Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Аздан гына алданмый кала

Бүгенге көндә җинаятьләрнең төрләре  арта. Җинаятьчеләр алдау юлы белән кешеләрнең матди байлыкларын, акчаларын урлауның яңадан-яңа төрләрен уйлап табалар. Бу хакта безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Айнур Вәлиев хәбәр итте һәм аеруча киң таралган җинаять төрләре турында сөйләде.

“Сез җиңүче“. Кәрәзле телефонга “Сез машина яки башка кыйммәтле бүләк  оттыгыз“, дип хәбәр итәләр һәм бер телефонга шалтыратырга кушалар.  Анда оператор бәйгедә катнашуны дәвам итү өчен, дип, билгеле бер сумманы исәп-хисап счетына күчерергә куша. Ышаныч яулар өчен интернетка кереп карарга да тәкъдим итә. Аннан салым суммасын күчерергә кирәклеге турында әйтә, әлеге кешене җиңүче дип игълан итә һәм акчаларны үзләштергәч үзе бөтенләй юкка чыга. Элемтә дә югала.

“Социаль хезмәткәр“. Яшь егетләр һәм кызлар үзләрен социаль хезмәткәрләр дип танытып, пенсионерларның өйләренә керәләр, илдә акча үзгәрәчәк, дигән сылтау белән булган акчаларын алыштырырга кушалар. Мондый күренеш белән таныш булган һәм заманында җыйган акчаларыннан колак каккан өлкәннәр аларга ышаналар, алданганнарын соңыннан акчасыз калганнан соң гына аңлыйлар.

“Бозым“. Чегән милләтеннән булган хатын-кызлар өйгә кереп, бозыклык чыгарырга тәкъдим ясыйлар. Бозыклыкны бер дә чүп-чардан түгел, алтын әйберләре аша кергән, диләр һәм бозыклыкны чыгару өчен аларны мендәр астына куярга кушалар. Аңнарына килгәндә чегәннәрдән генә түгел, мендәр астындагы кыйммәтле әйберләрдән, акчалардан да җилләр искән була инде.

“СМС-хәбәр“. Ул турыда да беренче генә ишетүебез түгел. Кәрәзле телефон аша: “Минем белән күңелсез хәл булды, тиз арада шалтырат, әгәр телефон җавап бирмәсә, билгеле бер суммада акча сал. Соңыннан барын да аңлатырмын“ – дигән СМС килә. Якының шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, аның кайгысына тыныч кына карамыйсың бит инде. Кеше уйлап-нитеп тормый, тизрәк “ярдәм“ гә ашыга.

“Банк картасыннан урлау“. Кәрәзле телефонга: “Сезнең банк картагыз ябылды, дигән хәбәр җибәрәләр, бер номерга шалтыратырга кушалар. Аннан банк картасының ПИН-кодын сорыйлар һәм акчаны үзләренә күчерәләр.

Ә күптән түгел бер танышым  “Авито“ сайты аша машина сатып алмакчы була. Бер белдерүгә күзе төшә. Чит ил автомобиле, күп йөрелмәгән, яхшы хәлдә. Иң кызыктырганы, бәясе арзан. Шалтырата. “Без алабыз. Берәүгә дә сатмый торыгыз“, ди. Машина хуҗасы көтеп торырга риза була, әмма шуның өчен биш мең сумын алдан түләп куярга

куша. Ягъни, картасына күчерергә. Шунда танышым эшнең нәрсәдә икәнен төшенеп ала, икенче номердан шалтыратып, тагын бер сынап карый. Анда да шул җавапны ишетә. Уяулыгы нәтиҗәсендә генә алданмый кала.

Таныш ысуллар. Кат-кат язып, кисәтеп, аңлатып та алдана киләләр. Зинһар уяулыгыгызны югалтмагыз, җинаятьчеләр корбаны була күрмәгез. “Һәртөрле хокук бозу очракларына тап булсагыз, 8(84366)3-12-02, 02, 112 номерларын җыеп хәбәр итегез.  Язма рәвештә, электрон почта аша хәбәр юлларга да мөмкин“, — ди Айнур Вәлиев.

Гөлсинә Зәкиева  

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.