Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады

(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның “Корстон” залында, республиканың авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авылны республиканың таяну ноктасы, нигезе дип атады.

«Сезне барыгызны да чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм. Исәнлек-саулык телим, бәйрәмнәребез матур булсын. Рәхмәт сезгә!» — диде Татарстан Президенты сәламләү сүзендә.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында республика аграрийлары ирешкән казанышларга тукталды.

«Бу – чын мәгънәсендә зур, матур бәйрәм. Бүген без юлыбызда очраган киртәләргә, авырлыкларга, климат үзгәрешләренә карамастан, 3,8 млн тонна иген уңышы белән мактана алабыз. Сөт буенча да республика позициясе 1,8 млн тонна. 2 млн тоннадан артык шикәр чөгендере, 500 мең тоннадан артык ит — болар барысы да авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең уңышы. Бу — биредә утыручы игенчеләр, терлекчеләр, механизаторлар, белгечләр, шулай ук авыл хуҗалыгы ветераннары хезмәте дә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент “Урак – 2018” кампаниясенә өлеш керткән партнерларны да аерым телгә алды.

“Нефтьчеләрне һәм ТАИФ оешмасын аерым билгеләп үтәсе килә. Ник дигәндә, ягулык — безнең өчен мөһим компонент. «Таттрансгаз» оешмасына, башка партнерларга рәхмәт. Юлчылар, төзүчеләр, хезмәт күрсәтү өлкәсе — барысы да шушы нәтиҗәләргә ирешү өчен тырышты», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады

Татарстан Президенты инвесторларга да рәхмәт сүзләре ирештерде.

«Инвесторлар шушы бизнесны үстерергә тырыша, акча кертә. Быел гына да 18 млрд сумлык инвестиция тотылган. Бу акчаны башта табарга, аннары кире кайтарырга кирәк», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында авылның республика тормышындагы урынын да билгеләп үтте.

“Авыл ул — республиканың нигезе. Без авылда яшәгән кешеләргә таянабыз. Бүген республикада 450 мең шәхси хуҗалык, 4 мең 600 фермер хуҗалыгы, 1200гә якын гаилә фермасы бар. Бу — шулай ук безнең авылларга алга таба да үсү һәм чәчәк ату өчен кирәкле ресурс һәм байлык. Рәхмәт сезгә! Без – хөкүмәт, парламент, федераль коллегалар сезнең белән төрле мөмкинлекләрне уртаклашып яшибез. Бүген республикада 38 программа эшли. Аның быелгы бюджеты 44 млрд сум. Әлеге программаларның күбесе авыл хуҗалыгы инфраструктурасы үсеше һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчәнлегенә юнәлдерелгән. Бу программалар алга таба да үсәчәк”, — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов авыл кешеләренә дә мөрәҗәгать итте: “Без авылдагы хезмәтнең җиңел түгеллеген аңлыйбыз. Бу процесста иң мөһиме – кешеләр. Алар — авыл тормышында, беренче планда кайнаучылар. Бүген бу кешеләрне хөрмәтләп, рәхмәт сүзләрен әйтәбез.
Авыл хуҗалыгы ул – таяну ноктасы. Без аңа ярдәм итеп килдек һәм алга таба да ярдәм итәчәкбез. Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән котлап, исәнлек һәм уңышлар телим. Киләчәктә дә республикабызда агросәнәгать тармагы алга барсын”, — диде Татарстан Президенты.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173105/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.