Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Реклама
Реклама
Игътибар! Конкурс
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Шөкер, Раббым!

Әнием искә төште. Сап—сары келәмнән атлап, үләннәр җыярга чыкканда әнием артымнан: «Миңа ак әрем алып кайтырга онытма!» – дип озатып калган иде. Инде әни юк…

Язның, табигатьнең уянган мәле. Кошлар сайравын тыңлый—тыңлый яшь нарат күркәләрен җыям. Күңелемнән ничек кайнатасын исемә төшерәм. 1 кило күркәне бер көнгә суык суга саласы. 20 майдан 10 июньгә кадәр генә җыясы. Чәнти бармакның бер буыны кадәр генә булган күркәләрне 3 кило шикәр комына 2 литр су салып, сүрән утта 2 сәгать кайнатасы. Үләннәр дә җыйдым. Үзең чирләрен дә бирәсең, дәвасын да, шөкер, Раббым!

Июньнең кояшлы эссе көннәре башланды. Бәрәңгеләр матур гына тишелде. Сабантуйлар күңелле генә үтеп китте. Печән өсте җитте. И, Аллаһы Тәгаләм, үзең сөеп биргән печәннәргә зыян салмадың. Ямь—яшел килеш печәнне печәнлекләргә тутырдык. Шөкер, Раббым!

Яңгырсыз көннәр озакка сузылды. Җир җиләге һәм каен җиләге башта сабакта килеш кипте, аннан көчле яңгырлардан соң черде. Әз дә җитә, күп тә бетә диеп, Үзеңнең көдрәтеңне күрсәттең. Тормышның бәрәкәтен төшендердең, шөкер, Раббым!

Рамазан аен озаттык. Ураза тотуның тәмен татырга насыйп иттең. Без бәндәләргә гөнаһлардан тыелып торырга, ризыкның тәмен төшендердең. Шөкер, Раббым!

Корбан бәйрәмнәре күңелле генә үтеп китте. Корбан чалып, Аллаһу Сөбеһәнә үә Тәгаләгә якынайдык. Шөкер, Раббым.

Менә көзләргә кердек. Бер Үзеңнең ризалыгыңны алу өчен, бер Үзеңә генә якынаю өчен янәдән мәчетләргә гыйлем алырга җыелдык. Я, Раббым, белеп кылган, белми кылган гөнкаһларыбызны кичерсәң иде. Ил—көннәребезгә тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп, алган белемнәребез белән гамәл—гыйбадәтләр кылып яшәргә насыйп итсәң иде. Ярдәмеңнән ташлама, Раббым!

Гөлгенә Гыйниятова.

Югары Пошалым.

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2013 выдано Федеральной службы по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.