Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте

Татарстан Икътисад министрлыгы республикада кече һәм урта бизнес предприятиеләре өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев Дәүләт Советында узган 2019-2021 елларга исәпләнгән республика бюджеты турындагы закон проекты буенча парламент тыңлауларында шул хакта хәбәр итте.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Марат Галиев кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы инициатива белән чыкты. «Федераль законнар бизнес ачу өчен салым каникуллары билгеләү мөмкинлеген бирә, моннан күп кенә субъектлар файдаланды. Бәлки, һичьюгы өстенлекле юнәлешләр буенча каникуллар кертергә кирәктер», — диде депутат.

Фәрит Габделганиев министрлык тарафыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары «миграциясе»нә анализ ясалуын искәртте. «Анализ күрсәткәнчә, без эшкуарларның бер өлешен югалтабыз, алар күрше төбәкләргә күчеп китә. Бу Татарстанда кайбер патентлар буенча бәяләрнең югары булуы белән бәйле. Икенчедән, салым каникуллары кертү. Алар кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен генә тәкъдим ителә. Кайбер субъектлар бу каникулларны кабул итмәде. Алар кыска вакытлы – әлеге программа 2020 елга кадәр генә исәпләнгән», — дип искәртте ул.

Министр фикеренчә, шәхси эшкуарлыкны алга таба үстерү салым каникулларын тәэмин итәргә тиеш. «Әлеге мәсьәләне республика Президенты да хуплады. Без шундый инициатива белән чыктык. Ул гамәлгә ашар дип өметләнәм», — диде Фәрит Габделганиев.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173096/

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.