–ел төрле өлкәдә уңышлар яулап килүе мәгълүм. Ә менә бер елда ун укытучының җиңүче булуы игътибарга лаек.
– Узган ел биш укытучыбыз төрле бәйгеләрдә җиңүче булган иде. Аларны чәчәк бәйрәмендә “Гөлләргә тиң мөгаллимнәребез” дип тәкъдим иттек. Быел зур һөнәри бәйге–грантларда өстенлекне алучылар саны бермә–бер артты. Бу мәктәпнең дә данын күтәрүче күренеш, – диде мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова. – 1сентябрьдә безнең социаль партнер “АТП” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев үзләрен котлап бүләкләр дә бирде.
Менә без укытучылар бүлмәсендә җиңүче укытучылар белән. “Без бер команда булып эшлибез. Җиңүләребез дә бердәмлек нәтиҗәсе”, – диләр укытучылар. Танышуны, Рәзилә Шәймәрданова әйтүенчә, яңа гына табадан төшкән җиңүчеләрдән башлыйк. География, биология укытучысы Рузилә Һадиева һәм биология укытучысы Чулпан Сәмигуллина “Татнефть” акционерлык җәмгыяте белән берлектә “Мәгариф” журналы редакциясе үткәргән “Яшел бишек” иҗади бәйгесендә “Биология” номинациясендә беренче урынны яулаганнар. Алар “Мәктәп яны тәҗрибә бакчасының дизайн бизәлеше” дигән проект тәкъдим иткәннәр. Бу аларның беренче генә уңышлары түгел. Узган ел Чулпан Сәмигуллина “Ел укытучысы” бәйгесендә республикада 10 иң яхшы укытучы исемлегенә кергән, “Оста мөгаллим” бәйгесендә җиңгән. Рузилә Һадиева укучылары белән “Киләчәк – бала” проектлар бәйгесендә икенче урынны яулаган. Икесе дә 20 елдан артык укыталар, икесенең дә “Мәгариф” журналында дәрес, дәрестән соң чаралар эшкәртмәләре басылып тора, укучылары фәнни–гамәли конференцияләрдә уңышлы чыгыш ясый.
Чит телләр укытучысы, 6 сыйныф җитәкчесе Рәмзилә Камалетдинова “Сыйныф җитәкчесе” район бәйгесендә өченче урынны алган. “Патриотик тәрбия темасына багышланган иде ул. Минем сыйныфта 10 малай, бер кыз. Шуңа күбрәк егетләрчә яшибез. “Аҗаган” да уйныйбыз, төрле спорт ярышларында катнашабыз. 10 малайның 9ы көрәшкә йөри. Хоккей уйныйлар. Башка чараларны да яраталар. Сыйныфым бик актив”, – ди Рәмзилә Камалетдинова.
Физкультура укытучысы Гүзәл Вафина берьюлы ике бүләккә лаек булган, “Сәламәтлек укытучысы” 8нче Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән һәм “Өлкән укытучы” грантын откан.
– Төрле спорт ярышларында актив катнашып киләм. Укучыларым физкультура буенча ярышларда, олимпиадаларда җиңүләр яулыйлар, республика фәнни–гамәли конференцияләрендә катнашалар. Мин үзем җиңел атлетика, баскетболга басым ясыйм. Укучыларым спортның бу төрләре буенча 1–2 урыннарны алалар. “Татарстан кроссы – 2018”дә Алия Романова 5 урынны яулады, – диде ул. – Ә һөнәри бәйгеләрдә беренче катнашуым. “Өлкән укытучы” грантында “Физкультура дәресләрендә хәрәкәтле уеннарны куллану” проектын тәкъдим иттем. Бездә дәресләр дә иртәнге зарядкадан башлана.
