Сәрия Гыймай кызын 40 ел элек тәмамлаган укучылары туган көне белән котлый
Кадерле укытучыбыз Арчада яшәүче Сәрия Гыймай кызы Абдуллинаны олы юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сәрия Гыймаевна! Безнең сыйныфка беренче тапкыр кергәндә сез үзегез дә әле шундый яшь, чибәр идегез. Без, балалар, шунда ук Сезгә гашыйк булдык. Һәм бу хисне әлегәчә саклап киләбез. Мәктәпне тәмамлаганга 40 елдан артып китеп, үзебез лаеклы булда булсак та, Сез безнең өчен нәкъ беренче тапкыр күргәндәгечә яшь, чибәр. Рәхмәт тәрбиягезгә, ныклы белем бирүегезгә, изге күңеллелегезгә, үз балаларыгыз кебек якын итүегезгә, безнең өчен иң якын кешебез, икенче әниебезгә әверелүегезгә. Сез әле дә безнең уңышларыбызга шатланып яшисез. Шуңа йөзегезгә кызыллык китерергә тырышмадык та. Сау-сәламәт, исән-имин булыгыз, безне шатландырып озын-озак гомер итегез. Сез безгә терәк һәм бик тә кирәк.
Иң изге теләкләр белән 1977 елгы чыгарылыш 10“А“ сыйныфы укучылары исеменнән Гөлсинә Зәкиева