Арча Хәбәрләре (Арский Вестник)
      Онлайн
Без социаль челтәрләрдә
Реклама
Реклама
Афиша
Опрос
ВИДЕО 6+

Валюта курсы
Курс Валют Информер
Российский рубль Российский рубль валюта России
(EUR)//-//
(USD)//-//

Камил хәзрәт: «Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлап булмый»

7 октябрь Казанда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бөтен республикадан җыелган мөселман яшьләре вәкилләре белән традицион очрашуы узды. Чарада VI Республика ифтары һәм мөселман яшьләре форумы волонтерлары, шулай ук мөхтәсибәтләрнең яшь активистлары катнашты. Катнашучылар арасында яшь мөселман гаиләләре дә бар иде.

Очрашу алдыннан яшьләргә кызыклы квест оештырылды. Ул Кол Шәриф мәчетендә башланып китте. Иртән ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең cоциаль үсеш бүлеге белгечләре катнашучыларны 10 төркемгә бүлде һәм аларга квестны узу өчен маршрут карталары тапшырды. Төркемнәр Казан үзәгенең төрле почмакларында билгеләнгән 6 станцияне узды. Һәр станциядә егетләр һәм кызлар табышмак язылган конверт һәм икенче ноктаның кайда урнашуы турында мәгълүмат белән ярдәмлек тапты. Соңгы станция Галиев мәчете булды.  Биредә барлык төркемнәр җыелып, бергәләп хәзинә салынган сандыкны эзләде. Квестны узу барышында җыелган барлык әйберләр яшьләргә сандыкның кайда урнашуын билгеләргә ярдәм итте. Нәтиҗәдә алар ачкыч белән бина ишеген  ачып, сандыкны алып чыкты. Анда Изге Коръән һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең истәлекле бүләкләре салынган иде — алар катнашучыларга таратылды.

Квестны узганнан соң, яшьләр җәмәгать намазы укыды һәм Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашуга юнәлде. «Милләт йорты»нда узган әлеге очрашу Коръән аятьләре укудан башланды.

Камил хәзрәт яшьләргә мөрәҗәгать итеп, аларны динебезне ныграк өйрәнергә һәм адашкан кешеләрнең ялгыш фикерләренә ышанмаска чакырды.

«Хәзерге вакытта Изге Коръән һәм Пакъ Сөннәткә каршы килгән фикеләр әйтүче кешеләр барлыкка килде. Мәсәлән, Коръәндә биш вакыт намаз турында берни дә әйтелмәгән дигән сүзләр йөри. Дәлил «Таха» сүрәсенең 130нчы аятендә урын алган. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кәферләрнең яман сүзләренә вә золымнарына сабыр ит һәм Раббыңны мактап тәсбихләр әйтеп намаз укыгыл кояш чыгудан элек, вә кояш баюдан элек вә кичке сәгатьләрдә, ягъни ахшам, йәстү намазларын укыгыл, вә көн тарафында, таң һәм өйлә намазларын укыгыл, шаять Аллаһудан разый булырсың.». Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә намаз вакытлары турында күркәм итеп аңлата », – дип ассызыклады Камил хәзрәт.

Моннан тыш, яшьләр мөфтигә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Аерым алганда, аларны кредитлау мәcьәләсе кызыксындырды: Коръәндә тыюлуга карамастан, хәзерге җиңел булмаган чорда исламда процентлы кредит рөхсәт ителәме?

«Без Изге Коръәндә әйтелгәннәрне сызып ташлый алмыйбыз, гәрчә башка чорда яшәсәк тә, – дип тәгаенләде Камил хәзрәт. – Акча эшләүнең рөхсәт ителгән бик күп юллары бар. Әмма эш шунда ки: күп кешеләрнең эшлисе килми, нәтиҗәдә алар үзләренә аклану һәм җиңел юллар эзли башлый». Шулай ук яшьләр инвестицияләр, фикхъ мәсьәләре һәм рөхсәт ителгән спорт төрләре турында кызыксынды.

Очрашу ахырында актив волонтерларны Татарстан мөфтиенең рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы узды.

Фото: http://dumrt.ru
http://dumrt.ru

Социаль челтәрләрдә уртаклашу

Шәрехләү калдыру

*

Реклама
Реклама
Реклама
Реклама
Арча радиосы On-line
Реклама
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
Наименование СМИ: Арча хәбәрләре (Арский вестник)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77–47527 от 30.11.2011 выдано Федеральной службой по надзору в
сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникации (Роскомнадзор).
ФИО Главного редактора: Насибуллин Исрафил Рахматуллович
Адрес редакции: 422000,г. Арск, ул. Банковская, д. 2а
Телефон редакции: (84366) 3-10-58
Электронная почта: arskij-vestnik@tatmedia.com
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА». При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям "Татмедиа"
Политика персональных данных АО "ТАТМЕДИА"
Антикоррупционной политики АО "ТАТМЕДИА"

Данный веб-сайт использует файлы cookie для того, чтобы сохранить данные на вашем компьютере.
Если вы продолжаете работать с этим веб-сайтом, мы предполагаем, что вы
соглашаетесь с использованием файлов cookie.

Attention Required! | Cloudflare

One more step

Please complete the security check to access www.whmcs.com

Why do I have to complete a CAPTCHA?

Completing the CAPTCHA proves you are a human and gives you temporary access to the web property.

What can I do to prevent this in the future?

If you are on a personal connection, like at home, you can run an anti-virus scan on your device to make sure it is not infected with malware.

If you are at an office or shared network, you can ask the network administrator to run a scan across the network looking for misconfigured or infected devices.