Ә менә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәзинә Сәгъдуллина республика олимпиадасында җиңүче әзерләүче укытучы буларак танылган. Укучысы Фазыл Вильданов Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында беренче урынны алган һәм шуның буенча быел югары уку йортына укырга да кергән. Әлеге фәннәр буенча җиңүгә ирешү өчен аларны яратырга кирәк. Димәк, укытучы кызыклы да, шул ук вакытта катлаулы да бу фәннәргә карата мәхәббәт тәрбияли алган.
– Балаларны кызыксындыру өчен дәресләрне музей белән бәйләргә тырышам. Мин үзем мәктәп музее җитәкчесе дә булып торам. Якын–тирә авыллардагы музейларга да барабыз, – диде укытучы. – “Таттелеком” ширкәте житәкчесе урынбасары, авылдашыбыз Рөстәм Гомәров белән берлектә музейны тулыландырырга, яңартырга уйлыйбыз. Рөстәм Кәлимуллович 1 сентябрьдә югары сыйныфларда белем дәресен дә алып барды. Аның белән даими элемтәдә булып, ярдәмен тоеп торабыз. Яшь буынга үрнәк итеп куярлык шәхес ул. Балаларны кызыксындыру өчен дәресләрдә проектлар ясыйбыз. Бик яратып эшлиләр. Үз фикерләрен әйтә белергә өйрәтәм. Дәресне шулай оештырам.
Дөнья алга барган, үзгәреш кичергән саен тарих, җәмгыять белеме фәннәре дә үзгәрә бара, укытучының һәрдаим үз өстендә эшләвен таләп итә. 2016 елда “Оста укытучы” грантын (төркемдә эшләү күнекмәләре биргән) отуы да, бу җиңүе дә аның хезмәтенең нәтиҗәсе.
Грант ияләренең берсе – башлангыч сыйныф укытучысы Гөлшат Таҗетдинова. Ул “Оста мөгаллим” (грант) исеменә лаек булган. Ул Арча педагогика көллиятен тәмамлап, мәктәпкә 1997 елда килгән. Һөнәрен ярата, балалар белән теләп эшли. Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе дә. Җиңүе үк шуны күрсәтеп тора. “Грант милли мәгарифне үстерү буенча иде. Беренче турга эшләр җибәрелде. Икенче турда жюри әгъзалары белән күзгә–күз карашып аралашырга туры килде. Сораулар татар телен үстерүне күздә тотты. Алай авыр булмады. Ни дисәң дә, тәҗрибә еллар белән килә. Осталык та арта, методик яктан да чарланасың. Бу грантны отуым да 22 еллык тәҗрибәм билгесе”, – диде Гөлшат Таҗетдинова.
Шулай ук рус теле укытучысы Гөлназ Фәйзрахманова, информатика укытучысы Илнар Нуриҗанов, “Оста укытучы” дигән грант отканнар, Рамил Сәгъдуллин “Ел укытучысы” район бәйгесендә призер булган. “Минем проект “Остазлар – яшь педагогларга” дип аталды һәм, исеменнән күренгәнчә, яшь белгечләргә төрле яктан ярдәм итүне күз алдында тотты. Мәктәпкә килү белән яшь белгечләр кайбер кыенлыклар белән очрашалар. Мәсәлән, дәресләрне оештыру, сыйныф җитәкләү, ата–аналар белән эшләү, документлар тутыру. Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек тә җиңелләрдән түгел. Яшь укытучылар өчен бигрәк тә. Тәҗрибәле педагогларның бурычы – аларга методик, мәгълүмати, рухи, психологик ярдәм күрсәтү, үз белемнәрен үстерү өчен шартлар тудыру. Үземнең проектымда мин шуларга тукталдым”, – диде Гөлназ Фәйзрахманова.
– Укытучы яңалыкларны өйрәнеп алдан барырга, белгәннәрен башкаларга да җиткерергә тиеш, – диде мәктәп директоры. – Бәйгеләр, грантларда катнашу моның өчен бик уңай җирлек.
Гөлсинә Зәкиева