Райондашыбыз «ТР атказанган терлекчесе» медаленә ия булды
9 октябрьдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Корстон” үзәгендә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан үткәрелгән тантанада районыбызның “Закирҗанов Р.М.” крестьян-фермер хуҗалыгы сыер савучысы Зоя Улыксановага “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” медале тапшырды.